Конспект: «Йомры икмәктә кунакта»

Үткәрү формасы: төркем белән.
Үткәрү төре: шөгыль ял итү чарасы буларак кулланыла.
Максат: шөгыль үткәрү ярдәмендә уртак эшкә мотивация тудыру, балаларга шатлык китерү, уңай хис-кичерешләр уяту.
Мәгариф өлкәләре: «Танып белү үсеше өлкәсе», «Сөйләм үсеше өлкәсе», «Физик үсеш өлкәсе», «Социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе», «Сәнгати-эстетик үсеш өлкәсе».
Иң төп өлкә: танып белү өлкәсе.
Бурычлар:
- Хисләрне аера белергә, аларны мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр ярдәмендә сурәтләргә, гомуми һәм вак моториканы камилләштерергә өйрәтү;
- Эшчәнлекнең төрле төрләре аша коммуникатив күнекмәләрне үстерү;
- Балаларның шатлыклы хисләрен ирекле эмоциональ чагылдыруга ярдәм итү;
- Психологик киеренкелекне бетерергә булышу;
- Өлкәннәр һәм яшьтәшләр белән аралашу күнекмәләрен, уен эшчәнлегенә тотрыклы кызыксыну тәрбияләү;
- Татар халык әкиятләре белән кызыксынуны дәвам итү. Балалар эшчәнлеге төрләре: уен эшчәнлеге, коммуникатив эшчәнлек, матур әдәбиятны кабул итү, хәрәкәт эшчәнлеге.
Сүзлек эше: нарат күркәләре, яңак.
Беренчел эш: «Йомры икмәк» әкиятен уку; әңгәмә; тематик сурәтле рәсемнәр карау, театр карау һәм балалар белән уйнау, мультфильм карау.
Җиһазлар: музыкаль озата бару, өй макеты, «Йомры икмәк» әкияте персонажларын сурәтләгән курчаклар, күркәләр тутырылган кәрзин, көзге яфраклар җыелмасы, кишер муляжы, «Йомры икмәк» әкиятеннән рәсемнәр.
Шөгыль барышы.
Исәнмесез, колаклар, сез ишетәсезме?
Исәнмесез, битләр (сыйпыйбыз битләрне).
Исәнме, борын: бип-бип-бип!
Исәнмесез, куллар: чәт-чәт-чәт!
Исәнмесез, аяклар: топ-топ-топ!
Исәнмесез, балалар, барыгызга да сәлам!
Тәрбияче: — Дөрес! Бу — Йомры икмәк, һәм ул безне бүген үзенә кунакка чакырырга килгән. Сез ризамы, балалар? Нәрсәдә утырып барырбыз икән без Йомры икмәккә кунакка?
Балалар: — Автобуста, самолетта, поездда.
Сукмак буйлап барырбыз,
Туп-туры әкияткә эләгербез.
Бер, ике, өч, дүрт, биш —
Әкиятле уйныйбыз.
Тәрбияче: — Дөрес! Монда әби белән бабай яши! Әйдәгез, алар белән исәнләшик!
Балалар: — Исәнмесез, әби белән бабай!
Тәрбияче: — Карагыз әле, балалар, нишләптер әби белән бабай бик моңсу, аларга нәрсә булды икән? Әйдәгез, нәрсә булганын белик, бәлки, без аларга ярдәм итә алырбыз.
Бабай: — Исәнмесез, балалар.
Һәм алсу төскә керде (куллар белән яңакларны уабыз).
Мичтән аны чыгардылар (кулларны алга сузабыз).
Каймакта аунаттылар (үз-үзеңне кул белән кочаклап, бер якка иеләбез, аннары — икенче якка).
Тәрәзәгә куйдылар (уч төпләрен күрсәтәбез).
Бераз суынсын дип (кулларыбызга өрәбез).
Тәрбияче: — Ишегалдыннан Йомры икмәк туп-туры урман эченә тәгәрәде. Менә куак астында бер җәнлек: озын колаклы, чаба да чаба. Бу кем, балалар?
Балалар: — Куян!
Тәрбияче: — Дөрес, балалар! Бу — Куян. Куян үләнне ашап туйган, ул тагын да тәмлерәк ризык тели. Куян нәрсә ярата?
Балалар: — Кишер!
Тәрбияче: — Дөрес, кишер! Әйдәгез, Куянны кишер белән сыйлыйк.
(Куянга кишер тутырылган кәрзин бирәләр, кишерләр «очраклы» рәвештә таралып китә).
Тәрбияче: — Балалар, әйдәгез, Куянга кишер җыярга булышыйк. (Балалар кишер җыялар, аны Куянга бирәләр).
Тәрбияче: — Куян, Йомры икмәк кая тәгәрәгәнен әйт инде безгә! (Куян юнәлеш күрсәтә).
Тәрбияче: — Әйдәгез, балалар, алга таба Йомры икмәкне эзләргә киттек. Ай, агачлар ничек чайкала!..
Җил чыршыны чайкалдыра,
Уңга-сулга авыштыра. (куллар өстә, уңга-сулга салмак кына селкенәбез)
Битебезгә җил исә, (куллар белән биткә җилпеп күрсәтәбез)
Агачлар чайкала… (гәүдәне уңга-сулга авыштырабыз)
Җил әкренрәк, әкренрәк, (кулларны һаман түбәнрәк төшерәбез)
Агач түбәнрәк, түбәнрәк… (түбән иеләбез)
Бүре: — Исәнмесез, балалар.
Балалар: — Исәнме, Бүре. Әйт әле безгә, зинһар, Йомры икмәк кая тәгәрәде?
Бүре: — Сез минем табышмакларны чишсәгез, мин сезгә Йомры икмәкнең кайсы якка тәгәрәгәнен күрсәтермен.
Алардан кача-кача, куак астына поса,
Озын колаклы… (Куян)
Футбол тубына охшаганмын,
Мине Керпе дип атыйлар.
Күркәләр җыя, җырлый.
Кинәт күркә Аюның маңгаена төшә…
Аюның ачуы чыкты, аягы белән: топ-топ!
«Бүтән урманда йөрергә чыкмыйм! — ди, —
Бүтән күркә җыярга бармыйм!» — ди.
Бу җирән хәйләкәр
Эзен бик оста яшерә.
Тәрбияче: — Әйдәгез, балалар, без аны гаҗәпләндерик һәм аңа бүләк ясыйк — көзге яфраклардан чәчәк бәйләме бүләк итик.
(Балалар көзге яфраклардан чәчәк бәйләме җыялар).
Без сине озак эзләдек
Һәм бераз арыдык.
Без бераз ял итәрбез,
Аннары өйгә кайтырбыз..
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
129 нчы санлы “Карсылу” балалар бакчасы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
1 нче категорияле ана теле тәрбиячесе
ХАФИЗОВА ГӨЛЗӘЙНӘП МИРЗАФАТИХ КЫЗЫ
| Комментарии: |