Яңа фикерләр:

postheadericon Стенд чыгышы: “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”

iҺәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана. Шәхес тәрбиялибез икән, һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең «Чык тамчысы» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

-балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

 

Халыкның һәр яклап үскән шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырган һәм шуңа ирешү юлында туган традицияләр һәм чыганаклар җитәрлек. Ул билгесез даһиларыбыз иҗат иткән мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар һәм такмазалар, әкият һәм риваятьләр. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән. Безнең төркемдә балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңайлы шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган шәһәребез, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, Татарстан республикасындагы шәһәрләр, ул шәһәрләрдә нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, мордва, башкорт, аларның киемнәре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, Татарстанда яшәүче күренекле язучылар, композиторлар турында альбомнар, татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияте, аудио һәм видеоязмалар, татарча мультфильмнар бар. Татар халык бизәкләре белән таныштыруга бик күп төрле уеннар ясалды: “Бизәкне төзе” (сөлгедә, савыт-сабада, киемнәрдә һ.б.), “Парын тап” (бизәк-домино), “Киемне бизә”, “Эзләп тап һәм әйт”. Татар милли орнаментлары альбомын кулланып, балалар рәсем, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә иҗади сәләтләрен үстерәләр, шул бизәкләрдән бик матур композиция төзиләр. Халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерергә, аларда милли мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Республикабызның үткәне, кызыклы тарихы турында да тыңларга ярата балалар, борынгы Казан турында альбомнар карыйбыз, аудио язмалар тыңлыйбыз. Әти-әниләргә балалары белән бергәләп музейларга барырга киңәш итәбез. Татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре , бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырабыз. Бу эшләрне башкаруда безгә әбиләребез, дәү әниләребез ярдәмгә килә. Көз көне балалар белән татар халкының яраткан бәйрәме – “Каз өмәсе” уздырдык. Балалар бу бәйрәмдә татар милли киемнәрен киеп төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән, “Капкалы”, “Чүлмәк сатыш”, “Чума үрдәк-чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия” һ.б. Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы- биюләр белән үрелеп бара. Бездә татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Бакчабызда “Халкыбызның милли бизәкләре”, “Әбиемнең серле сандыгы”, “Чал тарихлы Казаным” кебек кичәләр узды. Балалар кубыз, курай, читек, калфак, тальян белән якыннан таныштылар. Төрле милләт халыклары әкиятләре белән танышабыз. Ләкин күпчелек татар халык әкиятләренә тукталабыз. Барлык әкиятләрдә дә җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала. (Мәсәлән: «Камыр батыр», «Гөлнәзек» һ.б. ) Баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнен начар эш икәнлегенә төшендерәбез. (Бәхетле, тәүфыйклы, игелекле, изгелекле булырга өндибез.) Бүгенге көндә җирлегебездә яшәп килгән яңалыклар белән дә танышып барабыз. Безнең тарихны белү – ул үткән тормыш кына түгел, ә бүгенгесе дә. Үз милләтебезне генә тугел, ә милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцыбын үзләштергәндә генә, бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы, милләтенә, халкына хөрмәт белән карый торган кешеләр үсүен күрербез.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“339 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СӘЛӘХОВА ӘЛФИНУР САМАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий