Яңа фикерләр:

postheadericon Җәй турында шигырьләр

лето

Тәмле җәй (Ш.Галиев)

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

 

Бу кайчак була? (Г.Тукай)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә .

 

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?

 

Җәйге болында (Ш.Галиев)

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен –

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

 

Август (Д.Гарифуллин)

Җиләкләр беткән чаклар,

Шомыртлар кипкән чаклар.

Бәрәңге үскән чаклар,

Алмалар пешкән чаклар.

 

Миләшләргә бүрек-бүрек

Кызыл ут капкан чаклар.

Арыш башакларын уып,

Куаныч тапкан чаклар.

 

Төрле-төрле эшләпәле

Гөмбәләр үскән чаклар.

Бөтен авыл белән бергә

Уракка төшкән чаклар.

 

Өем-өем помидорлар

Кызарып яткан чаклар.

Җир җимереп болыннарда

Колыннар чапкан чаклар.

 

Белдеңме инде син, дус,

Менә нинди ул август!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий