Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урманда”

8855701916bc1a717d77648dc444b5c0_i-4702-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча ачык дәрес.

 

Бурычлар :

1) Балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру (төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри һ.б).

2) Ишетү игътибарын, координацияне, ритм хисен үстерү;

3) Кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: мольбертта көзге пейзаж, агачлар яфрак коя, яшел чыршы, төлке, куян, бүре, аю сурәтләре, тиен, куян, керпе, кишер, гөмбә, чикләвек макетлары.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар, исәнмесез. Карагыз әле, безгә кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән исәнләшик. (Активлаштыру). Мин сезне урманга сәяхәткә чакырам. Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар үсә). (Индив. һәм күмәк кабатлаулар). Урманда җәнлекләр яши. (Мольбертка төлке рәсеме куела). Бу нәрсә? (Төлке) (Индив. Һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, төлкенең койрыгы нинди? (Зур, йомшак, йонлы) (Индив. һәм күмәк кабатлаулар). Төлкегә урманда берүзенә күңелсез. Әйдәгез, урман буйлап аңа дуслар эзлик. Бергәләшеп барыйк.

Бардык-бардык һәм куянны очраттык. Төлке куянга: “ – Исәнме!”- диде. Балалар, куян нинди төстә? (Соры) (Активлаштыру). Карагыз әле, куянның колаклары озынмы, кыскамы? Әйе, куян озын колаклы. Куян йөриме, сикерәме? (Сикерә). Әйе, куян алгы тәпиләренә басып арттагы тәпиләре белән сикерә. Әйдәгез әле, куяннар кебек сикереп карагыз. (Балалар куян кебек сикерәләр).

Шулвакыт алар алдына нәрсә килеп чыкты? (Аю сүрәте куела). Аю кечкенәме? Зурмы? (Зур) Аюның тәпиләре нечкәме? Калынмы? (Калын). Әйе, аюның тәпиләре калын. Балалар, аю тәпиләре белән алпан-тилпән йөри. (Күрсәтәбез, бергә кабатлыйбыз).

Балалар, төлке, куян, аю, бүре, керпе, тиен урманда яшиләр. Алар кыргый хайваннар.

 

Хәзер, әйдәгез, уен уйнап алыйк.

Аюның өе зур, (кулларны өскә күтәрәбез)

Куянныкы кечкенә. (чүгәлиләр)

Аю бара алпан-тилпән (алпан-тилпән йөрү хәрәкәтен күрсәтәләр)

Ә куяннар сикерә. (куллларын тәпиләр ясап сикерәләр.)

Берничә тапкыр уенны кабатлыйбыз.

 

Сәяхәтебезне дәвам итик, карыйк әле, безне керпекәй, тиенкәй һәм куянкай көтеп тора икән. Һәрберсенең алдында савыты бар. Кабатлыйк әле, кайсы җәнлек нәрсә ярата. Куян кишер, тиен чикләвек, керпе гөмбә. Җәнлекләргә ярдәм итик. Кәрзиннәренә яраткан сыйларын салып куйык.

Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз! Без кыргый хайваннар турында тагын рәсемнәр карарбыз әле.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “16 нчы катнаш төрдәге “Сыерчыккай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАТИЯТУЛЛИНА ФАИЛӘ ЯКУБ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий