Яңа фикерләр:

postheadericon Гаиләдә әхлак тәрбиясе

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?гаилэ

Мәгълүм ки, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына. Ата-ана үз хезмәтен яратамы? Алар баш­ка кешеләр турында ниндирәк фикердә? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шу­лар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга үз карашы формалаша.

Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән-үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгы­сын өчен ата-анага зур көч, тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәр­бияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.

Әлбәттә, һәр үрнәк әти-әни танылган педагог­ларның хезмәтләрен өйрәнә дип әйтеп булмый. Әмма бөек педагогларның хезмәтләренә шундый ата-аналарның тормыш тәҗрибәсе нигез булып торганына шигем юк.

Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булыр­га тиеш, дигән. Ә ата-ана — үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.

Аралашканда, бик күп ата-анадан «Баланың, аның яхшы укуына, тәр­типле булуына нинди юллар белән ирешергә?» дигән сораулар ишетергә туры килә. һәм бу бор­чылу бик урынлы бит.

Халык: «Чананы җәйдән әзерләргә кирәк», — ди. Баланы да мәктәпкә әзерләү эшен мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Ә бу үз чиратын­да, әлбәттә, бик күп шартларга, тәрбияви алым­нарга бәйле. Беренчедән, баланың гомуми үсе­шенә ирешү зарур. Икенчедән, ул үз-үзен тота белергә тиеш. Хәтере яхшы, игътибарлы булса да, ихтыяр көче җитмәү сәбәпле, бала алардан тиешенчә файдалана алмаска мөмкин. Уку — бала өчен бик җаваплы, күп көч куюны, игътибарны таләп итә торган хезмәт. Шуңа күрә балада кеч­кенәдән үк хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбиялә­нергә тиеш. Бу эштә дә әти-әни баласына үрнәк.

Көне буена тырышып эшләсәләр дә, хуҗалык­лары тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып торган әти-әниләр белән әңгәмәләрдән үзеңә бик күп фай­далы киңәш алырга мөмкин. Мондый гаиләләрдә тормыш көйләнгән бер эздән баруын дәвам итә. Аларда ата-ананың абруе зур. Йорт хуҗалары эштә чакта балалар өй эшләрен башкарып куя. Олы бала энеләре, сеңелләре турында кайгыртучанлык күрсәтә. Сүз уңаенда тагын шуны да әйтергә кирәк: бу гаиләләрдә бергәләп китап, газета-журналлар уку гадәткә кергән. Ата-ананың тормышка актив мөнәсәбәте балаларның холкын­да да чагыла. Алар мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Җәмәгать эшләрендә теләп катнаша.

— Кайбер ата-аналар миннән: «Балаларыңны ничек тыңлатасың? Аларны еш тиргисеңме? — дип сорыйлар.  — Нигә ачуланыйм, дим. Ачулансам, киресенчә, тыңламаслар кебек. Ба­лаларның да холкын аңлый белергә кирәк бит. Әйтик, балаң бик бирелеп дәрес әзерли яки те­левизор карый икән, син аңа эш кушма инде. Хәленә кер. Бала синең үзеңнән үрнәк алсын. Минем ике тапкыр әйткәнем юк. Бер тапкыр әйткәнне тыңлыйлар. Шулай кирәклеген беләләр. Кечкенәләре олыларыннан күреп өйрәнә.

Әлбәттә, ата-ана, гаи­лә әгъзалары үрнәгендә матур сыйфатлар еллар дәвамында тәрбияләнә. Үрнәк гаиләләрнең бала тәрбияләүдә үз педагогикасы бар.

Хезмәткә мөнәсәбәт — кешенең рухи тормы­шында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан та­нылган педагог В.А.Сухомлинский болай дип әйткән: «Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм ары­ганлыкны тоя белгән кешегә генә хас. Балачак то­таш бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт кие­ренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәсен күреп, го­рурланып үссеннәр».

Еш кына өлкәннәр белән аралашканда яшүс­мерләрнең иң гади нәрсәләрне дә белмәве күзгә ташлана. Бу нидән шулай соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, бер гаилә тормышына тук­талам. Ул гаиләдә ике ир бала үсә. Бу малайлар­ның, әйтерсең, бернәрсәдә дә гамьнәре юк. Өйләренә хәтта туганнары, танышлары килсә дә, исләре китми. Шунысы гаҗәп, бу балаларның чит кешеләр белән түгел, үз әти-әниләре белән дә сөйләшер сүзләре юк. Аларга ашыйсылары килгәндә яки берәр әйбер кирәк булганда гына эндәшәләр. Ата-ананың да моңа исе китми.

Ә балага аралашу, шатлык-борчуларын уртак­лашу һава кебек кирәк. Юкса, аның рухи дөнья­сының камиллеге турында сүз булырга да мөмкин түгел. Гаиләдә шундый мөнәсәбәт яшә­гәндә аларның үсеп җиткәч кенә аралашучан, башкалар турында кайгыртучан кеше булулары­на ышануы кыен. Балада аралашу ихтыяҗы бик яшьтән үк барлыкка килә. Башта ул якын кеше­ләре, аннары туганнары, яшьтәшләре, күршелә­ре белән аралаша. Әлеге ихтыяҗны үстерү дә, беренче чиратта, әти-әнисенә, аларның тормыш­та үз-үзләрен тотышына, кешеләргә булган мөнәсәбәтләренә бәйле. Әгәр алар башкалар белән аралашырга яратмый, кунакка йөрми, го­мумән, үз кабыкларына гына бикләнеп яши икән, мондый гаиләдә үскән балалардан нәрсә таләп итәсең? Шундый шартларда бала күңелендә ак­рынлап үз-үзен генә ярату, тирә-яктагыларга мөнәсәбәттә илтифатсызлык сыйфатлары тамыр җәя башлый. Андый кешеләр бүтәннәр шатлыгы­на — шатлана, кайгысына борчыла белми. Бу исә шәхес өчен бик куркыныч. Менә шуңа да кеше­нең бала чактан ук үзенең тар дөньясында гына бикләнеп яшәмәве, тормышка мөмкин кадәр киңрәк әхлакый күзлектән карый белүе бик мөһим. Һәр гаилә, һәр ата-ана бу хакта уйланыр­га, баласының рухи дөньясын киңәйтү турында мөмкин кадәр иртәрәк кайгыртырга тиеш.

05Шушы уңайдан бер үрнәк гаиләне мисал итеп китерәсем килә. Бу гаиләдә беренче тапкыр бу­луымны хәтерлим. Илсөяр мине ачык йөз белән каршылады. Өстәлгә яңа сауган сөт, ашамлык­лар китереп куйды. Баланың мондый мөстә­кыйльлеге, һәр нәрсә белән хәбәрдар булуы миңа бик ошады. Мондый очракларда аның яшендәгеләрдән бер үк җавапны ишеткәләргә туры килгәнгә, мин аннан:

—Үзләре өйдә юк чакта кунак сыйлаганга әти-әниең каршы түгелме соң? — дип сорадым.

—Безгә алар кечкенәдән: «Килгән кешегә ка­раңгы чырай күрсәтмәгез, игътибарлы була күре­гез, дип әйтә киләләр, —диде кыз. — Әти-әнием үзләре дә кунакчыл. Апаларым ял саен иптәш кызларын алып кайталар, әни үзе шулай куша.
Тулай торакта бергә яшәгән иптәш кызларыгыз­ны да алып кайтыгыз, мунча кереп, кунак булып китәрләр, дип әйтеп җибәрә.

Бу гаилә белән якыннанрак танышкан саен, мин аларны ил-көн белән бергә яши торган ке­шеләр итеп таныдым. Шөкер, ата-аналар бала­ларын да матур үрнәктә тәрбияли. Бу очракта, һичшиксез, ата-ана үрнәге зур әһәмияткә ия. Әгәр ата-ана тирә-юньдәге кешеләр — күршелә­ре, хезмәт; эшләре белән эчкерсез мөнәсәбәттә булса, ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышырга һәрчак әзер торса, билгеле, андый гаиләдә ба­лалар яшьтән үк кешелекле, игътибарлы, киң күңелле, ярдәмчел булып үсә.

Ата-ана! Бала өчен алардан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң бе­ренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турын­да беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны — карадан, яхшыны яманнан аерырга да алар ярдә­мендә өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти-әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек тә икән әле ул. Шунда кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклек­тәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсә­бәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле.

Ни кызганыч, барлык гаиләләрдә дә тәрбия тиешле дәрәҗәдә түгел шул әле. Кайбер бала­лар көн саен диярлек тупаслыкка дучар була, урынсыз рәнҗетүләр кичерә. Бу хәлләрне тирә-юньдәге кешеләр белсә, бала аеруча хурлана. Аңа менә кайчан кирәк тәрбияче-укытучы. Тирән сиземләү тойгысы мөгаллимгә балага дөрес якын килү юлын күрсәтер.

Бала—ата-аналарның әхлакый тормышы көз­гесе. Укучыларым яшәгән һәр гаиләдәге уңай һәм кимчелекле сыйфатлар турында еш уйланам. Үр­нәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфат­ларыннан берсе — ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Кайбер ата-аналарның үз-үзләрен генә яратуы, үз ихтыяҗларын бар нәрсәдән өстен куюы—зур җитешсезлек ул. Кайчакта бу кимчелек үз балаларын сукырларча яра­туга әверелә. Әгәр ата белән ана балаларын бөтен йөрәк көчләрен биреп тәрбияләсә, аннан бүтән кешеләрне күрмәсә, ахыры ни буласын күз алдына китерү авыр түгел. Әйе, су тамчысында кояш чагылган кебек, балаларда да әти-әнисенең әхлакый сафлыгы чагылыш таба.

2Педагогның бурычы — ата-ана­лар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача бе­лүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруда катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба. Фәкать ата-ана­лар ярдәмендә, күмәк көч белән генә мөгал­лимнәр балаларга кешелек бәхете бирә ала.

Мин үз тәрбияләнүчеләремнең һәрберсе дус­ларына яки башка кешеләргә яхшылыкларны чын теләктән чыгып эшләсеннәр һәм шуннан тирән ка­нәгатьләнү алсыннар дип тырышам. Турыдан-туры «менә шулай эшлә» дип әйтмичә генә кеше­не изгелек эшләргә өйрәтү — әхлакый тәрбиядә иң кыен бурычларның берседер, мөгаен. Бу оч­ракта иң мөһиме — баланың күңеленә тәэсир итүдер. Әйтик, бала башка кеше кайгысын күр­гәч, үзен шуның урынына куеп карасын, саф хис­ләрен уятсын, кайгы кичерүче кешегә дә теләк­тәшлек белдерсен. Шуңа күрә балаларда әхлак­лылык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү — педагог алдында торган иң мөһим бурычларның бер­се. Бу — җиңел эш түгел, әлбәттә. Әмма шунысы бәхәссез: әхлаклылык сыйфатларының, үз-үзеңне тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренең нигезе гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә салына.

Халкыбыз, «Алтыдагы — алтмышта» дип, яшьли өйрәнелгән гадәтләрнең олыгайгач та онытыл­мавына ишарә ясап әйтә. Әлеге мөһим бурычны тормышка ашыруда аерым дәресләр һәм дәрестән тыш эшләр, әңгәмәләр генә кирәкле нәтиҗәне биреп җиткерми, билгеле. Кулыбыз­да әхлак тәрбиясе бирү дәресләренең програм­масы белән дәреслекләре, хәтта һәр дәреснең эчтәлеге булган материаллар бар. Алар әхлакый сыйфатларны, балаларның үз-үзләрен дөрес тоту гадәтләрен эзлекле үстерүне, яшь үзенчә­лекләрен искә алып төзелгән. Әхлаклылык тәр­бияләүдә махсус дәресләрнең кирәклеге бүген­ге көннең таләбе дип аңлыйм мин. Аларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатла­рын үстерү максатына юнәлдерелсен иде.

Татарстан Республикасы

Аксубай районы Аксубай бистәсенең

“Салават күпере” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

 ШӘЙХИСЛАМОВА ГӨЛФИЯ ТӘБРИС КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий