Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Бер, ике, өч – светофор утлары!”

 i5-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: светофор сигналларын, юл билгеләрен танып белүләрен ныгыту.

Бурычлар: балаларга юлда светофорның кирәклеген аңлату; игътибарлылык, тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тәрбияләү.

 

Машина тормозлары һәм сигналлары тавышы ишетелә. Вальс яңгырый. Курка-курка, сискәнеп Кәҗә зал буйлап атлый, балаларга чиратлап кагылып китә. Арка белән тамашачыларга баскан балаларның кулларында юл билгеләре, алар Кәҗә кагыла барган саен тамашачыларга борылалар, кулларындагы юл билгеләрен күтәреп катып калалар.

 

Кәҗә: Зур һәм шаулы урамга эләгеп,

Мин югалып калдым, адаштым.

Светофорның төсләрен белмичә,

Ялгыш машина астында калмадым.

Кая карама машиналар,

Һәм кинәт автобус каршыңда.

Дөресен әйтим, һич тә белмим

Юлны кайдан чыгарга?!

Алып баручы: Хөрмәтле Кәҗә, безгә урамда йөрергә куркыныч түгел, чөнки без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез. Бүген Сезне дә алар белән таныштырырбыз. Безнең балалар урамда, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләрләр һәм күрсәтерләр. Ә бу эштә безгә Юл хәрәкәтен көйләүче – полицийский ярдәм итәр. Таныш булыгыз!

Юл хәрәкәтен көйләүче: Безнең эш гади түгел,

Мөһим һәм бик тә кирәк.

Кайдан кая барасын,

Күрсәтәм сезгә тизрәк.

Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел!

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

Алып баручы: Әйе шул. Юлда йөргәндә һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булырга кирәк. Шулай бит, балалар?!

Динә: Юл билгеләре безгә

Бик куп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар.

Кирәктә кисәтәләр.

 

Лилия. Юлда булсаң, уяу бул.

 

Зәлия: Юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

 

Фирдүс: Урау булса да юл яхшы.

 

Гөлүзә: Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.

 

Илүзә: Юлда да акыл кирәк.

 

Алып баручы: Кадерле Кәҗә, без сине үзебез белән зур урам буйлап сәяхәткә чыкырабыз. Әйдәгез, балалар, киттек. (Музыка. Балалар чыгу урынына киләләр. Араларында Кәҗә дә туп белән)

Алып баручы:

Безнең балалар бакчага баралар,

Алар бик тә ашыгалар. (Марш басып атлыйлар)

(Юл аша чыгу урыны билгесе янында тукталалар)

Зәлия: Бу билге – шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә

Без юлны шушы җирдә.

Лилия. Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә.

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

 

(Светофор кызыл утын яндыра)

Кәҗә: Ә монысы нәрсә инде

Басып тора багана.

Бер аяклы багана.

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага

Менә сезгә ба­гана?!

Фирдүс: Багананың өч күзе.

Өч күзендә өч сүзе!

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз,

Өченчесе – яшел күз.

Алып баручы: Балалар, игътибарлы булыйк! Безнең алда зур юл, чатта тора светофор!

 

Светофор:

 Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз.

 

Җыр: “Светофор утлары”

 

Юл хәрәкәтен көйләүче:

Сез бик ашыксагыз да,

Туктагыз! Кызыл ут!

Сары ут кабынды менә,

Балалар әзерләнде.

Каршыбызда яшел ут,

Ә хәзер юл аркылы үт!

(Балалар зебра аша чыгалар. Арадан Динә белән Лилия китап карап сөйләшеп баралар, Юл хәрәкәтен көйләүче аларны туктата)

 

Юл хәрәкәтен көйләүче: Тыңлагыз әле, дуслар!

Юл уку һәм уку урыны түгел! Иг

ътибарлы булыгыз!

(Китапны алып ябып куя һәм кызларны юл аша чыгара)

Икенче юл чыгу урынына киләләр.

 

Лилия. Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк!

 

Фирдүс. Юл чатында дуслаштым, мин

Горур светофор белән

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк, беләм.
(Машиналар узган тавыш, сигналлар)

Кызыл ут яна.

Яшел ут яна да балалар юл аша чыгалар. Уен мәйданчыгы билгесе янына килеп басалар.

Кәҗә туп белән юлда уйнап кала.

 

Юл хәрәкәтен көйләүче: (Тупны алып куя)

Юл өстендә, балалар,

Уеннарга урын юк.

Туплар белән уйнарга

Көтә безне мәйданчык.

(Кәҗәне мәйданчыкка балалар янына алып бара)

 

Алып баручы: Менә без мәйданчыгыбызга килеп тә җиттек.

Уен: “Юл билгеләрен таны”

Әйдәгез, бергәләп “Ярый-ярамый” уенын уйнап алабыз.

Мин сезгә төрле күрсәтмәләр әйтеп тупны ыргытам, ә сез игътибар белән тыңлап, ярый яки ярамый дип тупны миңа кайтарырга тиеш буласыз. Киттек.

  1. Юл кырыенда уйнарга….(ярамый)
  2. Юл аркылы бары тик рөхсәт ителгән җирдән генә чыгарга… (ярый)
  3. Светофорның кызыл утына юл аша чыгарга…(ярамый)
  4. Җәяүлегә тротуардан гына, анда да уң яклап кына барырга….(ярый)
  5. Транспорттан чыгуга ашыгырга…(ярамый)
  6. Җәяүлегә юл уртасыннан барырга …(ярамый)
  7. Туктап торган транспортның алдыннан гына үтәргә …(ярый)
  8. Юл аша бары тик светофорның яшел утына гына чыгарга… (ярый)

Булдырдыгыз, балалар!

Кәҗә: Рәхмәт сезгә, балалар! Сезнең ярдәмегез белән мин юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндем, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белдем. Хәзер мин сезгә курыкмыйча кунакка килә алам. Ә беләсезме, балалар, үскәч мин шофер булам!

 

Җыр: “Шофер буласым килә”.

 

Шәһәрләр, авыллар аша,

Урманнар, кырлар аша,

Таулар ярып, сулар кичеп,

Юллар юлга тоташа.

Кемдер бәхет юлы ача,

Кемдер кайгыдан кача.

Хәзер бигрәк юллар кирәк,

Яшәп булмый башкача.

 

Их, автомобиль килә җил-җил,

Замана алга ашкына,

Кеше алга ашкына:

Юлга кара – арта бара

Юлаучылар ташкыны.

Комачауламыйк, көтик,

Юлларбыз уңсын, дисәк,

Юлларны хөрмәт итик-

Юл кагыйдәсен үтик!

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Түбән Көек “Йолдызчык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘБИБУЛЛИНА АЛИНӘ ФӘНИС КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий