Яңа фикерләр:

postheadericon Песиләр турында шигырьләр

Мияу (Р.Миңнуллин)

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Йомшак синең йоннарың,

Җылы синең туннарың.

 

“Мияу, мияу!” – бар сүзең,

Ялкау да әле үзең,

Белмим инде, ни өчен

Бернигә китми исең?

 

Кызыксындырмый ни ау,

Кызыксындырмый ни уйнау.

Мияулау бөтен эшең,

“Мин сине мияу”, – дисең.

 

Нигә инде күз буяу –

Үзем дә сине “Мияу”!

 

Пескәем (М.Хөсәен)

Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап-ак йонлач күлмәге…

Бизи безнең бүлмәне.

 

Күзләре ялт-йолт итә,

Мыегы җиргә җитә.

Үзен бик яратам мин,

Аннан алда ятам мин.

 

Тик ул бик иртә тора,

Битен юып утыра.

“Мияу, мияу, мияу! – ди, –

Мин бик күптән уяу!” – ди.

 

Песи, песи, пескәем (Л.Әмирханова)

Минем нәни пескәем бар,

Йомшак йонлы дускаем.

Үскән саен матурая,

Эше  арта көн саен.

 

Йомгак тәгәрәтеп арый,

Йомгакны да арыта.

Аннан минем кулны ялый,

Алдыма менеп ята.

 

Иркәләнеп яраттыра,

И, хәйләкәр пескәем…

Бигрәкләр дә назлы инде

Минем якын дускаем.

 

Битен юды (С.Рәхмәтулла)

“Мияу-мияу-мыр, – дидем,-

Мияубикә тор, – дидем,-

Тор, йокыңны ку, – дидем,-

Ку – битеңне ю”, – дидем.

 

Икмәк куйдым, ит куйдым,

Тәлинкәгә сөт койдым:

“Аша, – дидем,  – туй, – дидем,-

Башта битең ю!” – дидем.

 

…Ашап-эчеп туйды ул,

Шуннан… битен юды ул.

 

 

Үзен бик чиста йөртә (Җ.Тәрҗеманов)

Күрәсезме песине,

Юына, чистарына.

Ул кунакка барамы?

Ник юына, арына?

 

Йомшак тәпие белән

Битен әйбәтләп сөртә.

Ул шулай һәрвакытта

Үзен бик чиста йөртә.

 

 

 

Мияубикә (Д.Гарифуллин)

Мияубикә, Мияубикә,

Бигрәк инде чиста син.

Ашап туйгач битләреңне

Юарга бик оста син.

 

Тик һаман да сүзләремне

Колагыңа элмисең.

Ашаганчы да юыну

Кирәклеген белмисең.

 

Карак песи (М.Җәлил)

1.

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә:

 

– Мияу, мияу, пескәем!

Бар әле син чоланга!

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

2.

Песи күргәч, күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып,

Ярыкларга постылар.

 

– Мияу, мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

3.

Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт итергән акмайны!

 

– Мияу, мияу, пескәем!

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап беткәнсең!

 

Мыраубикә (Д.Гарифуллин)

Мыраубикә кызык та соң:

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

 

Сөенеч (Р.Харис)

Сөенеч!

Сөенеч! –

Песиебез хәзер өч:

Зурысы – әни песи,

Икесе – бәби песи.

Бәбинең берсе ап-ак,

Ә берсе – кара колак.

Агына исем – Аппак,

Кара колакка – Шапшак.

 

Юышырга кил, мәче (Н.Гайсин)

Мин курчагымны юам,

Күлмәген тазда уам,

Кил, мәче, булышырга,

Курчакны юышырга.

 

Ашатам юындыргач,

Йоклатам туендыргач,

Кил, мәче, тирбәтергә,

Бәлли-бәлли итәргә.

 

“Безнең песи” (М.Әхмәтшина)

Аягында кара читек

Һәм кап-кара мыегы.

Үзе урау, үзе озын –

Елан кебек койрыгы.

 

Әнкәй ит турый башласа,

Елтырый ике күзе.

Мияу-мияу, дип ит сорый,

Бигрәк хәйләкәр үзе.

 

Түзә алмый куш аягын

Өстәлгә сузып куя.

Каян белә икән шулай –

Ит тураганны тоя.

 

Кем, дисезме? Бу бит безнең

Песи – Мыраубикәбез.

Барыбызга – назлыбикә,

Барыбызга иркәбез.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий