Яңа фикерләр:

postheadericon Конспкт: “Р.Миңнуллинның “Ак мизгел” шигырен яттан өйрәнү”

43095-212x3005-6 яшьлек балалар өчен

 

Тәрбияви бурычлар: туган як табигатен ярату, аны саклау, аның гүзәллегенә соклану хисе уяту, бердәмлек, татулык хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: сөйләм телен, уйлау, ишетү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү.

Белем бирү бурычлары: яңа сүзләр аша сүзлекне баету, тулыландыру, җөмлә төзеп сөйләргә өйрәнү, нинди, нишли сорауларына җавап табу күнекмәләрен камилләштерү, схема кулланып хикәя төзү өстендә эшне дәвам итү.

Сүзлек: кыш, кар, кар бөртеге, салкын, чана, чаңгы, тимераяк.

Җиһазлау: магнитлы такта, рәсем-схема, Р.Миннуллин әсәрләренә рәсемнәр белән китап, уен өчен атрибутлар (бүрек, йөзек).

Алдан эшләнгән эшләр: кышкы табигатьне күзәтү, рәсемнәр карау, аларның эчтәлеге буенча әңгәмәләр үткәрү, Р.Миннуллинның иҗаты белән танышу, аның шигырьләрен уку, кыш турында сынамышлар өйрәнү.

 

 

ОББЭ нең барышы:

– Хәерле иртә, балалар! Балалар, бүген безгә кунаклар килде, әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк, хәерле көннәр телик.

(Хәерле көн сезгә, хәерле көн безгә, хәерле көн барыбызга!)(Утыралар)

Телләребез дөрес, матур итеп сөйләсен өчен без аларны шомартып алыйк.

 

Тел шомарткыч

Шуа-шуа шомара

Чаңгычының чаңгысы.

Чаңгы шомарсын дисәң,

Кирәк ешрак шуарга.

Шаһидәнең чаңгысы

Шома әнә шуңарга.

 

Башта әкрен, аннан тизрәк итеп тел шомарткычны берничә тапкыр кабатлыйбыз.

– Бу тел шомарткыч елның нинди фасылына туры килә?

Кыш аена.

– Ә бер ел ничә фасылдан тора?

Дүрт фасылдан тора: кыш, яз, җәй, көз.

– Ә хәзер кайсы вакыт?

-Хәзер кыш.

– Кыш нинди?

Кыш буранлы, салкын, кырыс, ак, җилле.

– Ә җил искәндә нинди тавыш чыга?

– Ш-ш-ш-ш-ш-ш-ш

– Кар нинди?

Кар салкын, юеш, җепшек, вак, җиңел, йомшак, ялтыравык.

– Ә тагын кар турында ярмалы һәм ябалак кар ява диләр.

– Кар бөртекләре нишлиләр?

Алар явалар, әйләнәләр, бөтереләләр, төшәләр, яталар, өеләләр.

– Кем кыш турында сөйләргә тели?

Схема буенча хикәя төзеп сөйләү.

 

Кыш җитте. Кыш көне кояш җылытмый. Ак, матур кар ява. Җир өстендә, агачларда, түбәләрдә кар ята. Кыш көне агачларның яфраклары булмый, алар йоклыйлар. Кешеләр җылы итеп киенә, чөнки урамда салкын. Кыш көне балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар. Без кышны яратабыз.

 

-Балалар, мин сезне бүген кышкы урман аланына сәяхәткә чакырам. Ә без нәрсә белән барабыз? (Чаңгы, чана, тимераяк)

(Баралар чаңгыда яки чанада, яки тимераякта. Урман аланына агачлар, барганда бияләй табалар.)

-Балалар, бу бияләй каян килеп чыккан соң? Мөгаен, “Бияләй” әкиятендәге бабай төшереп калдыргандыр. Карыйк әле, аның эчендә нидер бар бит.

– Китап?!

– Балалар, бу китапны кем язган?

– Р.Миңнуллинның китабы.

– Ул кем?

– Ул шагыйрь, шигырьләр яза.

– Бу рәсем нинди шигырьдән?

– “Ата каз”, “Мияу”, “Чебиләр”, “Акбай”, “Санарга өйрәнәбез”, “Бутаган” һ.б.

– Балалар, ә мин Р.Миңнуллинның “Төсле мизгелләр” җыелмасыннан “Ак мизгел”

шигырен беләм. Тыңлап карагыз әле.

-Апа, нәрсә ул мизгел?

Мизгел – ул бер вакыт.

 

Ак мизгел

(әкрен генә музыка астында сөйләнә).

Яратам мин ап-ак төсне

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә

Борынга да ак кунган.

Биек булып, ап-ак булып

Урамга ак кар яуган.

Көне буе шау-гөр килеп

Шуабыз шул ак таудан.

 

– Шигырьдә аңлашылмаган сүзләр бармы?

– Шау-гөр.

– Шаулап, гөрләп сүзләре кыскартылып алынган: ул күңелле итеп сөйләшеп, көлешеп дигәнне аңлата.

– Ни өчен шигырь “Ак мизгел” дип аталган?

– Шигырь бит кыш турында, ә кыш көне бөтен җир ак кар белән каплана, кыш үзенең ак төсе белән башка ел фасылларыннан аерылып тора.

 

Шигырь тагын бер кат тәрәзә янында сөйләнелә, сораулар бирелә:

Яратам мин нинди төсне?

Бөтен дөнья нинди?

Нәрсәләр ак тун кигәннәр?

Ә нәрсәләргә ак кунган?

Кар нинди булып яуган?

Көне буе ничек итеп шуабыз?

Кайдан шуабыз?

Менә монда төрле-төрле рәсемнәр бар. Безнең шигырьгә туры килгән рәсемнәрне сайлап алыгыз әле. Айдар, син ни өчен бу рәсемне сайладың? Ә син, Адилә?

Балалар ни өчен теге яки бу рәсемне сайлаганнарын аңлаталар.

Бергәләп тагын бер кат кабатлыйлар.

1 бала кабатлый.

 

-Ә хәзер, балалар, бергәләп уйнап алыйк. Нинди уен уйныйбыз: “Йөзек салышлы”, “Бүрек”, “Урын алышлы”?

 

Уен: балалар теләге буенча. Җаза: кыш турында сынамыш әйтү.

 

Сынамышлар:

1. Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

2. Бүген мәче тырнаша, буран булыр.

3. Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

4. Сентябрь аяз, кыш салкын.

5. Кышын кар күп булса, җәй яңгырлы була.

6.Әгәр кар вак, сирәк төшсә, озак суык булыр.

7. Ябалак кар яуса, аннан соң җылы булыр.

 

-Балалар, без бер кагыйдә турында онытып җибәрдек бит. Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк?

– Без табигатьне сакларга, зыян китермәскә тиешбез, кош ояларын туздырмаска, кыргый хайваннарны, кошларны куркытмаска, агачларны сындырмаска, бөҗәкләргә тимәскә һ.б.

– Әйдәгез үзебезгә кайтыйк инде, ничек кайтабыз?

– Килгәндә чаңгыда идек, ә хәзер нәрсә белән кайтабыз? (Тимераякта)

 

Телефон шалтырый.

– Балалар, кем микән бу? Алло, исәнмез, хәерле көн, Гөлназ ханым, тыңлыйм сезне, рәхим итеп кызыгыз Назлиягә бирәм. (Исәнме, әни, сезнең хәлләрегез ничек, без бүген “Ак мизгел” шигырен өйрәндек, урман аланында бияләй таптык, анда Р.Миннуллинның китабы иде.)

Айзат, син кайткач әниеңә ниләр сөйлисең?

Балалар, бугенге эшчәнлегебез сезгә ошадымы?

Балалар, миңа сезнең эшчәнлегегез бик ошады, кайткач та әти-әниләрегезгә “Ак мизгел” шигырен сөйләп күрсәтерсез.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “59 нчы “Дуслык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАБИРОВА ГӨЛШАТ СӘЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий