Яңа фикерләр:

postheadericon Оригами

frog

 

Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр.

Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була.

 

Эшчәнлек алдыннан балага шигырь, табышмак, кечкенә хикәя яки әкият сөйләргә дә мөмкин.

 

Турыпочмак формасындагы кәгазьдән кечкенә балалар өчен гади уенчыклар:

 

1. Өстәл белән эскәмия.

ө э

 

Эшләү тәртибе:

1) Төсле каты кәгазьдән ике турыпочмак кисегез. Берсенең зурлыгы – 21*9, икенчесенеке – 16*6.

2) Балага: «Әйдә курчакка өй җиһазлары ясыйбыз!» – дигез.

3) Зур турыпочмакны ике ягыннан бөкләгез.

4) Бала белән бергә сөенегез: «О! Өстәл килеп чыкты!»

5) Кечкенә турыпочмакны балага бирегез һәм аңа кәгазьне бөкләргә булышыгыз.

 

Киләсе юлы курчакка карават ясагыз. (Эскәмиядән аз гына зуррак булсын.)

 

2. Шалаш.

 шалаш

 3. Җилпәзә (веер) (6-7 бөгелеш)

веер

 

 

4. Көймә.

Кәгазь көймә (Р.Харис)

Шарлавыкта

кәгазь көймә

бөтерелеп

агып килә,

үзе җитез,

үзе актыр —

бәлки, миңа

сәлам-хаттыр.

 

- Ә синең көймә җибәргәнең бармы?Кайда?

 7 кэймэ

Эшләү тәртибе:

1) Кәгазьне урталай бөкләгез.

2) Өске почмакларын уртага таба бөкләгез.

3) Аскы катламнарын рәсемдә күрсәтелгәнчә бөкләгез.

4) Ике ягыннан тартып фигураны квадратка әйләндерегез.

5) Аскы почмакларын рәсемдә күрсәтелгәнчә бөкләгез.

6) Үзәк нокталарны тарттырып сузыгыз.

7) Ике ягыннан тартып фигураны сузыгыз.

8) Көймә әзер!

Бу уенчыкны су белән уйнаганда кулланырга була.

 

 

Квадрат формасындагы кәгазьдән оригами.

 

1. Күбәләк.

Күбәләк (Ф.Кәрим)

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

 

- Ә синең күбәләкләрне күргәнең бармы?

- Алар кайда торалар?

- Синең күбәләкне нинди төстә ясыйсың килә?

 1күбәләк1

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональ буенча бөкләгез.  Кәгазьдән өчпочмак формасы килеп чыга.

2) Өчпочмакны урталай бөкләгез.

3) Фигураның ике очлы почмакларын ике якка бөкләгез.

4) Күбәләкне бизәгез, аңа мыеклар ябыштырыгыз.

Бу уенчык белән бала урамда да уйный ала.

  

2. Самолет.

Канаты бар җилперми,

Эче җылы, җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.

 

- Бу табышмак нәрсә турында? (Самолет)

- Ә синең самолетларны күргәнең бармы?

2самолет1

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональ буенча бөкләгез.  Кәгазьдән өчпочмак формасы килеп чыга.

2) Өчпочмакны урталай бөкләгез.

3) Өске ачылган ягын бер якка бөкләгез.

4) Икенче ягын икенче якка бөкләгез.

5) Самолет әзер!

Урамга чыккач ярыш оештырыгыз: кемнең самолеты ераграк очар микән?

 

3. Стакан.

3ст

 

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональ буенча бөкләгез.  Кәгазьдән өчпочмак формасы килеп чыга.

2) Өчпочмакның очлы почмакларын капма-каршы бөкләгез.

3) Өске бер почмагын аска таба бөкләгез дә, барлыкка килгән ярыкка кертегез. Икенче почмагын стаканның икенче ягына кыстырыгыз.

4) Стакан әзер!

Бу стакан экскурсиягә барганда, урамда йөргәндә, орлыклар җыйганда бик тә файдалы булыр.

 

4. Балык.

Канаты бар – каурыйсыз,

Күзе дә бар – керфексез.

Күлмәге тулы ак тәңкә,

Ул да тагылган җепсез.

 

- Бу табышмак нәрсә турында? (Балык)

4 балык

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональ буенча бөкләгез.  Кәгазьдән өчпочмак формасы килеп чыга.

2) Өчпочмакны урталай бөкләгез.

3) Балыкның канатларын һәм койрыгын карандаш белән сызыгыз һәм кисегез.

4) Балыкны бизәгез.

Бу уенчыкны җепкә элеп куярга була. Ә тагын берничә балык ясасагыз, баланы санарга өйрәтә аласыз.

 

5. Тавык.

Кытаклап чыкты тавык,

Кытаклый ул мактанып.

Нәрсәгә бик шатланган?

Чөнки ул күкәй салган.

“Әби килеп алсын”, – ди, –

Балалар куансын”, – ди.

 

- Тавык нәрсәгә бик шатланган?

- Күкәйне кем килеп ала?

5 тавык

 

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональ буенча бөкләгез.

2) Квадратның ике почмагын уртага таба бөкләгез.

3) Фигураны урталай бөкләгез.

4) Борыгыз.

5) Сул яктагы почмакны эчкә  таба бөкләгез һәм тартыгыз.  Бу –  тавыкның томшыгы.

6) Фигураның икенче почмагын да тышка таба сузыгыз. Бу – аның койрыгы.

7) Уенчыкны бизәгез.

 

6. Чәчәк (Лалә).

Мин йөрим болында,

Чәчәкләр күп монда.

Чәчәкләр җыям, тәкыя үрәм.

 

- Чәчәкләрдән нәрсә үрәләр?

 

Ә без хәзер лалә чәчәген ясыйбыз.

6 тюльпан

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональләр буенча бөкләгез һәм сүтегез. Фигураны әйләндерегез.

2) Квадратны урталай бөкләгез һәм сүтегез. Фигураны әйләндерегез.

3) Ике ягын эчкә таба батырыгыз.

4) Икеләтә өчпочмак килеп чыга.

5) Өске өчпочмакның почмакларын өскә таба бөкләгез. Фигураны әйләндерегез.

6) Икенче өчпочмакның почмакларын өскә таба бөкләгез. Икеләтә квадрат килеп чыга.

7) Квадратның шома якларын ачыгыз.

8) Өске квадратның почмакларын бөкләгез һәм берсен икенчесе эченә кертегез. Фигураны әйләндерегез.

9) Икенче квадратның почмакларын бөкләгез һәм берсен икенчесе эченә кертегез.

10) Чәчәкнең эченә һава кертегез, таҗларын турайтыгыз. Турыпочмаклы кәгаздән сабак ясагыз.

 

7. Бака

Бака, бака, бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка-ка.

 

- Ә синең бакаларны күргәнең бармы?Сөйлә әле, алар нинди булалар?

- Син алардан курыкмадыңмы?

7 лягушка

Эшләү тәртибе:

1) Квадратны диагональләр буенча бөкләгез һәм сүтегез. Фигураны әйләндерегез.

2) Квадратны урталай бөкләгез һәм сүтегез. Фигураны әйләндерегез.

3) Ике ягын эчкә таба батырыгыз.

4) Икеләтә өчпочмак килеп чыга.

5) Өске өчпочмакның почмакларын өскә таба бөкләгез.

6) Тагын бер кат почмакларны өскә таба бөкләгез. Фигураны әйләндерегез.

7) Очлы почмакларны аска таба бөкләгез.

8) Шул өлешләрнең яртысын артка таба бөкләгез. Фигураны әйләндерегез.

9) Уенчыкны рәсемдә күрсәтелгәнчә бөкләгез.

10) Бака әзер!

Бармак белән бөгелешкә бассагыз, бака сикерер.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий