Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

3214Мәктәпкә әзерлек төркемендәге татар балалары белән “Табышмак әйтәм – җавабын тап”кичәсен уздыру өчен конспект.

Талгын гына җиңелчә көй уйнап тора, командалар залга керә.

Алып баручы:

  • Исәнмесез, балалар.
  • Исәнмесез.
  • Бүген бездә табышмак әйтешү кичәсе. 2 команда катнаша. 5 нче төркем, “Зирәкләр”командасы, рәхим итеп сәламләгез каршы як команданы.

 

5 нче төркем:

  • Исәнмесез, дуслар.

Сезгә бездән күп сәлам,

Табышмак бәйрәме бүген,

Уен барышында күрербез,

Кем өлгер һәм кем үткен.

 

Алып баручы:

  • 8 нче төркем балалары – “Тапкырлар”командасы, рәхим итегез, каршы як команданы сәламләгез.

8 нче төркем:

  • Исәнмесез, дуслар.

Сезгә дә бездән күп сәлам,

Кабул иттек сезнең сәламне!

Бәлки җавабын белерсез

Игътибар белән тыңлагыз әйткәнне.

Алып баручы:

  • Кичәбезне, балалар, күңелле уеннан башларбыз. Түгәрәкләнеп басыгыз. Кыргый хайваннарны искә төшереп алыйк әле.

Бар монда зур төлке

Зур төлке матур төлке.

Төлке, төлке, кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Бар монда зур аю

Зур аю, матур аю.

Аю, аю, кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Бар кечкенә куян,

Кечкенә матур куян.

Куян, куян, кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

Бар кечкенә керпе,

Кечкенә матур керпе.

Керпе, керпе, кил әле,

Биеп-биеп кит әле.

  • Бик яхшы, хәзер табышмак әйтешүне башлыйбыз.

Азиза:

Табышмак – ул бик кызык,

Җавабын уйлап табыйк.

Җавап табу җиңел түгел,

Шулай да тыңлап карыйк.

Алып баручы:

  • Беренче табышмакка җавапны “Зирәкләр”әйтә.

Энәсе бар, ә тегә алмый (КЕРПЕ)

 

  • Икенче табышмакка җавапны “Тапкырлар”әйтә.
  • Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. (АЮ)

 

  • Өченче табышмак “Зирәкләр” өчен.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка. (КУЯН)

 

  • Дүртенче табышмак “Тапкырлар”өчен.

Нечкә билле,

Көлтә койрыклы (ТӨЛКЕ)

 

Алып баручы:

  • Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаганда тагын бер күңелле уен уйнап алыйк. Күңелле бию көе яңгырар, түгәрәктә биш урындык, ә сез һәр командада алтау. Түгәрәктә бию көе туктаганчы биеп йөрисез, көй туктау белән урындыкка утырасыз. Кем урындыксыз кала, ул уеннан чыга. (Уйныйлар).

 

(Жюри әгъзаларына сүз бирелә)

Алып баручы:

  • Табышмак әйтешүне дәвам итәбез.

Камилла:

Табигатьне без яратабыз,

Табышмаклар бер – беребезгә әйтәбез.

Сынап карыйк үзебезне

Әйтә башлагыз, әйдәгез!

 

Алып баручы:

  • Беренче табышмакка “Зирәкләр” җавап бирер.

Лампа түгел яктырта,

Мич түгел, җылыта. (КОЯШ)

 

  • Икенче табышмакка “Тапкырлар” җавап бирер.

Үзе урак, үзе тешсез. (АЙ)

 

  • Өченче табышмакны “Зирәкләр” тыңласын һәм җавап бирсен.
  • Канатсыз, йонсыз нәрсә оча. (КАР)

 

  • Дүртенче табышмакны “Тапкырлар” өчен әйтәм.

Исе юк, тәме юк

Аннан башка тормыш юк. (СУ)

 

Алып баручы:

  • Бик яхшы. Жюри әгъзалары нәтиҗә чыгарганчы җанатарларны да сынап карыйк әле. Рәсемгә карыйсыз, бу нәрсә? Ул нинди? соравына җавап бирәсез. (Баштан 5 нче, аннан 8 нче төркемнең (рус балалары) җанатарлары арасыннан уйнаучыларга күрсәтелә: кишер, кыяр, кәбестә, суган, бәрәңге, помидор, груша, алма)

Алып баручы:

  • Менә ничек күңелле булды, дәвам итәбез.

Дамир:

Тәмле җиләк – җимеш,

Яшелчә үсә бакчада.

Аларны без беләбез,

Хәтта табышмак булса да.

 

Алып баручы:

  • Башладык, “Тапкырлар”, сездән башлыйбыз.

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? (КИШЕР)

 

  • “Зирәкләр”гә дип табышмак әйтәм.

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (КЫЯР)

 

  • “Тапкырлар”га табышмак әйтәм.

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (КӘБЕСТӘ)

 

  • “Зирәкләр”, табышмакны тыңлагыз.

Ормый, сукмый, үзе кешене җылата (СУГАН)

 

Алып баручы:

  • Балалар, бигрәк күңелле булды. Ә хәзер сезне күңелле күнегүләр ясарга чакырам. Түгәрәккә басабыз, уңга борылабыз, күңелле көйне тыңлыйбыз һәм зарядканы башлыйбыз.

Әй, нәниләр, нәниләр

Ардык без дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур итеп атлыйлар.1,2,3

Хәзер барабыз алга!1,2,3

Егылмыйча син атла!1,2,3

Хәзер барабыз артка,1,2,3

Егылмыйча син атла.

 

Матур кызлар, малайлар

Безнең белән атлагыз.

Безнең белән сез бергә

Күнегүләр ясагыз.1,2,3

Хәзер барабыз алга!1,2,3

Күңеллерәк син атла!1,2,3

Хәзер барабыз артка,1,2,3

Күңеллерәк син атла.

 

Алып баручы:

  • Булдырдыгыз, балалар.

“Зирәкләр” командасын да, “Тапкырлар” командасын да уртага чакырам. (Командалар кара – каршы басалар. Хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәм. (Жюри соңгы нәтиҗәләрне әйтә, командалар берсен-берсе котлыйлар ).

  • 2 командага да бүгенге кичәдә актив катнашулары өчен зур рәхмәт әйтәм. Ике команда да сынатмады, алар чын – чынлап “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” икәнен исбатладылар. (Командаларга истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырыла).
  • Кичәбез тәмам, сау булыгыз.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий