Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Светофор безнең дустыбыз”

I кечкенәләр төркеме өчен.

 

 

Максат: Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Тар һәм киң юллар, светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, машина өлешләре, руль.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, мина карагыз әле, бүген минем кәефем бик әйбәт. Мин сезгәдә үземнең кәефемне җибәрәм.Сез тотып алыгыз да, кәефләрегезне килгән кунакларга җибәрегез. Я кәефләрегез ничек?

(Балалар күрсәтәләр)

Балалар: Шәп (ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче ишекне ачып аюны алып керә).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә нәрсә килгән?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Нәрсә булды сиңа, аю?

Тәрбияче аю булып сөйләшә: Минем бик тә машиналар күрәсем килгән иде, авылга килдем. Ә хәзер кайтыр юлны таба алмыйм.

Тәрбияче: Борчылма аю, без сиңа өеңә кайтырга булышырбыз. Безгә аюны урманга хәтле озатып куярга кирәк. Минем белән сәяхәткә барырга сез әзерме? Балалар карагыз әле. (Алда ике төрле юл ята – киң һәм тар юл). Монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз икән?Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Машиналар.

Тәрбияче: Дөрес, тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Кешеләр,балалар.

Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән тар юлдан китәрбез.

 

Тротуардан атлыйбыз (балалар бер урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз(бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда(аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга, карыйбыз.

 

(Тар юлдан чыгалар) Балалар, без юлыбызны дәвам итә алмыйбыз, монда нәрсәдер бар (материал белән капланган түмгәккә килеп җитәләр) Ачып карыйк әле, машиналар ич бу, алар ватылганнар.

Аю: Минем уенчык машиналарым бик күп, ләкин аларны мин ватып бетердем. Әгәр, аларны төзәтеп булса, мин урманымда гына уйнар идем.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Аюга ярдәм итик – машиналарын төзәтик.

 

                              Дидактик уен: “Машинаны җый”

                                             (өстәл артында эш)

(Картоннан геометрик фигуралар киселгән машина өлешләре – кузов, кабина, тәгәрмәчләр)

Тәрбияче: Ә без юлыбызны машинага утырып дәвам итәрбез. (Балалар төзелешеп басалар, алда торган балага руль бирелә. Музыка астында балалар сәяхәткә китәләр). Туктагыз әле, туктагыз, без ниндидер багана янына килеп җиттек, өч күзе ялтырап тора.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Светофор!

Тәрбияче: Әйе. Светофор - машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, игътибар итегез әле, светофорның нинди төсләре бар?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче: Балалар, безнең Светофорнын  бер дә кәефе юк (Тәрбияче моңсуланып торган светофорны күрсәтә. Әйдәгез, балалар, светофорның төсләрен урнаштыр дигән уен уйнап алыйк.

 

Дидактик уен: “Светофорны төзе”

(Балалар саны буенча кара картоннан светофор макеты, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр )

Балалар светофорның макетына төсләрне дөрес итеп урнаштыралар.

 Тәрбияче: Безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.

 1 бала:

Урамны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп

Чатта тора светофор

Сакта тора светофор.

2 бала:

Янып тора өч күзе

Күреп тора ич безне

Әйтеп тора өч сүзне.

– Кузгалма ! – ди, – кызыл күз.

– Сабыр! – ди, – сары күз.

– Ярый, – ди – яшел күз.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Менә безнен светофорның да күңелләре күтәрелеп китте.(Елмайган светофорны күрсәтә). Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик.

 

Тәрбияче:Менә аю без синең урманыңга килеп тә җиттек. Балалар, ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Мин светофорның кызыл төсен күрсәткәндә сез хәрәкәтсез торасыз, сары төсне күрсәткәндә – як-яка карыйсыз, ә яшелне күрсәткәндә сез машиналарда кузгалып китәсез. (Һәр балага руль бирелә, уен 2-3 тапкыр кабатлана)                                    

                       Дидактик уен: “Светофор”

 

Рәхмәт сезгә балалар,әйдәгез без Аю белән саубулашыйк.Ә үзебез машиналарга утырып кире өебезгә кайтыйк.

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“3нче номерлы Балтач балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨҖИПОВА ГҮЗӘЛ ӘХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий