Яңа фикерләр:

postheadericon Хәрәкәттә – бәрәкәт-1

Балалар шигъри юллар белән яисә көй ярдәмендә үткәрелә торган гимнастик күнегүләрне бик яраталар.

“Без зоопаркта. Әйдә хайваннарның  хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.”

 

1. Фил (Аякларны югары күтәреп атлагыз).

Әрекмәндәй зур колак,

Аяклары бер колач.

Борыны җиргә тигән,

Килгән ул ерак илдән.

 

2. Куян (Куян кебек  сикерегез).

Кыш көне ак,

Җәй көне соры,

Урманнан чыгар,

Кыр буйлап чабар.

 

3. Аю (Аю кебек әле бер якка, әле икенче якка авыша-авыша йөрегез).

 

Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.

 

4. Мәче (Дүртаяклап йөрегез).

Нинди  аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе.

 

5. Тычкан (Вак-вак адымнар белән йөгерегез)

Мин тычкан, тычкан, тычкан!

Мәче абыйдан качам.

Кичә куды бер мәче,

Чаптым хәлем беткәнче.  (Г.Корбановадан)

 

6. Әтәч (Кулларны канат каккандай селкетегез)

Башы – тарак,

Койрыгы – урак.

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын.

 

7. Бака (Кул-аякларыгызны як-якка җәеп сикерегез)

Оча белми, атлый белми,

Сикереп чума күлгә.

Елгада, сазда яши ул

Балыклар белән бергә. (Г.Корбановадан)

 

8. Елан (Корсакка ятып, куллар һәм аяклар ярдәмендә шуышыгыз).

Мин – елан, елан, елан!

Аяксыз, кулсыз елан.

Кем килсә дә яныма,

Чагарга гына торам. (Г.Корбановадан)

 

9. Сигезаяк (Аркага ятыгыз, кулларны һәм аякларны өскә таба күтәреп селкетегез ).

Сабыегыз белән башка хайваннарны да сүрәтләп карагыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий