Яңа фикерләр:

postheadericon Уйнап өйрәнә сабыйлар

ПогремушБала туган көннән үк әти-әниләре, якыннары аның теле ачылу өчен шартлар тудырырга, сөйләм аппаратының формалашуына ярдәм итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр баланың сөйләменә, авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итмиләр. Киресенчә, авазларны бозып әйтелгән сүзләрне ишетеп, шатланалар. Әти-әниләр авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү турында оныталар. Бала да дөрес әйтелмәгән авазга күнегә һәм шулай әйтелергә тиеш, дип уйлый.

Үз вакытында күрсәтелгән педагогик ярдәм баланың гомуми үсеш алуына, сөйләм мөмкинлекләре ачылуга китерә.

 

Ата-аналар һәм тәрбиячеләр, иң беренче чиратта, баланы ишетергә өйрәтергә тиешләр.

 

Баланың ишетү сәләтен үстерү өчен аның игътибарын үстерергә, тирә-юньдә ишетелгән тавышларны танырга өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, ”Бу нәрсә тавышы?”, “Нәрсә мияулый?”, “Нәрсә ява?”, кебек сораулар биреп, баланы тыңларга, ишетергә өйрәтергә мөмкин. “Нинди уенчык?”, “Кем кычкыра?”, “Көчле – әкрен”, ” Кыңгырауны тап”, “Кояш – яңгыр”, “Кибеттә” кебек уеннар ишетү игътибарын үстерә.

 

Бала үз туган телендә саф, матур итеп бары тик яхшы ишеткәндә, авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала.Шуңа күрә баланың ишетү сәләтен, сөйләм авазларын дөрес ишетеп аеру күнекмәләрен үстерергә кирәк. Аның өчен түбәндәге уеннар тәкъдим ителә.

 

“Нинди уенчык?”

 

Бала каршында: бубен, шалтыравык. Балага күрсәтеп һәрберсенең тавышы тыңлатыла. Тәрбияче уенчыкларны ширма артына качыра һәм нинди уенчык тавышы ишетелүен сорый. Уенчыклар саны арттырыла бара.

 

“Кем кычкыра?”

 

Балалар каршына төрле хайван рәсемнәре яисә уенчыклары куела. Тавыш чыгаруларына карап, кайсы хайван икәнен әйтергә кушыла.

 

“Кыңгырауны тап!”

 

Бүлмәнең төрле ягына кыңгыраулар тотып зур кешеләр утыра. Сигнал буенча алар күрсәтмичә генә бер-бер артлы кыңгырауларын шалтыраталар. Бала кем шалтыратуын табарга тиеш.

 

“Кояш – яңгыр”

 

Баларга яңгыр явуны бубен тавышы белән күрсәтегез. Бубен тавышы ишеткәч бала “яңгырдан” качарга тиеш (урындык артына).

 

“Аю – куян”

 

Шалтыравыкны әкрен генә шалтыратканда, бала аю кебек алпан-тилпән йөри, ә көчле шалтыратканда куян кебек сикерә. Тавыш көченә карап, бала хәрәкәтне үзгәртергә өйрәнә.

 

“Тынычлыкны тыңлау”

 

Тынычлыкны тыңларга кушып, баланың игътибарын өйдәге тавышларга (бу суыткыч, кер юу машинасы, тузан суыргыч, телефон шалтыравы, дип), урамдагы тавышларга (яңгыр яву, җил исү, машина йөрү, самолет очу, һ.б.) юнәлтегез.

 

“Бу кем?”

 

Балаларга таныш булган әкият геройларының (“Шалкан”, “Теремкәй”) сүзләрен әйтегез. Баладан: “Бу кем?” – дип сорагыз. Әкият героен рәсемнән табарга кушыгыз.

Балаларга сөйләм вакытында дөрес сулыш алырга өйрәтү дә бик әһәмиятле. Сөйләшкәндә һаваны авыз аша салмак кына чыгара белергә кирәк. Сөйләм вакытында дөрес суларга өйрәтү өчен түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәргә мөмкин.

 

“Кем ераграк?”

 

Бала белән бергә өстәл өстендә яткан мамык шарга өрегез. Бала һаваны авыз аша салмак кына чыгарсын. Сулыш борын аша алына.

 

“Фокус”

 

Борын очына мамык куярга. Телне чыгарып борын очына өрергә һәм мамыкны өскә таба очырырга.

 

“Давыл”

 

Сок шешәсенең эченә кечкенә мамык шарлар тутырырга. Шешәнең бөкесен тишеп көпшә тыгарга. Бала борыны белән сулыш ала һәм көпшәгә өрә.

 

“Энә карагы”

 

Кәгазь битенә энә карагының гәүдәсен ясагыз. Канатларын юка кәгазьдән ясап, гәүдәгә тоташкан өлешен генә беркетегез. Бала салмак кына, яңакларын кабартмый гына “энә карагына” өрә, “энә карагы” канатларын җилпи.

 

“Кар бөртеге”

 

Җепкә кәгазьдән киселгән кар бөртеге беркетелә. Бала салмак кына “кар бөртегенә” өрә. Кар бөртеге оча.

 

“Җил һәм яфраклар”

 

Юка кәгазьдән тасмалар кисеп таякчыкка беркетегез. Болар аз селкенәләр.

 

“Көймә”

 

Тәбәнәк савытка су алына. Кәгазьдән ясалган көймә су өстенә куела. Балаларга көймәгә өреп, аны суда әкрен, тиз, тагын да тизрәк йөздерергә кушыла. Балалар көймәнең йөзүен күзәтәләр.

 

Сулыш күнегүләрен озак үткәрергә кирәкми, чөнки ул балаларны ялыктыра, җиңелчә генә баш әйләнергә дә мөмкин. Берничә минутлык өрү күнегүләреннән соң ял итәргә кирәк.

 

Балаларны дөрес сөйләм сулышы алырга күнектерү өчен сузык – тартыклар, фразалар, тизәйткечләр, кыска шигырьләрне бер сулышта әйтү файдалы.

 

Актаныш районы “Балалар үсеш үзәге – Актаныш авылы 6нчы балалар бакчасы”ның югары квалификацион категорияле укытучы-логопеды Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы

Мәгълүмат edurt.ru сайтыннан алынды.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий