Яңа фикерләр:

postheadericon Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 3 этап

Сөйләм үсешенең беренче һәм икенче этапларында бала авазларны, гади сүзләрне  кабатларга өйрәнә. Киләсе этап – кыска сүзтезмәләр һәм җөмләләр. Мәсәлән, МИЯУ – ПЕСИ – ПЕСИ УЙНЫЙ.  Бу этапның максаты – баланы күбрәк сөйләштерү.

______________________________________________________________________________

Балага йорт хайваннарының, йорт кошларының рәсемнәрен күрсәтегез, кечкенә хикәяләр һәм шигырьләр укыгыз.  Сабыегыз шигырьләрне исендә калдыра башлагач,  җөмләләрне үзенә әйтеп бетерергә тәкъдим итегез.

 

1. ПЕСИ.

Алиянең өендә йөнтәс йонлы песие бар. Ул мияулый белә: МИЯУ-МИЯУ! Шуңа күрә аңа Мияубикә дип исем кушканнар.  Песи мырлый да белә: МЫР-МЫР! Ул сөт, каймак, балык ярата. Кара әле, песи йомарланып кәнәфидә йоклап ята.

Аның кечкенә ПЕСИ БАЛАЛАРЫ бар. Алар да, әниләре кебек,  йөнтәс йонлы. Песи балаларының әтиләре МӘЧЕ дип атала. Алия песи балалары белән уйный. Аларга җепкә бәйләнгән бант белән уйнавы бик ошый.

 

“Мияу-мияу”, – ди песи,

Гел йоклап кына ятмый.

Йорт-кураны, келәтне

Күсе-тычканнан саклый. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

– Кәнәфидә нәрсә йоклый? Аның йоннары нинди? Песи нишли белә? Аның исеме ничек? Песи нәрсә ярата? Ул кешегә нинди файда китерә? Алия нәрсәләр белән уйный? Песи балалары зурмы яисә кечкенәме?

 

 

 

 

 

2. ЭТ.

Айратның ишегалдында зур эте бар. Эт сөяк ярата.Ул койрыгы белән болгый һәм кычкырып өрә: ҺАУ-ҺАУ! Эт өйне саклый. Йортка чит кешеләр керсә, ул аларга ырылдый: Р-Р-Р!

Этнең КӨЧЕКЛӘРЕ бар. Алар әниләренә бик охшаганнар. Көчекләр куышлы уйнарга яраталар.

 

Ишегалдында көн-төн

Ул – кизүдә, ул – сакта.

“Һау-һау” дип өреп куя,

Шыгырдап алса капка. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Айратның ишегалдында нәрсә бар? Ул нәрсә ярата? Ул кешегә нинди файда китерә? Рәсемдә ничә көчек бар?

 

 

 

 

 

 

 

3. СЫЕР.

Әнә сыер көтүлектә йөри. Ул көне буе тәмле үлән чәйни һәм мөгери: МУ-У-У! Ә көтүдән кайткач, әби аны сава. Сыер безгә сөт бирә. Сөт нинди төстә әле? Әлбәттә, ак төстә. Сөттән каймак, май, катык, эремчек ясыйлар.

Сыерның баласы БОЗАУ дип атала. Ул да үлән ярата. Аның әтисе – ҮГЕЗ.

 

Сыер безгә сөт бирә,

Каймак, май, катык бирә.

Әнә үзе, “Му-у-у!” диеп,

Көтүдән кайтып килә. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Сыер нәрсә эшли? Ул нәрсә ярата? Ул кешегә нинди файда китерә? Сыерның баласы ничек атала?

 

 

 

 

 

 

 

4. АТ.

Ат көтүлектә йөри. Җәй көне ул яшел үлән ашый. Ат кешни: ИҺА-ҺА-ҺАЙ! Ә чапканда ул тояклары белән ЧАК-ЧОК килә. Ат арбасында йөк ташый. Ул абзарда яши. Кыш көне ат солы һәм печән ашый.

Атның баласы КОЛЫН дип атала.

 

“Иһа-һа-һай” дип кешни,

Арба тарта, йөк ташый.

Чабышка да чыга ул,

Аннары солы ашый. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Ат җәй көне нәрсә ашый? Ә кыш көне нәрсә ашый? Ул кайда яши? Ат кешегә нинди файда китерә?

 

 

 

 

 

 

 

5. САРЫК.

Сарык үлән ашый. Ул бәэлди: БӘ-Ә-Ә! Сарык безгә йон бирә. Йоннан җылы оекбашлар, бияләйләр, кофталар, күлмәкләр һәм башка төрле әйберләр бәйлиләр.

Сарыкның балалары – БӘРӘННӘР. Алар да, әниләре кебек, бөдрә йонлы. Аларның әтиләре – ТӘКӘ.

 

“Бә-ә-ә” ди сарык.

Әтием

Аңа печән, он бирә.

Оекбаш, бияләйгә

Сарыгыбыз йон бирә. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Сарык нәрсә ашый? Ул кешегә нинди файда китерә? Йоннан нәрсә  бәйлиләр? Сарыкның баласы ничек атала?

 

 

 

 

 

 

6. КӘҖӘ.

Кәҗә дә үлән ярата. Ул безгә сөт бирә.  Аның сөте бик тә файдалы. Кәҗә сакалы белән селкетеп бәэлди: МӘ-Ә-Ә! (МИ-КИ-КИ-КИ) Аның мөгезләре дә бар. Син аны үпкәләтмә, кәҗә мөгезләре белән сөзә дә ала.

Кәҗәнең балалары КӘҖӘ БӘТИЛӘРЕ дип аталалар. Кара әле, алар бакчага керергә телиләр. Аларны бакчага кертмә, алайса алар кәбестәләрне ашап  бетерерләр!

 

Койма ярыгы аша

Бакчага да кергәли.

“Ми-ки-ки-ки” кәҗәбез

Бераз сөт тә биргәли. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Кәҗә нәрсә ярата? Ул безгә нәрсә бирә? Кәҗә мөгезе белән нишли? Кәҗә бәтиләре кайда керергә телиләр? Бакчада алар нәрсә эшлиләр?

 

 

 

 

 

 

 

7. ӘТӘЧ, ТАВЫК, ЧЕБИ.

Ишегалдында тавыклар гаиләсе яши. ӘТӘЧ – әти, ТАВЫК – әни һәм аларның бәләкәй балалары – ЧЕБИЛӘР. Гаиләнең башлыгы – әтәч. Ул бик иртә тора, канат кагып кычкыра: КИ-КРИ-КҮК! Тавык кытаклый: КЫТ-КЫТАК! Ә чебиләр ата-аналарына җавап бирәләр: ЧИП-ЧИП-ЧИП! Алар җим, бөртекле ашлыклар, үлән ашыйлар. Төнлә әтәч белән тавыклар кетәклектә куначада йоклыйлар.

 

“Кикрикүк!” дип, таң белән

Йокыдан уятучы.

Ул – иң иртә торучы

Һәм иң иртә ятучы. (Л.Шәех)

 

“Кыт-кытак” килә тавык,

Йомырка салса әгәр.

“Черт-черт” диеп сөенә,

Чеби чыгарса әгәр. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Тавыклар гаиләсе кайда яши? Чебиләрнең әтиләре ничек атала? Ә әниләре? Әтәч иртә торамы?  Алар нәрсә ашыйлар? Кайда йоклыйлар?

 

 

8. ҮРДӘК.

Үрдәкләр ишегалдында яшиләр. Бу – ана-үрдәк, бу – ата-үрдәк, ә бу – кечкенә сары үрдәк БӘБКӘЛӘРЕ. Кара әле, алар күлдә йөзәләр! БАК-БАК! Бәбкәләр әнисе белән әтисе артыннан бөтен нәрсәне дә кабатлыйлар. Алар чумарга өйрәнәләр. Су өстеннән койрыклары гына күренеп тора!

 

Күлгә таба йөгерә,

Җиргә басып лап та лоп.

Күпләп су эчә, ашый,

“Бак-бак” диеп мактанып. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Үрдәк балалары ничек атала? Алар кайда йөзәләр? Үрдәк бәбкәләре нәрсә эшләргә өйрәнәләр?

 

 

 

 

 

 

 

9. КАЗ.

Казлар гаиләсе дә күлгә таба китте. Ата-каз, ана-каз һәм аларның БӘБКӘЛӘРЕ бик матур. Аларның муеннары озын, каурыйлары ап-ак. Алар каңгылдыйлар: КА-КА-КА! (КЫЙГАК-КЫЙГАК) Казлар янына якын килмә! Ата-казның ачуы килсә, чукып та алыр! С-С-С!

 

“Кыйгак-кыйгак” килә дә

Бермәлгә уйга кала.

Шәп итеп суда йөзә

Һәм бераз оча ала. (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Казлар гаиләсе кая китте? Аларның муеннары нинди? Каурылары нинди төстә? Каз балалары ничек атала?

 

 

 

 

 

 

 

 

10. КҮРКӘ.

Авылда әбинең күркәләре бар. Бу ата-күркә. Бу – ана-күркә. Ә бу – КҮРКӘ БӘБКӘЛӘРЕ. КҮР-КҮР! Күркәләр әтиләрен хөрмәт итәләр һәм аның сүзен һәрвакытта да тыңлыйлар.

 

“Күр-күр” килә күркәбез.

Күрәм, комда коена.

Аптырамыйм, шаккатмыйм,

Ул бит шулай “юына”! (Л.Шәех)

 

Сораулар:

Бу йорт кошы ничек атала? Күркәләр әтиләрен хөрмәт итәләрме? Сүзен тыңлыйлармы?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Файдаланылган әдәбият: Е.Янушко “Развитие речи.Первые фразы”.

 

Елена Янушконың сыйфатлы һәм матур рәсемле китапларын сез Лабиринт интернет-кибетендә сатып ала аласыз. Бәяләре 42 сумнан башлана.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий