Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Өй-бияләйне бизибез»

img0Икенче кечкенәләр төркеме өчен комплекс шөгыльнең конспекты

 

Максат: балаларда кызыл һәм сары төсләрне ныгыту; пумала белән туры сызыклар ясарга өйрәтү, төрле төсле буйчыклардан гади орнамент барлыкка китерергә өйрәтү; буяулар белән эшләүне үстерү, үз эшең белән сокланырга өйрәтү, кызгану хисен тәрбияләү; йөгерүдә күнектерү; тәрбияче артыннан хәрәкәтле күнегүләр кабатларга өйрәтү; алга таба ике аякта дөрес итеп сикерү кунекмәсен формалаштыру.

 

Материаллар һәм җиһаз: мольберт, кызыл һәм сары төстәге бияләйләр, кәрзин, рәсем үрнәге, буяулар, пумалалар, салфеткалар, стаканнарда су, кәгазь битләреннән киселгән бияләйләр.

 

Шөгыль барышы:

  1. Уен мотивациясен тудыру.

Балалар күрерлек җирдә тәрбияче күрсәтмичә генә бияләйне калдыра да:

– Балалар, бу кайсыгызның бияләе? Берегезнеке дә түгелме? Каян килгән икән ул? Мондый бияләйне кая күргәнебез бар икән? Ә, без бит сезнең белән “Рукавичка” әкиятен укыган идек. Мондый бияләйне кем төшереп калдырган иде? (Җаваплар).

– Әйе, ә бияләйне тапкач, анда кемнәр яши башлаган иде? (Җаваплар).

– Бабай бияләйне тапты да, җәнлекләр җылы йортсыз калдылар. Әйдәгез, без сезнең белән җәнлекләргә җылы йортларын кире кайтарабыз.

 

  1. Рәсем ясау.

– Минем бер бияләем бар. (Балаларга ак кәгазьдән киселгән бияләйне күрсәтергә). Ул нинди төстә? Ә безнең җәнлекләрнең йортлары матур булсын өчен мин аны бизи алам. Аның өчен минем буяулар һәм пумала бар. Нинди төстәге буяулар бар монда? (Кызыл һәм сары).

– Хәзер бияләйдә мин төрле төстәге буйчыклар ясыйм. (Ак төстәге бияләйдә төрле төстәге орнамент ясап күрсәтергә).

– Балалар, ә хәзер сез дә ак бияләйләрне бизи аласыз.

 

  1. Уен “Бияләйне тап” .

Тәрбияче балаларга тасвир буенча бияләй табарга тәкъдим итә. (Кызыл төстәге бияләйне тап. Сары бияләйне кызыл буйчыклар белән тап).

 

  1. Күнегүләр комплексы.

– Әйдәгез әле, искә төшерик, әкият геройлары бияләйне ничек таптылар. (Төркем уртасына бияләйне куярга). Беренче булып тычкан тапты. (Берле колоннага басып, тәрбияче артыннан “пи-пи-пи” дип, змейкалап йөгерергә).

Аннан соң бака сикереп килде. (Түгәрәккә басалар. Бияләй уртада. Балалар бака кебек сикереп, “ква-ква-ква” диеп, бияләйгә таба сикерәләр).

Бакадан соң куян йөгереп килде. (Түгәрәккә басалар. Ике аякта бияләйгә таба сикерәләр).

Менә төлке йөгерә. (Түгәрәк буенча йөгерәләр).

Ә менә аю килә. (Балалар аю шикелле йөриләр).

 

  1. Шөгыльне йомгаклау.

Балаларның рәсемнәре стендка куела.

– Менә күпме төрле итеп бизәлгән бияләйләр без ясадык безнең җәнлекләргә. Хәзер барсының да үз җылы йорты була. Барыгызга да рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

341 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЙФУЛЛИНА ЛЮЗИЯ ХӘМИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий