Яңа фикерләр:

postheadericon Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Юл йөрү кагыйдәләрен уеннар аша үзләштерү”

f20141028071337-dou07-019Уен – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күптөрле эшчәнлекләре арасында иң мөһиме: ул бала үсешендә алып баручы ролен үти, зур тәрбияви һәм өйрәтү потенциаленә ия булып тора. Уенда баланың шәхесе буларак формалашуы тирә-як белән аралашу аша тормышка ашырыла. Уен барышында баланың игътибарлыгы, хәтере, күзаллау дәрәҗәсе үсә, тормыш тәҗрибәсе арта. Уен – кешеләр арасындагы социаль мөнәсәбәтләрнең, теге яки бу очракларда үз- үзләрен тотышы һәм алардан чыгу юлларын эзләү процессларының тормышчан чагылышы. П.П.Блонский әйткәнчә, уен – мәктәпкәчә яшьтәге бала активлылыгының төп төре: аның барышында бала үз көчен һәрьяклап сыный – тирәлектә ориентлыкны киңәйтә, социаль нормаларны үзләштерә, тормыш күренешләренә бәя бирергә өйрәнә.

Балачакта кеше әйләнә – тирә дөньяның якты, идеал якларын гына күрергә тели, бары яхшылыкка омтыла. Нәкъ менә уен шул якты уйларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Балалар бакчасында уздырыла торган уеннар тәрбияче һәм балалар арасындагы уңай һәм дус мөнәсәбәткә нигезләнеп төзелгән икән, бу киләчәккә зур мөмкинлекләр ача.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтүдә дә эшнең төрле алымнары һәм төрләрен куллану кирәк. Болар – әңгәмәләр, матур әдәбият чыганаклары белән танышу. Шигырьләр ятлау, видео һәм диафильмнар карау, күзәтүләр, экскурсияләр үткәрү, ситуатив уеннар, өстәл уеннары, үстерелешле һәм хәрәкәтле уеннар оештыру. Һәрбер төркемдә тәрбияче һәм балаларның гомуми эшчәнлеге белән беррәтән мөстәкыйль эшчәнлек өчен дә мөмкинлекләр тудырылган булырга тиеш. Тормыш һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы почмагында сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар, юл йөрү билгеләре, төрле транспорт чаралары рәсемнәре, микрорайон макеты, урамда җәяүлеләр һәм транспорт белән була торган ситуацияләр рәсемнәре, светофор блуы шарт.

Балаларның җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча төпле белем – күнекмәләре булдыруда музыкаль күңел ачу чаралары да зур әһәмияткә ия. Монда төрле уен-ярышлар: “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “КВН”,”Бәхетле очрак”, “Иң шәп җәяүле”,”Сфетофория илендә кунакта”, “Гаи бездә кунакта” кебек чаралар үткәрергә мөмкин.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашындагы юл-транспорт хәләкәтләрнең төп сәбәбе – хәрәкәт һәм ориентлашу процесслары үсешенең түбән дәрәҗәдә булуы. Шуңа күрә яссылыкта тиз ориентлашуга, күзаллауны үстерүгә тизлек һәм ераклыкка дөрес бәя бирүгә юнәлдерелгән хәрәкәтле уеннар оештыру бик мөһим. Бу уеннар ишетү-күрү, хәтерен, игътибарлыкны, тиз реакцияне формалаштырырга уңай этәргеч ясый. Алар: “Тыелган хәрәкәт”, “Буш почмак”, “Үз урыныңны тап”, “Кабатла”, “Дүрт стихия”, “Игътибарлы бул”, “Хәрәкәтне исеңдә калдыр”, “Автобус тукталышы” кебек уеннар.

Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәтү – укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Урамда балаларның үз-үзләрен тотышында, юл хәләкәтләрендә имгәнүләрне кисәтү эшендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның роле зур. Алар бертуктаусыз методик кулланмалар, дидактик уеннар, сюжетле уеннар өчен атрибутлар әзерләү белән шөгыльләнәр. Алдындагы педагогик тәҗрибәләрне, инновацион технологияләрне эштә куллану яхшы күрсәткечләргә китерә. Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре өйрәнү буенча аерым почмаклар кабинетлар, махсус мәйданчыклар булдыру эшендә ГАИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә була.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

 “КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе”нең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәре”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МОСТАФИНА ГӨЛНУР НУГАЯН КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий