Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Уңыш бәйрәме”

55-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.

Бурычлар:

– тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә,  хөрмәт итәргә өйрәтү,

– үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,

– белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

 

Җиһазлар һәм материаллар: чиләкләр, бәрәңгеләр, кашыклар.

 

Техник чаралар: магнитофон, дисклар.

Зал бизәлеше: яфраклар, шарлар.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.

 

Балалар залда ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Алып баручы.

– Балалар, без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә, идәндә нинди матур  яфраклар  ята.

 

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

Гүзәл.

Бүген бездә матур бәйрәм –

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

 

Гөлназ.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 

Әдилә.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 

Сәйдәш.

Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

 

                                                        Җыр: «Яфраклар бәйрәме»

Алмаз.

Снова  осень за окошком,

Дождик сыплется горошком,

Листья падают шурша,

Как же осень хороша!

 

Нияз.

Листья  золотом расшиты,

Тропки дождиком умыты,

В ярких тапочках грибы,

Все нам, осень, даришь ты!

 

Фарит.

Посмотрите – у рябинки,

Покраснели щечки,

На дорожку полетели

Желтые листочки.

 

Яфраклар белән бию.  

 

Зилә.

Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

 

Алисә.

Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

 

Ранил.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

 

Көз керә.

 Көз:

– Исәнмесез, балалар!  Мин алтын Көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Бар табигать алтын төскә төренде.

 

Алып баручы.

Көз килде –

Уңыш булды.

Көзге муллыкны

Балаларга китерде.

 

– Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

 

Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Табышмаклар тыңлагыз.

  1. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
  2. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
  4. Җир астында алтын казык. (Кишер)
  5. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)
  6. Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)
  7. Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)
  8. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

 

– Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

 

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

 

Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр,

Суык тимәс үзегезгә.

 

Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

 

Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

 

  Түгәрәк уен «Яңгыр».

 

Күңелле уеннар.

1. «Кашык белән бәрәңге ташу»

2. «Кайнар бәрәңге»

3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»

4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»

 

Алып баручы.

Башы булмаса да – эшләпәле,

Сыңар аяк – төксез,

Ул да булса – итексез.    (Гөмбә)

 

«Гөмбәләр биюе»

Алып баручы. 

Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр.    (Яңгыр)

 

Зонтиклар белән бию.

Көз.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тә тәмле алмалар.              

(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Чапшар башлангыч белем-балалар бакчасы

белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 РИЗВАНОВА СӘРИЯ РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий