Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Куян белән таныштыру”

ку1 нче кечкенәләр төркеме

Максат:

1. Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.

3. Кайда? Нинди? Җавап бирүне ныгыту. Куянның өлешләрен әйтергә өйрәнүне дәвам итү. Ел фасылына бәйле куянның үзгәрешләре турында белем бирү.

Җиһазлар: агачлар, урман күренеше, йомшак куян, паровоз тавышы аудио язмасы, куян рәсеме кышын һәм җәен, куян рәсеме (УМК “Минем өем” күрсәтмә һәм таратма материаллар ).

 

 

Барышы.

I Оештыру.

 – Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме апалар килгән, әйдәгез әле алар белән исәнләшик. Исәнмесез, хәерле көн. Карагыз әле апалар безгә карап ничек матур итеп елмаеп утыралар, әйдәгез без дә аларга үзебезнең елмаюны бүләк итик, алар безгә карап тагын да куансын.

 

(Паровоз тавышы ишетелә).

Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме, нинди тавыш килә анда?

Балалар: Паровоз.

Тәрбияче: Әйе шул, паровоз тавышы. Каяда ишетелә икән ул? Әйдәгез эзләп табыйк әле без аны.

(Эзләп табалар)

 

Тәрбияче: Ә телисезме мин сезне бүген паровозга утыртып сәяхәткә алып барам? (Әйе) Әйдәгез алайса тезелешеп утырыгыз, мин паровоз булам, ә сез минем вагоннарым булырсыз. Сез ризамы? Киттек…..

(Паровоз көенә тезелешеп китәләр)

Менә килеп тә җиттек.

 

II Эшчәнлек барышы.

1. Урманны карау.

Тәрбияче: Без кая килдек? (Урманга) (Активлаштыру). Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар үсә) (Активлаштыру, агачлар карау). Агачлар биекме? (Биек) (Активлаштыру) . Әйдәгез кулларны өскә күтәреп биек агачларны күрсәтик әле. Бик яхшы.

 

2. Куянны табу, куян турында сөйләшү.

Балалар, ә сез беләсезме соң, урманда нинди җәнлекләр яши? (Куян, аю, төлке, бүре) Бик дөрес. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, ә җавабын урманнан эзләрбез.

 

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикреп урманга кача. (Куян).

 

Булдырдыгыз. Бик дөрес әйттегез. Карагыз әле, куян кая утыра? (Агач төбендә) (Активлаштыру). Балалар, ничек уйлыйсыз, куян ни өчен агач төбенә поскан икән? (Бүредән качып, куркып, яңгыр ява һ.б.) Әйе шул , бик дөрес. Безнең куяннар бик куркаклар, алар гел качу ягын карый, шуңа күрә куяннарны куркытмаска кирәк, аларны сакларга, рәнҗетмәскә. Килештекме? Ә беләсезме, мин сезгә өр-яңа әйбер әйтәм. Куяннар яз килгәнен сизеп туннарын алыштыралар. Кыш көне куяннарның туннары ак төстә булса, ә яз аларның туны соры төскә керә. Бу куяннарга дошманнарыннан качар өчен кирәк.

 

3. Уен.

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз, уйныйбызмы? (Әйе) Уен “Нәрсәсе бар” -  дип атала. Мин сезгә куян рәсеме өләшәм, куянның нәрсәләре бар, сез миңа әйтерсез, килештекме? (Әйе) (Башы, колагы, борыны, күзе, авызы һ.б.) Бик дөрес. Ай булдырдыгыз, молодцы!!! Балалар, карагыз әле, безнең куянкайның да безнең белән уйныйсы килә бугай, бигрәк кызыгып карап утыра. Бар, Глеб, чакырып алып кил әле куянкайны безнең яңга, бергәләп уйнарбыз. Уйныйбызмы? (Әйе, куянны алып килеп утырталар).

 

Ә безне икенче уеныбыз “Ак куян” дип атала.

(Музыка астында бию элементлары ясау)

 

Булдырдыгыз, матурларым. Безнең группага да кайтыр вакыт җитткән. Безгә куянкай белән саубулашырга һәм группага кайтырга кирәк. Сау бул, куянкай. (Сау бул, куянкай) (Активлаштыру). Әйдәгез, утырышыгыз паровозга, киттек.

 

III. Йомгак.

- Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? (Ошады яки юк)

- Сез бүген нинди яңа әйберләр белдегез?

- Боларны кемгә өйрәтерсез икән?

– Матурларым, сез бүген урманда үзегезне бик тәртипле тотыгыз, миңа бик охшадыгыз, рәхмәт сезгә. Ә мин ничек, мин сезгә ошадыммы? Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Катнаш төрдәге 5 нче номерлы Балтач балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НАСИБУЛЛИНА ФИРДАНИЯ РУШАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий