Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт”

Рисунок1Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек конспекты

КҮЧЕРҮ – Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт (Презентация)

 

Максат: сүзнең авазлар составы белән аның моделенең бәйләнешен күрергә, авазлар составына туры килгән модельне сайлап ала белергә күнектерү, “аваз” һәм “ хәреф “ төшенчәләрен үзара бәйли белү күнекмәләрен ныгыту, балаларда кызыксынучанлык уяту.

Җиһазлау һәм материал: эш дәфтәре Р.К.Шәехова “Авазларны уйнатып” мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы, 69 бит 1 кисәк , “Яз” фасылы турында рәсемнәр, проектор, презентация “Авазлар һәм хәрефләр” иленә сәяхәт, фишкалар, төсле карточкалар, туп.

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”, “Куркынычсызлык”.

 

Эшчәнлек барышы.

1. Оештыру моменты.

 -Исәнмесез, балалар, хәерле көн!

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

-Балалар, бүген бездә кунаклар бар. Ә кунак барда нинди тәлап үтәлә әле? “Кунак барда,тыйнак бул!”.

 

Балалар белән бүгенге көн, һава торышы турында әңгәмә кору. “Яз билгеләре” дигән уен уйнау. (Яз көне кар эри, тамчы тама, гөрләвекләр ага һ.б.)

-Балалар, бүген без сезнең белән автобуска утырып “Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт”кә барырбыз. (1 слайд)

-Экранда нәрсә күрәсез? (2 слайд)

-Кырыс һәм ягымлы малайны, төсле фишкаларны күрәбез.

-Алар нәрсә аңлата?

-Авазларны.

-Нәрсә соң ул аваз?

-Авазны әйтәбез, ишетәбез.

-Авазлар нинди төркемнәргә бүленә?

-Сузык һәм тартык авазлар.

-Ни өчен сузык аваз дип атыйбыз?Аларны нинди төс белән билгелибез?

-Тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленә?

-Хәзер нәрсәләр күрәсез?

-Хәрефләрне күрәбез.

-Нәрсә соң хәреф?

-Хәрефләрне күрәбез, язабыз.

 

 2.Төп өлеш.

Тәрбияче. Автобуска утыру өчен билетлар алырбыз. Билет алу өчен “Минем исемем ничек” дигән уен уйныйбыз. (Һәр бала үз исемендәге беренче авазны билгели. Сузык аваз, “кырыс” тартык, “ягымлы” тартык. Авазга туры килгән (кызыл, яшел, зәңгәр) төрле төстәге билетларны алу.

Тәрбияче. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сәяхәткә кузгалдык. Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы булсын! Музыка (“Күңелле сәяхәт”).

Күзләрне ял иттерү (күзләрне йому, ачу, уңга, сулга, өскә, аска йөртү).
1 нче тукталыш. (3 слайд)

Әйдәгез экранда бирелгән бирем аша булган белемнәребезне искә төшерик. Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшләрбез. Рәсемнәрне аларның исемнәренә туры килгән модельләр белән тоташтырырга. (“Авазларны уйнатып” мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы, 69 бит).

“Кайсы сүз артык?”дигән уен .

-Акча сүзе.

-Ни өчен?

-Чөнки калган сүзләр тартык аваздан башлана.

-Кәҗә сүзе. Ул ягымлы тартык аваздан башлана, калган сүзләр кырыс тартык аваздан башлана.

 

2 нче тукталыш. Ял минуты. (4 слайд)

 “Бер һәм күп” (туп белән уен). Тәрбияче сүзне берлек санда әйтеп балага туп ыргыта. Бала шул ук сүзне күплек санда әйтеп тупны кире кайтара.

 

“Бармакларга исем кушу” уены.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була – бер,

Исемсез – ике.

Урта бармак – өч

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык була.

 

3 нче тукталыш. Экранда кроссвод чыга. (5 слайд)

-Кроссвордта нәрсәләр язылган?

-Хәрефләр.

Балалар белән бергәләп һәрбер сүзгә аңлатма биреп тиешле схема буенча уку. Кроссворд чишү. (Гөл, торна , өстәл, гөмбә, балан).

 

4 нче тукталыш. “Сүзләр чылбыры” уены. (6 слайд)

Балалар ике рәткә тезелеп басалар. Беренчеләргә тәрбияче бер сүз әйтә. Бала бу сүзнең соңгы авазын аерып, шул ук аваздан башланган икенче сүз әйтә. Уен шулай дәвам итә.

 

5 нче тукталыш “Кояшкай” балалар бакчасы. (7 слайд)

-Балалар, без бүген сезнең белән нәрсәләр белән шөгыльләндек?

-Сәяхәткә бардык. Сәяхәттә “кырыс” һәм “ягымлы” авазларны, сүзләрнең моделен таптык, кроссворд чиштек.

 

3. Йомгаклау.

-Балалар, сезгә сәяхәтебез ошадымы?

-Әйдәгез әле үзегезнең алда торган карточкалар ярдәмендә күрсәтик әле. Ошаса, “ягымлы” авазны белдергән яшел төсле карточканы, ошамаса “кырыс” авазны белдергән зәңгәр төсле карточканы күрсәтегез.

-Балалар, барыгыз да тырыштыгыз, рәхмәт сезгә!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАКИРОВА ГӨЛНАРА ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий