Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Зоопаркка сәяхәт”

izhevskij-zooparkМәктәпкә әзерлек төркеме

 

Максат:

Яңа сүзләр белән таныштыру.

Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.

Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.

Тәрбия бурычы:

Җәнлекләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Әдәплек кагыйдәләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен ориенлашуны бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы:

Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.

Фикер сәләтен үстерү.

Методик алымнар hәм чаралар: сүзле уен, хәрәхәтле уеннар, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү җырлы уеннар уйнау.

Җиhазлау: рәсемнәр, демонстрацион материал, аудиоязма тыңлау, интерактив такта куллану, кулланма рәсемнәр, маскалар куллану, пиктограмма белән эшләү, уенчык фотоапарат, төрле йомшак уенчыклар (аю, төлке, бүре, куян)

Сүзлек өстендә эш: куян, керпе, аю, төлке, сиңа ничә яшь.

Алдан үткәрелгән эш: җәнлекләр турында әнгәмә, күрсәтмә һәм таратма материаллар, методик алымнар өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Психологик көйләү.
  2. Сөенеч мизгеле.
  3. Үстерешле диалог.
  4. Балалар сөйләме.
  5. Дидактик уен “Дөрес әйт”
  6. Сүзле уен “Кем нәрсә эшли”
  7. Уен ситуациясе “Үзең турында сөйлә”
  8. Җырлы- биюле уен “Әйдәгез биибез”
  9. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Балалар бергә: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәлләр ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Спросите, как у меня дела?

Балалар: Хәлләрегез ничек?

Тәрбияче: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килгәннәр, әйдәгез алар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле сорыйк, ничек аларның хәлләре?

Балалар: Хәлләрегез ничек?

Кунаклар: Әйбәт, рәхмәт.

 

Бергә түгәрәккә басып:

Бергәләшеп әле басыйк,

Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойык,

Шатланып бер-беребезгә елмаеп.

Хәерле көннәр теләп

Шөгылебезне башлыйк.

 

Ишек шакыйлар.

Тәрбияче: Ребята, наши лучшие друзья Акбай и Мияу сегодня нас приглашают в зоопарк, и они прислали пригласительный билет. Давайте поздороваемся с ними и спросим как у них дела?

Балалар: Исәнме, Акбай, исәнме, Мияу. Хәлләрегез ничек?

Акбай, Мияу: Әйбәт, рәхмәт.

 

Ребята, Акбай и Мияу предлагают нам посетить зоопарк и они дарят вот такой фотоаппарат. А как вы думаете, для чего нам фотоаппарат?

Балалар: Чтобы мы смогли сфотографировать животных.

Ребята, вы хотите посетить зоопарк? Хорошо.

Тәрбияче: Балалар, зоопаркта сез үзегезне ничек тотарга тиеш?

Балалар: Без кычкырып сөйләшергә тиеш түгел, җәнлекләргә ашарга бирергә ярамый, үзебезне тыныч тотарга тиеш.

Тәрбияче: Бик дөрес. Молодцы.

В зоопарке мы рассмотрим животных как они выглядят, понаблюдаем что они делают и сфотографируем их.

 

Балалар, ә зоопаркка без нәрсә белән барабыз?

Балалар: Автобус белән.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, автобуска рәхим итегез. (Балалар автобуска утыралар)

Мин сезнең экскурсоводыгыз булам, танышыйк. Мин Гульнара Мансуровна.

Син кем?

Балалар: Мин Егор, мин Азиза, мин Артем, мин Амаль.

Тәрбияче: Диана сиңа ничә яшь?

Диана: Миңа алты яшь.

Тәрбияче: Рәхмәт.

Тәрбияче һәм балалар бергә:

Мин барам, барам, барам,

Зоопаркка барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Зоопаркка барам, барам.

 

Тәрбияче: Менә, балалар, зоопаркка да җиттек. Балалар, карагыз әле, зоопаркта күпме җәнлекләр. Бу нәрсә?

Балалар: Бу аю.

Тәрбияче: Бик дөрес, рәхмәт. Бу нәрсә?

Балалар: Бу бүре.

Тәрбияче: Бик дөрес, рәхмәт, балалар. Бу нәрсә?

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Бу нәрсә?

Балалар: Бу керпе.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, рәхмәт.

Балалар, әйдәгез аларны фоторәсемгә төшерик. (Балалар фотоаппарат белән фоторәсемгә төшерә башлыйлар. )

 

Ә хәзер без сезнең белән яңадан балалар бакчасына кире кайтабыз.

Әйдәгез, автобуска рәхим итегез!

Балалар бергә:

Мин барам, барам, барам,

Бакчага барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Бакчага барам, барам.

 

Тәрбияче: Балалар, балалар бакчасына кайтып җиттек. Әйдәгез әле, искә төшерик кемнәрне фоторәсемгә төшердек.

Балалар бергә: Аю, төлке, керпе, бүре, куян.

Тәрбияче: Бик яхшы, булдырдыгыз. Хорошие фотографии получились у ребят. Давайте этими фотографиями играть. Ребята, повторяем животных (Показываю картинки животных)

Тәрбияче: Бу нәрсә? (Төлке рәсеме күрсәтеп)

Балалар: Бу төлке.

Тәрбияче: Бу нәрсә? (Аю рәсеме күрсәтеп)

Балалар: Бу аю.

Тәрбияче: Бу нәрсә? (Куян рәсеме күрсәтеп)

Балалар: Бу куян.

Тәрбияче: Бу нәрсә?(Бүре рәсеме күрсәтеп)

Балалар: Бу бүре.

Тәрбияче: Бу нәрсә (Керпе рәсеме күрсәтеп)

Балалар: Бу керпе.

Тәрбияче: Рәхмәт, булдырдыгыз.

 

Ә хәзер уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Нишли”

Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә һәм сорый.

Керпе нишли?

Балалар: Керпе уйный.

Тәрбияче: Аю нишли?

Балалар: Аю йоклый.

Тәрбияче: Рәхмәт, булдырдыгыз.

Ребята, предлагаю вам игровую ситуацию: “Үзең турында сөйлә” (“Расскажи про себя” (Берничә бала маска кия)

Давайте превратимся в зверей и расскажем – кто я, какой я, что делаю?

Егор: Мин бүре, мин зур бүре, мин утырам.

Тәрбияче: Рәхмәт.

Милана: Мин куян, мин кечкенә куян, мин сикерәм.

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән җырлап уйныйбыз.

Балалар бергә:

Бар монда зур төлке

Зур төлке матур төлке – 2 тапкыр

Төлке, төлке, кил әле,

Биеп, биеп кит әле – 2 тапкыр

Бар монда зур аю,

Зур аю матур аю – 2 тапкыр

Аю, аю, кил әле,

Биеп-биеп кит әле – 2 тапкыр

Бар кечкенә куян,

Кечкенә, матур куян – 2 тапкыр

Куян, куян, кил әле,

Биеп-биеп кит әле – 2 тапкыр

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.

Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?

Балалар: Әйе, бик ошады.

Тәрбияче: Сез миңа бүген бик ошадыгыз, сорауларга матур җавап бирдегез, рәхмәт. Сау булыгыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

67 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ГӨБӘЙДУЛЛИНА ГӨЛНАРА МАНСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий