Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кыш килә”

Уртанчы татар төркемендә үткәрелгән ачык шөгыльнең план – конспекты

 

   Максатлар:

1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.

2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.

3) Балаларның сүзлек байлыгын һәм сөйләм телен үстерү буенча башлаган эшне дәвам итү. ХАИ га карата мәхәббәт тәрбияләү.

4) Традицион булмаган метод белән рәсем ясарга өйрәтү.

 

Методик алымнар:

– әңгәмә;

– сюрприз элементы;

– уенннар;

-физкультминутка;

-рәсем ясау (традицион булмаган метод белән).

– күрсәтмәлелек.

 

Шөгыль планы:

1) Кереш өлеш.

2) Әңгәмә (сорау – җавап) алымнар ядәмендә балаларга яңа сүзләр өйрәтү.

3) Сюрприз элементы: шөгыльгә кунака куян килә.

4) Өйрәнгән яңа сүзләрне ныгыту.

5) «Куянкай» уены.

6) Табышмаклар чишү.

7) Традицион булмаган метод белән рәсем ясау.

8) Җырлы күмәк бию.

9) Йомгаклау.

Күрсәтмә материаллар:

1) Кыш сурәтләнгән  рәсемнәр.

2) Аудиоязма: – П.И. Чайковский “Ел фасыллары” циклыннан “Декабрь ае”   фрагменты; – Г. Латыйп “Кыш килде” шигыренә көй.

 

Шөгыль барышы.

– Исәнмесез, балалар!

– Исәнмесез…

– Хәлләрегез ничек?

– Әйбәт…

– Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Алар белән дә исәнләшик әле.

– Исәнмесез!

– Исәнмесез!

– Балалар, без барыбыз да сәяхәт итәргә яратабыз. Шуңа күрә, бүгенге татар теле шөгылендә без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Аның өчен күзләрне йомарга кирәк ( бу вакытта П.И. Чайковскийның “ Ел фасыллары” циклыннан  “декабрь” ае фрагменты уйный).

Һәр җир каралган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,-

Бу кайчак,туган  (кыш көне) (Г. Тукай)

 

-Балалар, бу шигырь-табышмак юлларын игътибар белән тыңладыгыз. Әйтегез әле, без кайсы ел фасылына эләктек икән?

-Кыш…

– Бик дөрес,балалар. Бу табышмак без яраткан кыш турында. Матур ап-ак карлы, буранлы кыш килде. Бүген могҗизалы ел фасылларың берсе – кыш турында сөйләшербез (тактага эленгән рәсемнәр буенча әңгәмә). Балалар, ә кыш икәнен каян белдегез?

-Урамда салкын (кайберәүләр русча «холодно» дип тә җавап бирергә мөмкин).

– Бик дөрес, кыш җиткәч, урамда салкын була. Бергәләп кабатлыйбыз: салкын. –Рамил, урамда ничек?

– Салкын.

 (берничә баладан сорала).

-Тагын ничек белеп була? Күктән нәрсә ява?

– Кар ява ( «идет снег» дип тә әйтергә мөмкиннәр).

– Бик дөрес. Кар ява. Бергәләп кабатлыйбыз: «Кар ява». – Камил, нәрсә ява?

– Кар ява.

– Булдырдың. Римма, нәрсә ява?

– Кар ява.

– Бик дөрес (тагын берничә баладан сорала).

– Кар нинди төстә?

-Ак төстә.

– Дөрес, ак төстә. Бергәләп кабатлыйбыз: кар ак төстә.

(берничә балаладан аерым – аерым сорала).

Кар тагын нинди?

– Йомшак ( «мягкий» дип тә әйтергә мөмкиннәр).

– Әйе, дөрес. Кар йомшак. Мамык кебек йомшак. Мамыкны тотып карагыз әле, нинди йомшак, кар да кулга тотып карасаң,шундый йомшак . Хәзер мамыкны бер-берегезгә биреп «йомшак» сүзен һәрберегез кабатлап чыга.

( һәрберсе кабатлап чыга).

– Балалар, кар тагын нинди?

– Салкын.

– Дөрес, салкын. Бергәләп әйтәбез: « кар салкын».

– Кар салкын.

– Кулда кар нишли?

– Эри («тает» дип тә әйтергә мөмкиннәр).

– Дөрес, кар кулда эри. Бергәләп кабатлыйбыз: « кар эри».

– Кар эри.

– Агачлар нинди төстә күлмәк кигәннәр?

– Ак төстә.

– Бик дөрес. Агачларның күлмәкләре ак төстә. Бергәләп кабатлыйбыз: « ак күлмәк».

– Ак күлмәк.

– Ә күк йөзе кыш көне нинди төстә була икән? ( күк йөзе-небо)

– Зәңгәр төстә (синий).

– Бик дөрес. Кояшлы салкын көннәрдә күк йөзе зәңгәр төстә була. Бергәләп кабатлыйбыз: « зәңгәр».

– Зәңгәр.

( аерым-аерым да әйтеп чыгалар).

– Урамда салкын җил булганда нәрсәләр оча?

– Снежинки.

– Бик дөрес. “Снежинки” татарча  “  кар бөртеге” була. Бергәләп кабатлыйбыз:” кар бөртеге”.

-Кар бөртеге.

– Данис, нәрсәләр оча?

– Кар бөртеге.

– Диләрә, нәрсәләр оча?

– Кар бөртеге.

( һәр бала әйтеп чыга).

– Ә шул кар бөртекләре күп җыелып, җилдә бии-бии буран барлыкка китерәләр. “ Буран”- “метель”. Бергәләп әйтәбез: “Буран”.

– Буран.

(һәрберсе аерым- аерым да әйтеп чыга).

– Балалар, рәсемнәрдә кайсы вакыт инде?

– Кыш.

– Бик дөрес. Кыш ел фасылы.  Урамда кыш килде. Ак кар ява. Көннәр салкын. Җил исә, буран улый. Җилдә кар бөртекләре оча.

 

Бу вакытта ишеккә кемдер шакый.

Куян керә.

 

– Исәнмесез, балалар! Мин кечкенә куян баласы. Мин бик туңдым. Нишләп икәнен үзем дә аңламыйм. Күптән түгел генә көннәр җылы иде, мин уйнап, җырлап, биеп йөрдем. Ә хәзер бик салкын.

– И-и-и, куянкай, бер дә борчылма. Без балалар белән сиңа барысын да аңлатып бирербез. Син үзең дә бит соры туныңны акка алыштыргансың. Димәк, урамда,ч ыннан да, кыш җиткән. Куянкай, син балалар яныны утыр һәм игътибар белән мине тыңла.

( сорау- җавап методы белән яңа өйрәнелгән сүзләр тагын бер тапкыр кабатлап чыгыла).

-Шулак ук, кыш килүгә урмандагы җәнлекләр дә (звери в лесу)әзерләнә: аю йокыга тала,тиен чикләвекләр (орехи) җыя, ә куян соры туңын алыштыра. Балалар, куян соры тунын (шубу) нинди төскә алыштыра?

– Ак төскә.

– Бик дөрес. Тунын нигә алыштыра икән ул?

– Башка җәнлекләр күрмәсен өчен ( балаларның күбесе русча җавап бирә; җавап татарчага тәрҗемә ителә).

Балалар, ә хәзер куян белән бергәләп уен уйнап алабыз. Уенның исеме:

“Куянкай”. Бергәләп түгәрәк ясап басабыз.

 

Т. Ап – ак куян утырган,

Колакларын селкетә.

Б. Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Т. Куян туңа башлагач,

Тәпиләрен җылыта.

Б. Менә шулай, менә шулай

Тәпиләрен җылыта.

Т. Куян тагын да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Б. Менә шулай, менә шулай

Сикергәләп тә куя.

Т. Кем куянны куркытты?

Куян сикереп качты.

Б. Менә шулай, менә шулай

Куян сикереп качты.

 

-Бик күңелле итеп уйнап алдык. Барыгыз да булдырдыгыз. Урыннырыгызга утырыгыз. Ә хәзер без сезнең белән берничә табышмак чишеп алабыз.

Мине игътибар белән тыңлагыз әле.

 

1) Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.  (Кар)

 

Бу нәрсә була икән, балалар?  Кайсыгыз әйтә?

 

– Кар ( снег дип тә әйтергә мөмкиннәр).

– Бик дөрес. Кар ак була һәм ашъяулык шикелле җир өстенә ята. Икенче табышмакны әйтәм:

 

2) Йолдыз-йолдыз вак кына,

Челтәр-челтәр ак кына,

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була.  (Кар бөртеге)

 

Бу нәрсә икән, балалар?

 

– Кар бөртеге (күбесе снежинки дип әйтә).

– Бик дөрес. Кар бөртеге. Снежинки татарча кар бөртеге була. Бергә кабатлыйбыз: кар бөртеге.

– Кар бөртеге.

– Тагын берне әйтәм, тыңлап карагыз әле:

 

3) Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра.  (Буран)

 

– Бу табышмакка җавапны кем белер икән? Нәрсә була?

– Буран.

– Бик дөрес.  Метель татарча буран була. Бергәләп кабатлыйбыз: буран.

– Буран.

 

– Балалар, барыгыз да булдырдыгыз. Табышмакларны җитезлек белән чиштегез. Ә хәзер без сезнең белән Куян дустыбызга бүләккә дип матур бияләйләр ясыйбыз, аларга кар бөртекләре төшерәбез. Барыбыз да өстәл артларына утырабыз. Без бу шөгылебезне традицион булмаган метод белән башкарабыз ( балалар өстәл артларына утыралар, башта күрсәтелә, аннары  мамыклы таяклар белән әзер зәңгәр төстәге бияләләргә ак буяу белән кар бөртекләре төшерәләр, нәтиҗәләр ясала).

 

Балалар, рәсемнәребезне Куян кунагыбызга күрсәтик (балалар рәсемнәре белән ярымтүгәрәк ясап кире үз урыннырына утыралар).

 

Куян: – Балалар, барыгызга да бик зур рәхмәт!Ничек матур, пөхтә итеп ясагансыз. Хәзер инде минем дә, башка куян дусларымның да кышкы салкыннарда тәпиләре бер дә туңмаячак.

-Балалар, барыгыз да булдырдыгыз. Сез дә, Куян кунагыбыз инде аргансыздыр. Шуңа күрә, бергәләп ял итеп – биеп алабыз, ә Куян кунагыбыз кыш турында матур җыр җырлар (балалар түгәрәк ясап басалар, куян уртада басып, җыр җырлый. Балалар төрле уен коралларында уйнаган хәрәкәтләр ясыйлар):

 

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

 

Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен,

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

 

-Бер – берберебезгә кул чабыйк та, урыннарыбызга утырыйк. Куянкай, шундый матур җыр җырлап, балаларның күңелләрен күргәнгә, сиңа  бик зур рәхмәт.

Куян: – Балалар,  сезгә дә бик зур рәхмәт, ләкин миңа китәргә кирәк. Бүләкләрегез бик ошады. Сау булып торыгыз, балалар!

-Сау булыгыз!

-Сау бул, Куянкай, безне онытып бетермә, тагын кунакка көтеп калабыз.

( сораулар ярдәмендә дәрескә гомуми нәтиҗә ясала):

 

– Балалар, әйтегез әле, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

– Кыш турында нинди яңа сүзләр белдек?

–  Безгә кунакка кем килде?

– Куянның туны нинди төстә иде?

– Куянга бүләккә нәрсә ясадык? Нинди төсләр кулландык?

– Сезгә дәрес ошадымы?

– Балалар, төркемебезгә кире кайтыр вакыт та җитте. Бергәләп күзләрне йомыйк әле ( П. Чайковскийның композициясе уйный).

 

Балалар, бүген без бик күңелле сәяхәттә булып кайттык, “Кыш” ел фасылы турында сөйләштек, яңа сүзләр белдек, уеннар уйнадык. Барыгыз да бик актив булдыгыз, тырыштыгыз, бик зур рәхмәт сезгә. Шуның белән татар телен өйрәнү шөгылебез тәмам, сау булыгыз.

-Сау булыгыз!

-Балалар, кунаклар белән дә саубуллашырга онытмыйк.

-Сау булыгыз!

-Сау булыгыз!

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

                 “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” 297нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

 БИКМУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ФОАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий