Яңа фикерләр:

postheadericon Карандаш (каләм) белән уеннар

Балалар рәсем ясарга бик яраталар. Ә рәсем ясар алдыннан, карандашлар белән уйнап, бармакларга массаж ясап алырга була.

 

«Кара әле, бездә нинди карандашлар бар! Алар барысы да төрле-төрле. Карандашлар озын һәм кыска, юан һәм нечкә булалар. Алар төсләре буенча да аерылалар. Карандашлар нәрсә эшли беләләр? Дөрес, алар синең кулларың белән матур рәсемнәр ясый, буйый, яза беләләр. Ә тагын карандашлар синең кулларың белән уйный беләләр. Әйдә уйнап карыйбыз!».

 

Баштан күнегүләрне үзегез күрсәтегез, а бала сезнең арттан кабатлап барсын.

 

1. «Үтүклибез». Юан карандашны алып, өстәлгә куегыз. Баштан бер  кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән тәгәрәтегез.

 

2. «Ут кабызабыз». Карандашны уч төпләрегез арасына куеп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз тәгәрәтегез. Соңыннан бу күнегүне ике карандаш белән берьюлы ясап карагыз.

 

3. «Качышлы уйныйбыз». Кыска карандашны йодрык эченә салып яшерегез. Аннары икенче кулыгызга күчерегез.

 

4. “Шуабыз”. Озын карандашны рәсем ясаганда тоткан шикелле тотыгыз. Бармаларыгызны кысыгыз һәм карандаш буенча аска – өскә шуыгыз.

 

5. “Карандашны тибрәтәбез”. Карандашны ике бармак арасына кыстырып тибрәтегез.

 

6. «Бөтерчек». Баштан бер кулыгызның ике бармагы белән карандашны өстәлдә әйләндерегез. Ә хәзер икенче кулыгызның бармаклары белән әйләндереп карагыз.

 

7. «Тау». Карандашны кулыгызның аркасына куегыз. Кулыгызны авыштырыгыз. Икенче кулыгыз белән карандашны тотып, таудан тәгәрәткән шикелле тәгәрәтегез.

 

8. “Кран”. Карандашны өстәл кырыена куегыз. Астан бер бармак белән эләктереп күтәрегез. Аннары башка бармаклар белән дә бу күнегүне ясап карагыз.

 

9. “Вертолет”. Озын нечкә карандашны өч бармак белән алыгыз һәм тиз-тиз әйләндерегез.

 

10. “Эстафета”. Карандашны имән бармак белән кысыгыз. Бераз тотканнан соң аны икенче кулыгызның имән бармагына бирегез. Аннары урта бармак белән тотыгыз. Карандашны башка бармаклар да кысып карасыннар.

 

11. “Бармаклар”. Кулыгызны өстәлгә куегыз. Бармакларыгызны киң итеп аерыгыз. Карандашның тупас ягы белән бармак араларыннан йөртеп чыгыгыз.

 

Файдаланылган әдәбият: Т.В.Пятница “Пальчиковые игры и упражнения: Массаж карандашами”.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий