Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Без әкият иленнән”

u5TPKYOjkow5-6 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

  1. Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм сәхнәләштерү белән кызыксыну тәрбияләү.
  2. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
  3. Әкияттәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек: тирәли, җәнлекләр, киек-җанвар, чыңласын, тирәкләр, посып утыра, киметкән, шикләнмәгез, тугры, кыланышы, бүгеннән.

Җиһазлар: магнитофон, әкиятләр буенча слайдлар яки рәсемнәр.

Матур әдәбият: Г.Тукайның “Шүрәле”, “Сарык белән кәҗә” әкиятләре.

 

 

Тәрбияче белән бергә татар киемнәре кигән кызлар чыгалар.

Ягез әле, килегез,

Тирәли утырыгыз.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

 

(Шул вакытта саескан киеме кигән бала очып үтә)

Борын-борын заманда

Ерак Кырлай урманында

Яшәгәннәр җәнлекләр,

Беркемгә тимәгәннәр.

 

(Саескан очып килә, телеграмманы бирә, тәрбияче укый)

Шушы Кырлай ягыннан

Хәбәрчебез саескан

“Шүрәлене саклагыз”, – дип

Телеграмма суккан.

Чөнки байтак урманнар

Шүрәлесез ди хәзер.

Киек-җанвар аннан башка

Ямь табалмый нигәдер.

 

(Кызлар бер-берсенә карашып аптырашалар)

Борчылмагыз, дусларым,

Миннән сезгә теләк шул.

Кичәбезнең түрендә

Буген олы кунак ул.

 

Шүрәлеләр бүтән хәзер

Усал түгелләр һич тә.

Алар якын дуслар белән

Очраша иртә-кичтә.

Һәммәсе дә шат күңелле,

Уйныйлар да көләләр.

Якын дусларын алар да

Кунак итә беләләр.

 

Сез дә барыгыз әле

Кырлай урманнарына.

Урманнарның Шүрәле

Яши торганнарына.

 

(Кызлар китәләр, моңлы татар халык көе яңгырый)

Чү, әнә үзләре дә киләләр бугай.

 

(Гармун тоткан малай, аңа ияреп кызлар чыга)

Малай: Уйныйм әле, уйныйм әле,

Авазлары чыңласын.

“Әкият бәйрәменең” җырын

Иптәшләрем тыңласын.

 

 Җыр “Әкият бәйрәме”

(Кызлар биеп җырлыйлар)

Тирәкләргә үтә-төшә

Язгы кояш нурлары.

Әкият бәйрәменә килгән

Безнең бакча кызлары.

Кушымта: Яшел урман эчләреннән

Шүрәле дус чакыра.

Кызлар уйнаганны карап

Посып кына утыра.

(Шүрәле чыга, кызлар куркып, артка чигенәләр)

 

Алсу: Шушы бәйрәм хөрмәтенә

Усаллыгын киметкән.

Гафу итәрбез, Шүрәле,

Безнең белән биесәң.

 

Әдилә: Әкияттән чыктыңмы син,

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын Шүрәле

Кытыклап кара безне.

 

Шүрәле: Бер дә шикләнмәгез, кызлар

Мин карак, угры түгел.

Юлда кисмимен, шулай да

Мин бик үк тугры түгел.

 

 Җырлы биюле уен “Шүрәле”

Безнең Әкият бәйрәменә

Килгән икән Шүрәле.

Бәйрәмне безнең бозмакчы,

Кыланышын күр әле.

Кушымта: Шүрәле, Шүрәле,

Шүрәлене күр әле,

Кети-кети уйныйк диеп

Торган була бит әле.

 

Безнең бакча балалары

Әкиятләр ярата.

Кәҗә белән сарыкны

Дусларым күптән көтә.

 

(Аркаларына капчыклар аскан сарык белән кәҗә керәләр, кулларында китап)

 

Кәҗә: Килдек сезгә кунакка

Әкиятләр иленнән.

Сарык дус белән икәүләп

Сезнең дуслар бүгеннән.

 

Сарык: Белем бәйрәменнән башлап

Китап укый башладык.

Тукай абый китапларын

Сатып ала башладык.

 

Кәҗә: Әкиятләр сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

Киләчәктә бергә калыйк

Без әкият илендә.

 

Алып баручы: Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Әкияттә дә, тормышта да

Иҗат итик без, дуслар.

 

 

Татарстан Республикасы

    Казан шәһәре Совет районы

“38 нче компенсацияләүче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘТҖАНОВА ЗӨЛФИЯ ҖӘҮДӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий