Яңа фикерләр:

postheadericon Әти-әнигә нәсыйхәт

Теләгән бәндәсенә балалар бүләк итүче, шул балалар аша безне сынаучы Бөек Аллаһка мактау булсын! Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы бернинди затлар да юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд – Аның илчесе икәнлегенә шәһәдәт кылам!

1

Бу дөнья – сынаулар дөньясы. Без барыбыз да Аллаһның коллары. Хәтта үзен: “Мин кол түгел!” – диюче дә Аллаһның колы. Чөнки бу дөньяда бөтен нәрсә дә Аллаһ Тәгаләнең әмерләренә, ихтыярына буйсына. Үзен кол дип атарга теләми тәкәбберләнүче кеше дә Аллаһ теләгән вакытта авырый, Аллаһ теләгән вакытта савыга, Ул насыйп иткән гомерне, бер генә минутын, хәтта секундын да арттыра яки киметә алмыйча яши, әгәр дә Аллаһ теләми икән, бер генә нәрсәне дә үзгәртә алмый. Тавык үзен: “Мин тавык түгел, сандугач”, дип уйлавыннан тавык булуыннан туктамаган кебек, “Мин кол түгел!” диюче дә кол булуыннан туктамый.

 

Әлеге дөньяга без сыналырга килгәнбез –  Аллаһ безне һәрвакыт сынап тора. Шөкер итеп, үз балаларына карата булган бурычларын үтәп, аларны бозыклыктан саклаучы әти-әнине дә, яки балаларына, аларның хакларына карата җилбәзәк булып, бу дөньяда һәм мәңгелек тормышта шул сәбәпле бәхетсезлеккә юлыгачак бәндәләрен дә бөтен нәрсәгә хәбәрдар Аллаһ имтихан кыла.

Аллаһның коллары! Балалар тәрбияләү белән бәйле булган проблемалар бик мөһим. Шуңа күрә әти-әниләргә аларга әзер булырга кирәк. Бигрәк тә безнең чорда – шәһвәтләр дулкыны котырган дәвердә. Әйе, безнең заманда кешеләр диннән ерагайды, бозыклык артты, ә әти-әни үз балалары белән ерткыч хайваннар арасындагы бәрәннәр көтүчесенә охшаган: читкә борылуың була, бәрәнеңне бүре ашап китә.  Кеше үз баласын берәр явызлыктан, шәһвәттән ерагайтса, ул икенче минутында ук башка төрле фетнәгә юлыга.

 

Балалар – җәмгыятьнең киләчәге, аның нигезе. Шуңа күрә аларга аеруча игътибарлы булып, җиң сызганып тәрбияләргә кирәк. Һәм бел: пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәрберегез үз көтүенә җаваплы…”. Кем каршында җаваплы? Аллаһ каршында, әлбәттә.   Димәк, балабызны тәрбияләү – ул безнең турыдан-туры бурычыбыз, аның өчен без галәмнәр Раббысы Аллаһ каршында җавап тотачакбыз. Алай гына да түгел, Кыямәт Көнендә Аллаһның әмерләрен үтәмәгәнлеге өчен газапка дучар булган кешеләр үзләренең әти-әниләре янына килеп: “Нигә син миңа Аллаһ турында сөйләмәдең, Аңа буйсынырга кирәклеген өйрәтмәдең, әйтмәдең???!!! Нигә мине үз кулларың белән утка аттың???!!!” – дип гаепләячәк. Уйлап кара әле, хөрмәтле әти, игътирамга лаеклы әни! Бөек Көнне синең дә балаң яныңа килеп шулай димәсме? Аның шул сүзләренә ничек сабыр итәрсең, ничек аларны тыңларсың? Аңа ни дип җавап бирерсең?

2

Аллаһ Тәгалә әйтә: “И иман китерүчеләр! Үзегезне һәм гаиләләрегезне җәһәннәм утыннан саклагыз (ягъни, үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп өй әһелләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез), ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән газап фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы газап кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһка һич хилафлык кылмаслар, Аллаһтан нинди боерык булса – шуны эшләрләр” (ТӘХРИМ (ТЫЮ) СҮРӘСЕ).

Әйдәгез, без дә гаиләләребезне җәһәннәм утыннан саклыйк, динебезне йөрәкләребездә терелтеп, Аллаһның әмерләрен үтәп яшик!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий