Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Могжизалы су”

1Зурлар төркемендә үткәрелгән чара.

 

МАКСАТ :  Балаларга  суның яшәү чыганагы  икәнлеген төшендерү, суның төрле хәле белән таныштыру, суга сак караш тәрбияләү.

 

Балаларда  образлы, логик яктан эзлекле, сәнгатьле һәм төгәл сөйләү күнекмәләре формалаштыру, сорауларга төгәл, кабатланмыйча, аңлаешлы җавап бирергә өйрәтү.

 

ЯРДӘМЛЕК :  Сүрәтләнгән сюжетлы рәсемнәр, уен өчен маскалар, рәсем ясау  өчен  1\2 альбом бите, акварель, кисточкалар.

 

ШӨГЫЛЬ    БАРЫШЫ : 

 

Тәрбияче :

– Исәнмесез, балалар. Бүген безнең шөгыль  бик кызыклы булачак. Балалар , карагыз әле, ниндидер уклар бу?  Алар безне каядыр чакыралар  түгелме, әйдәгез төзелешеп уклар буенча  атлап алга таба барып карыйк әле.

 

(Балалар уклар бенча баралар, тактада сорау билгесен күрәләр )

 

Тәрбияче :

– Монда нәрсә язылганын беләсегез киләме ? “Тапкырларга  табышмак “.  Ә сез үскәннәрем табышмак яратасызмы ?

– Әйе.

– Аның җавабы безнең тормышыбызда иң кирәкле әйбер .

Игътибар белән тыңлагыз .

 

Исе юк ,төсе юк ,

Аннан башка  тормыш юк.  (су)

 

Яки

 

Булмаган җире сирәк ,

Үзе һәракыт  кирәк.

 

Аннан башка тормыш юк икәнлекне аңлата, хәрәкәтләнә, төрле хәлдә була.

Балалар, без бүген шөгылебезне могжизалы суга багышлыйбыз. Ни өчен суны могжизалы дибез?

–   Чөнки су төрле хәлдә була ала: каты, сыек хәлендә.

–   Сыек хәлдә нинди була?

–   Тамчылар, чишмә, елга, күл, гөрләвекләр, океаннар.

–   Ә сез аларны тавышлары  буенча таный беләсезме ?

–   Әйе.

–   Без сезнең белән  уен уйнап алабыз.  “Тавышыннан таны“ . Уенда безгә  компьютер ярдәмгә итәр.

(Балаларга  компьютер  ярдәм  итәр.)

 

1. Чишмә  аккан  тавыш ишетелә.

Чишмә

Челтер-челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

 

2. Яңгыр

Яңгыр

Тимертауга килде кунак булып

Ерак илләр гизгән күк болыт.

Һәм яфрактан күчеп яфракка

Шыбырдада яңгыр як-якка.

 

3. Диңгез

Диңгез

Ташкын ярсу елгалар

Бормаланып агалар

Чиксез зәңгәр диңгезгә

Барып  тоташалар алар.

 

– Су  турында   бик матур шигырьләр дә тыңладык. Су   үзе  турында болай дип әйтер иде.

 

Мин – сәяхәтче

Мин – болытта

Мин – томанда

Елга һәм океанда

Мин очам, мин йөгерәм

Һәм шунда ук юк булам.

 

–  Балалар, суны нинди рәвештә күрәсез?

– Тамчы, яңгыр, кар бөртеге, елга, диңгез һ.б.

– Ә хәзер, балалар, суның портретын ясыйбыз .

 

(Балалар ясыйлар , ясалган рәсемнәргә  нәтиҗә ясала.)

 

– Сез бик матур ясадыгыз .

– Әйдәгез, сезнең белән хәрәкәтләнеп алыйк .

 

Мин булам әни – болыт. Ә сез минем кечкенә тамчыларым.

 

Болыт :

– Кайда минем  тамчылырым ? Барыгыз әле, балакайларым, сәяхәт итеп кайтыгыз.

Яңгыр булып явыгыз, җир –ананы эчертегез, агачлар, чәчәкләр сусыз булмасын. Карагыз аны, бик шаяртмагыз, үзегезне  яхшы, әдәпле тотыгыз. Бераз сәяхәт иткәч, яңадан әйләнеп кайтырсыз. (Тамчылар таралалар ).

 

Болыт :

– Яле,  сөйләгез, кайда булдыгыз, нәрсәләр күрдегез?!

 

Тамчылар :

– Күп нәрсәләр күрдек .

– Күп дуслар  таптык .

– Күп эшләр эшләдек.

– Чәчәкләргә, күакларга, агачларга су сиптек .

– Кешеләргә ярдәм иттек!

 

Болыт :

– Бик тәртиплеләр  сез, үскәннәрем, үзегезне яхшы тоттыгыз, аннан соң мин сезне тагын җибәрермен .

 

Болыт һәм тамчылар  очып китәләр, маскалар салына. Балалар сүрәтләнгән сюжетлы рәсемнәр карыйлар  (Үсемлекләр, кешеләр, су, кыргый һәм йорт хайваннары.)

 

Рәсемнәр буенча әңгәмә:

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, су кемгә кирәк ? Су үсемлекләргә ни өчен кирәк? Хайваннарга   су  кирәкме? Алар суны кайдан табалар?  Кешеләргә су кирәкме ? Ул алар белән нишли ?

 

Балалар, рәсемнәргә карап , суның кулланышы  турында сөйлиләр. Тәрбияче  җавапларны тулыландыра, әңгәмәгә йомгак ясый.

 

Тәрбияче :

– Су  бөтен  тереклек ияләренә – үсемлекләргә  дә, хайваннарга да, кешеләргә дә  кирәк. Судан башка тормыш юк дөньяда .

Су кызы :

– Уф, уф үләм бугай.

Тәрбияче :

– Кем син, чибәр кыз? Нигә уфылдыйсың? Ни булды? Сөйлә тизрәк .

Су кызы :

– Мин сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр. Мин сезне юдым, тазарттым, иркәләдем, назладым, хушландырдым. Агым суларда агуларыгызны агыздым, инде хәзер, су була торып, үзем пычрандым, тәмам агуландым.

Тәрбияче :

– Чынлап та, балалар, Су кызын коткарырга  кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән.

 

“Чишмәне кем чистарта”  дигән уен.

(Су кызы җиңел сулап куя, торып баса)

– Рәхмәт сезгә! Мине чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте.

Балалар, күз алдыгызга китерегез, без, репортерлар, телевидение аша суга карата үзебезнең фикеребезне, теләгебезне кешеләргә җиткерик!

Балалар :

– Кешеләр, суны саклагыз! Суны, җирне, һаваны  пычыратмагыз!

– Аларның кадерен белегез!

 

Тәрбияче :

– Теләкләрегезгә  кушылам, һәрбер кеше, өлкәнме, бала гынамы, суны сакларга , аңа карата мәрхәмәтле булырга тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын безгә кешеләргә бирә. Шөгылебез тәмам.

Татарстан Республикасы

Чирмешән районы Кармыш авылы

“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 САФИУЛЛИНА АЛЬБИНА ЧУЛПАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий