Яңа фикерләр:

postheadericon Йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы турында табышмаклар

iДүрт кешегә бер эшләпә. (Өстәл)

***

 

Аягы бар, кулы юк,
Аркасы бар, түше юк. (Урындык)

***

 

Ике баш, дүрт аяк, бер гәүдә. (Карават)

***

 

Көн-төн йөри,

Урыныннан китә алмый. (Сәгать)

***

 

Карыйм да күрәм,

Борылам да көләм. (Көзге)

***

Киттем дип китә, кире килә. (Ишек)

***

 

Аяксыз, кулсыз өй саклый. (Йозак)

***

 

Гармун кебек сырлы ул,

Мич шикелле җылы ул. (Җылыту батареясы)

***

 

Төймәсенә басу белән

Бәйли зәңгәр яулыгын.

Аш пешерә, чәй кайната —

Күрсәтә уңганлыгын. (Газ плитәсе)

***

 

Почмакта бер суык кыш,

Исеме аның … (Суыткыч)

***

 

Үзе бер әрҗә,

Бөтен дөньяны күрсәтә. (Телевизор)

***

 

Чүп-чар, тузан йота ул,

Өйне чиста тота ул. (Тузан суырткыч)

***

 

Тек-тек-тек. Тек-тек-тек.

Мөгезенә элгән җеп.

Тәпие энәле.

Нәрсә бу — бел әле! (Тегү машинасы)

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий