Яңа фикерләр:

postheadericon Агачлар турында шигырьләр

460326294100384617Имән

Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач – имән,

Җилләргә, давылларга –

Берсенә дә баш имәм.

 

Каен.

Минем исемем – каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

 

Юкә.

Ә мин юкә исемле.

Юкә ул чәчәк төсле,

Һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр,

Миңа безелдәп кенә.

Иң тәмле балын җыеп

Алып киләләр сезгә.

 

Чыршы.

Ә мин – чыршы, беләсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын яшел мин,

Арттырам урман ямен.

 

Имән. Бездән салалар өйләр,

Чыршы. Һәм ясыйлар мебельләр (җиһазлар)

Каен. Балаларга карандаш та,

Юкә. Парталар да, чаңгылар да

Агачлар (бергә) Агачтан була – бар да.

Имән. Шуңа күрә агачларны

Сындырмагыз, саклагыз!

Каен. Безнең дуслар булыгыз.

Юкә. Үзегез дә бакчаларга,

Чыршы. Аланнарга, урманнарга

Агачлар утыртыгыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий