Яңа фикерләр:

postheadericon Топиарий ясау буенча мастер–класс

%d1%80%d0%b8%d1%81%d1%83%d0%bd%d0%be%d0%ba1КҮЧЕРҮ – Топиарий ясау буенча мастер–класс 

 

1. Савытка гипс кушылмасын салабыз, шуңа су өстәп бергә бутыйбыз. Куе булсын өчен суны әз-әзләп кенә салырга (фото 1).

2. Гәзиттән түмгәк, бау, таякчык һәм пистолет клей алабыз (фото 2).

3. Гәзиттән түмгәк әвәлибез. Аны бау белән кат-кат әйләндереп бәйлибез (фото 3, 4).

4. Түмгәкне тишеп таякчыкны шул тишеккә кидереп пистолет клей белән ябыштырабыз (фото 5).

5. Әзер таякчыктагы түмгәкне савыттагы гипс кушылмасына кадыйбыз (фото 6).

6. Чәчәкләр ясау өчен безгә төрле төстәге (кызы, яшел, ак) салфеткалар кирәк булачак. Бер салфетканы урталай, аннан тагын бер кат урталай бөклибез. Аны степлер белән эләктерәбез (фото 7).

7. Әзер салфеткаларны түгәрәкләп кисәбез (фото 8).

8. Әзрәк кул белән күпертеп җибәрәбез (фото 9).

9. Менә шундый төсле чәчәкләр килеп чыгарга тиеш (фото 10).

10. Ак чәчәктән башлыйбыз. Чәчәкнең уртасына клей салабыз (фото 11).

11. Түмгәккә ябыштырабыз (фото 12).

12. Шул ысул белән бер ягына кызыл, икенче ягына яшел чәчәкләрне ябыштырабыз (фото13).

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “17 нче “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ВӘЛИТОВА РӘЗИЛӘ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий