Бармак уеннары – 5
Бармак уеннары белән уйнар алдыннан баланың уч төпләрен һәм бармакларын җиңелчә генә сыйпагыз. 2-3 күнегүне сайлап ясагыз да, тора-бара аларны яңалары белән алмаштырыгыз.
Хайваннар, кошлар
1. Песи
(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузыгыз. Бала да кабатласын.)
Мин – песи, песи, песи!
Йокларга бик яратам.
Көндез тәмләп йоклыйм да
төнлә тычканнар тотам. (Г.Корбановадан)
2. Тычкан
(Урта һәм атсыз бармакларыгызны баш бармакка терәгез. Имән һәм чәнти бармаклаыгызрны бөкләгез – бу «колаклар».)
Мин тычкан, тычкан, тычкан!
Мәче абыйдан качам.
Кичә куды бер мәче,
Чаптым хәлем беткәнче. (Г.Корбановадан)
3. Ат
(Уң кулыгызның баш бармагын өскә таба күтәрегез. Уң кулыгызга сул кулыгызны куегыз – бу «атның яллары». Сул кулыгызның баш бармагын да өскә таба күтәрегез. Аннары кулларыгызны алмаштырыгыз.)
Чаба атым-тулпарым,
Ефәк төсле яллары.
Җилдәй бик тиз, җитез тай!
– Калма артта! И-һа-һай! (А.Әюпова)
4. Поши
(Кулларыгызны баш өстенә чалыштырып салыгыз, бармакларыгызны аерыгыз. Күнегүдән соң кулларыгызны селкетеп алыгыз.)
Башында үсә куак –
Шуны табып куандык.
Бу җәнлек безгә ошый:
Исеме аның – поши.
5. Куян
(Бармакларыгызны йодрыкка кысыгыз. Имән һәм урта бармакларыгызны өскә таба каратып селкетегез – бу «куянның колаклары». Бала да кабатласын.)
Ап-ак куян утыра,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
6. Бүре
(Уң кулыгызның баш бармагын бер якка авыштырыгыз. Имән бармагыгызны бөкләгез – бу «бүренең маңгае». Калган бармаклар – «бүренең казналыклары*».)
Казналыклар* – челюсти.
Мин – бүре, бүре, бүре!
Яшәсәм дә урманда,
бардым беркөн авылга,
каз, сарыклар урларга. (Г.Корбановадан)
7. Каз
(Дүрт бармагыгызны кушыгыз һәм бөкләгез. Баш бармак – аларга параллель. Баш бармагыгызны аска-өскә селкетегез – «каз томшыгын ача һәм яба».)
Мин – ата каз, ата каз!
Муенымны сузам да
ысылдыйм да ысылдыйм,
яннан кеше узганда. (Г.Корбановадан)
8. Әтәч
(Имән бармагыгызны баш бармак белән берләштерегез – бу «томшык». Калган бармаларыгызны як-якка аерыгыз.)
Мин әтәч, әтәч, әтәч!
Очып коймага менәм.
Юк белмәгән һөнәрем,
мин күп һөнәрләр беләм:
таң атканда уянам,
көрәшәм, җырлыйм, биим.
Ләкин, тавыклар кебек,
йомырка сала белмим. (Г.Корбановадан)
9. Торна
(Кулларыгызның уч төпләрен үзегезгә таба каратып куегыз. Баш бармакларыгызны төпләгез – бу «торнаның башы», калган бармаклар – «канатлары». Кулларыгыз белән болгагыз.)
Салмак кына китеп бара
Торналар:
– Торыйк-торыйк.
Әйтәләр күк:
– Туган җирне
Тагын бер урыйк, урыйк. (Мөҗәһит)
Һава торышы
1. Кояш
(Кулларыгызның уч төпләрен алга таба каратып куегыз. Бармакларыгызны як-якка аерыгыз. Күнегүдән соң кулларыгызны хәлсезләндерегез һәм селкетеп алыгыз. Бала да кабатласын.)
Кояш булса, көн була;
Ул булмаса, төн була.
2. Яңгыр
(1 вариант. Баштан бер кулыгызның бармаклары белән, аннары икенче кулыгызның бармаклары белән, соңыннан ике кулыгыз белән берьюлы өстәлгә шакыгыз – бу «яңгыр ява». Бала да кабатласын.
2 вариант. Балага: «Яңгыр ява. Баштан ул акрын гына тамчылый. Тып-тып-тып», – дип әйтегез һәм бармакларыгыз белән өстәлгә акрын гына шакыгыз. «Аннары ул көчлерәк ява башлый. Тып-тып-тып», – дип әйтеге һәм бармакларыгыз белән өстәлгә катырак шакыгыз. «Тагын акрын гына ява да туктый». Бала да кабатласын.)
Җәйге эссе көннәрдә
Яңгырны бик көтәләр.
Ул аз гына күренсә –
Качып-посып бетәләр.
Үсемлекләр
1. Чәчәк
(Кулларыгызны кушып өскә таба күтәрегез – бу «чәчәк бөресе». «Чәчәк ата» – кулларыгызны берьюлы як-якка аерыгыз, аннары тагын кушыгыз. Бала да кабатласын.)
Яз җитүен белдерә,
Былбылга шатлык бирә.
Күп төсле кием кия,
Бачаларга ямь бирә. (Табышмак)
2. Агач
(Терсәкләрегезне өстәлгә куегыз. Бармакларыгызны як-якка аерыгыз. Кулларыгызны һәм бармакларыгызны селкетегез.)
Җәен киенә, кышын чишенә. (Табышмак)
Йорт җиһазлары
1. Йорт
(Ике кулыгызның бармак очларын берләштерегез. Уң кулыгызның имән бармагын өскә таба күтәрегез – бу «торба».)
2. Өстәл
(Сул кулыгызны йодрыкка кысыгыз – бу «өстәлнең аягы». Аны уң кулыгыз белән каплагыз.)
Бигрәк чиста өстәл өсте,
Кайсы шундый остадыр?
Мин сөрткән идем шул аны –
Өстәл шуңа чистадыр. (Р.Миңнуллин)
3. Урындык
(Уң кулыгызның бармакларын өскә таба каратыгыз – бу «урындыкның аркасы». Аңа сул кулыгызның йодрыгын терәгез – бу «утыргыч»)
Аягы бар, кулы юк;
Урыныннан китә алмый. (Табышмак)
Көнкүреш әйберләре
1. Күзлек
(Ике кулыгызның бармакларыннан түгәрәкләр ясагыз да күзләрегезгә терәгез. Бу – «күзлекләр».)
Кайда икәнен белми,
Әби күзлеген эзли.
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми. (Н.Мадъяров)
2. Шар
(Ике кулыгызның бармак очларын берләштерегез. «Шарны кабартабыз»: кулларыгыз туп тоткан кебек булсын. «Шар шартлады». )
Шамил шарны кабартты,
Шар түзмәде, шартлады.
Шардан да зур шатлыгы
Бер мизгелдән артмады. (Мөҗәһит)
3. Кәрзин
(Бер кулыгызның бармакларын икенче кулыгызның бармаклары арасына кертегез. Баш бармакларыгызны берләштерегез – бу «кәрзиннең сабы».)
Кәрзинемне мин ботакка
Элгән идем урманда.
Кәрзинем дә, ботак та
Юк булды тик торганда. (Р.Миңнуллин)
ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:
Комментарии: |