Яңа фикерләр:

postheadericon Мастер-класс: “Балалар бакчаларында эскперимент, тәҗрибәләр үткәрү”

12Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу вакытта эксперименттан да шәп нәрсә юк, әлбәттә.

Эксперимент үткәрү өчен хәйран материал, әсбаб кирәк. Хәзерге вакытта кибет киштәләрендә эксперимент үткәрү өчен махсус җыелмалар да сатыла. Алар кыйбат, ә эчендә искитәрлек бернәрсә да юк. Безнең аш бүлмәсендә дә бар бу матдәләр. Эксперимент үткәрү өчен бик гади матдә – су. Акча да чыкмый, балалар да суны бик ярата. Шуңа күрә сезгә су ярдәмендә эшләнә торган, үзем ясап караган берничә эксперимент, тикшерү, тәҗрибә тәкъдим итәм.

 

1 нче эксперимент.

Без тематик атналар белән эшлибез. Диңгезләр, сулыклар темасын үткәндә, олылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бу экспериментны эшләп була.

 

Тозлы диңгез суында йомырка батмый.

Безгә нәрсәләр кирәк: бер яки ике тавык йомыркасы, ике савыт яки 1 литрлы банкалар, аш тозы, су.

Тәҗрибә. Бер савыт суны шул килеш калдырабыз, ә икенче савытта ярты стакан тоз салып эрегәнен көтәбез. Беренче нәтиҗә – тоз суда эри. Ике савытка да йомырка салабыз.

Нәтиҗә. Төче суда йомырка батты, ә тозлы суда батмады.

Һәрбер тәҗрибә яки эксперементтан соң нәтиҗә ясыйбыз, шул ук вакытта икенче эзләнү үткәрү өчен орлык салып куябыз. Бу очракта нинди сорау куеп була? Кеше дә тозлы суда яки диңгездә батмый микән? Ни өчен шулай булды бу? Без йомгак ясап балага алдагы эзләнүләргә максат куябыз. “Менә шушы китаптан карагыз, әти-әниләрдән сорагыз, фәнни-популяр передача карагыз”.

 

2 нче эксперимент.

“Космос” тематик атналыгы җитте. Нәрсә ул космос? Йолдызлар хәрәкәтләнәме? Нәрсә ул галактика? Бу сорауларга җавапны аңлатып биру бик авыр, чөнки тотып карап булмый. Миңа “Кечкенә галактика” дигән тәҗрибә ярдәмгә килде.

Нәрсәләр кирәк: Бер савыт су, конфетти яки ялтыравыклар, таяк.

Тәҗрибә. Савыттагы суны кечкенә космос дип күз алдына китерәбез. Нәрсәләр җитми? Төнлә күккә карагач без нәрсәләр күрәбез? Әйе, йолдызлар. Алар нинди? (Кечкенә һәм ялтырап торалар). Суга кечкенә ялтыравыклар салабыз, таяк белән болгатып җибәрәбез. Балалар, карагыз, йолдызлар космоста менә шулай хәрәкәтләнәләр икән. Безнең йолдызыбыз Кояш та шулар арасында. Бер якка әйләнеп йөрүче йолдызлар барысы бергә “галактика” дип атала. Кабатлап әйтегез һәм истә калдырыгыз.

Нәтиҗә. Йолдызлар тик тормый, хәрәкәтләнәләр. Галактика бергә хәрәкәтләнүче йолдызлар җыелмасы.

Эзләнү өчен сорау. Без нинди галактикада яшибез? Тагын шундый галактикалар бармы икән?

 

3 нче тәҗрибә-эксперимент. “Тылсымлы стаканнар”.

Тәрбияче психолог та булырга тиеш. Күп вакытта балалар үзләренең эмоцияләрен аңлап бетермиләр, нәтиҗәдә контрольда тота алмыйлар. Алдагы эксперимент аларга кеше эмоцияләренең күптөрлелеген күрергә һәм аңларга ярдәм итә.

Безгә кирәк: чиста су салган үтәкүренмәле стаканнар, коктейль трубкалары, кызыл, сары һәм кара гуашь краскалары, пумала, ялтыравыклы пайеткалар.

Эксперимент барышы.

-Балалар, без сезнең белән хәзер “Тылсымлы стаканнар” дигән тәҗрибә үткәрербез. Менә сезгә таяклар һәм сулы стаканнар.

Без тыныч вакытта, үз-үзебезне яхшы хис иткәндә, барысы белән канәгать булганда, безне бер нәрсә дә борчымаганда безнең кәефебез менә шушы стакандагы су шикелле чиста. Шушы чиста һәм үтә күренмәле тыныч суга карагыз, безнең фикер уйларыбыз да шундый чиста, тыныч. Без елмайганда, шаярганда безнең кәефебез дә искиткеч шатлыклы, сокландыргыч ә уйларыбыз салютка ошаган: ялтырыйлар, уйнаклыйлар. Менә бу стакандагы су шикелле. (Стакандагы суга ялтыравыклы пайеткалар ата һәм болгатып җибәрә) Карагыз, нинди матурлык! Сез дә шулай сихерләп карагыз. Менә бу подноста безнең зур шатлык-соенечләребез җыелган. Азрак шатлык алыгыз да, стаканга салыгыз, таякчык белән болгатып җибәрегез. Иснәп карагыз әле, бәлки шатлык исе дә киләдер? Сезнең бик матур салют килеп чыкты бит! Мин бик шатмын!

Кызганычка каршы кәефләребез гел шулай яхшы булмый шул. Кемдер яки нәрсәдә булса кәефебезне боза, яки безне кыерсыталар, елыйсы килә. Безнең уй-фикерләребез моңсу, күңелсез, без үзебезне начар хис итәбез, бу вакытта алар пычрак, болганчык суны хәтерләтә. (Кара буяу белән суны пычратабыз) Бу безнең шатлыгыбыз югалганны күрсәтә. Кәефебез начарланды. Шатлык сөенечләрне ничек кайтарырга соң? Һәрберегез үзенең фикерен әйтсен. (Балалар төрле юллар табып әйтәләр һәм тәрбияченең савытына үз савытларыннан аз гына су салалар). Карагыз әле, сезнең тырышлык белән минем кәеф ничек яхшыланды! Рәхмәт сезгә!

Шундый хәлләр дә булгалый: кемдер талаша, ачулана һәм йодрыкларын йомарлый. Кеше ярсый. (Кызыл буяулы пумала белән суны кызыл төскә кертә) Су нинди төскә керде? Ачулы кешенең бите дә шундый була бит. Кешенең эчендә әшәкелек, ачу болгана. (Трубка белән өреп суны болгатабыз) Исегезгә төшерегез әле, ни өчен сезнең ачуыгыз чыга иде? (Балалар җавап бирәләр һәм үзләренең суларын буыйлар) Бу әшәке уйларны җиңү өчен ни эшләп була соң? (Җавап биргән балаларга сары төс белән суларын буятабыз) Карагыз, су нинди төскә керде? Бу төс нәрсәне аңлата микән?

 

Йомгаклау.

Безнең “Экият” балалар бакчасында экспериментлар үткәрү еш кулланылына, хәзерге вакытта ФГОС таләп иткәнчә һәр группада экспериментлар үзәге төзү өстендә эшлибез. Сезгә дә бу юнәлештә уңышлар теләп калабыз. Кәефләрегез гел менә мондый булсын. (Савытта салют күрсәтәм).

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

“Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЮНЫСОВА АЛСУ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий