Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Серле су асты дөньясы”

priroda_14Зурлар төркеме өчен

 

Максат:

  • балаларда  тема эчтәлегенә туры килә торган белем  күнекмәләре булдыру;
  • сулыкларда яшәүче тереклек ияләренең исемнәрен дөрес атау, дидактик уеннар ярдәмендә теманы ныгыту;
  • табигатьтә булу кагыйдәләрен  искә төшерү. Барлык тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.
  • сүзлек өстендә эш: саңак, тәңкә, уылдык.

Җиһазлау: глобус, күрсәткеч таяк, балык, лупа, елга балыклары рәсемнәре, елганың су асты дөньясы күрсәтелгән панно, төрле эмоцияләр белдерүче балык, кояш рәсемнәре, табышмаклар язылган хат, табышмак җаваплары булган рәсемнәр, урман рәсеме.

 

Әзерлек эше:

  • аквариумдагы балыкларны күзәтү;
  • тема буенча китаплар уку;
  • “Серле су асты дөньясы” темасына уен-викторина үткәрү;
  • “Артыгын тап”, “Тизрәк чиш”, “Без – су хайваннары ” кебек дидактик уеннар оештыру.

                                               

Дәрес барышы

Актуальләштерү.

Оештыру өлеше.

 Глобус ала һәм балаларны утырта.

1Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? (Глобус)

Тәрбияче: Дөрес, бу безнең планетабыз – Җирнең  макеты. Ә кешеләр җирдә кайда яши? (Коры җирдә)

Тәрбияче: Ә коры җир глобуста нинди төсләр белән бирелә? (сары, көрән, яшел)

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, глобуста нинди төс күбрәк? (Зәңгәр)

Тәрбияче: Ә зәңгәр төс белән нәрсә белдерелә? (Сулыклар)

Тәрбияче: Сулыкларны әйтә аласызмы? (Елга, диңгез, океаннар, күлләр)

Глобусны куя.

 

Яңа теманы аңлату.

Тәрбияче: Балалар, планетадагы  барлык тереклекнең яртысыннан артыгы суда яши. Әйтегез әле, нәрсә гомерен гел су астында үткәрә? (Балыклар)

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Юкка гына: “Балык – су баласы” дип әйтмәгәннәр. Балыклар елга суында һәм диңгез, океан суларында яшиләр. Елга суы төче, ә диңгез суы тозлы була. Су астында яшәүче балыклар саны бик күп. Сезнең балык тотарга барганыгыз бармы соң? Балык тотарга яратасызмы? (Әйе)

Алайса, мин сезне су асты дөньясына сәяхәткә чакырам.

 

Рәсем – стенд күрсәтелә.

Тәрбияче: Балалар, сез нинди балык исемнәрен беләсез?  (Чабак, кызылканат, окунь, чуртан)

Тәрбияче: Ә балыклар нәрсә белән тукланалар? (Бөҗәкләр, суалчаннар, вак балыклар, башка балыкларның уылдыклары (икралары) белән)

Тәрбияче: Ә бу балыклар арасында иң куркынычы кайсысы? (Чуртан)

 

Стендтан чуртан балыгы рәсеме алына.

щука

Тәрбияче: Чуртан турында кем сөйли?

Бала: Чуртанны – елга бүресе дип йөртәләр. Ул ташлар арасына качып тора да вак балыкларга  ташлана. Әгәр бик ач булса олырак балыкларны да ашый. Елга өстендә йөзгән үрдәк, каз бәбкәсен дә тота ала. Ул бик җитез. Чуртан – елга санитары. Ул чирле балыкларны ашый һәм елгаларны төрле авырулардан саклый.

 

Тәрбияче: Рәхмәт. Алдагы рәсемне алам. Бу нинди балык?(Ерш-керпесыман балык) Кем сөйләргә тели?

ерш

Бала: Ул керпегә ошаган. Аны бозга болгап атсаң, ул ката, ә җылыда җеби.

 

Тәрбияче: Рәхмәт. Монысы нәрсә?(Окунь-алабуга). Кем сөйли?

окунь

Бала: Алабуга – бик матур балык. Аның йөзгечләре кызыл. Ул кечкенә балыклар белән туклана. Алабуга аларның артларыннан куа. Тегеләре су өстенә сикерәләр, ә ул аларның кире төшкәнен көтеп тора һәм тотып ала.

 

Тәрбияче: Рәхмәт. Бу нәрсә?(Кысла). Кысла – рак турында кем сөйли?

рак

Бала: Кысла суның төбендә яши. Ул йөзә белми, шуышып йөри. Аның кыстыргычлары бар. Ул нәрсә таба шуны ашый. Агач тамырлары астына оя ясый һәм шунда кача. Аның койрыгы моторга охшаган.

Тәрбияче: Бик зур рәхмәт, балалар. Без балыклар турында бик күп яңалыклар белдек.

 

Стендтан конверт ала.

Тәрбияче: Балалар, монда бит әле хат та бар икән. Кая, белик әле, каян килде икән бу хат? (Ала, укый). Су асты җәнлекләреннән икән, дусларым, безгә бик матур табышмаклар җибәргәннәр.Чишеп карыйбызмы?

 

1. Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

(Су)

 

2. Суда йөрми түзә алмый,

Су йстендә түзә алмый.

Йөзми түзмәс кем булыр?

Көмеш күлмәк-шул булыр.

(Балык)

 

3. Аягын, башын яшерә

Таш күлмәге эченә.

(Ташбака рәсеме күрсәтелә.)

ташбака

5. Аккош түгел үзе ак,

Яратып ашый балык.

(Акчарлак)

чайка

Балалар,без сезнең белән шул ак кошларга – акчарлакларга әверелдек. Канатларыбызны җәйдек. Елга өстеннән очабыз, балыкларны эзлибез. Балыкны күрдек. Суга төштек (иеләләр), балыкны тоттык, кабат өскә күтәрелдек һәм ярга таба очып киттек.

 

 Үткәннәрне ныгыту.

Тәрбияче: Безнең әле бүген тикшеренү эше үткәрәсебез бар. Фәнни лабораториягә – менә бу өстәл янына килик әле. (Балык рәсеме һәм күрсәткеч таягы)

балык

 Өстәл янына киләләр.

Тәрбияче: Нинди өлешләрдән тора балык? Алар ни өчен кирәк? Аңлатып карагыз әле.

Бала: Балыкның башы бар. Башында ике күзе, авызы. (Күрсәтә)

Бала: Балыкның канатлары бар. Алар белән ул йөзә.

Тәрбияче: Канатлар – плавники руль да, тормоз да, балалар,  балыклар алар ярдәмендә су өстенә йөзеп чыга, су астына йөзеп төшә, ә моторы булып балыкның койрыгы тора. Ул аны селкеп кирәкле якны сайлый.

Бала: Балыкның тәне тәңкә (чешуя) белән капланган.

Тәрбияче: Балыклар бик шома, балалар. Бу балыкларның тәнен каплап алган лайлалы матдә белән бәйле. Шома булганга күрә балыклар йөзә алалар. Тагын бу матдә аларның тәңкәләре аша тәннәренә төрле микроблар керүдән саклый.

Саңакларны күрсәтә.

Тәрбияче: Балалар, балыкларның баш өлешендә саңаклары (жабры) бар. Алар ник кирәк микән соң?

Бала: Без борын белән сулыйбыз. Ә балыклар саңак аша сулыйлар.

Тәрбияче: Булдырдың. Ә балыкка ничә яшь икәнен белеп буламы? Белеп була, балалар. Моның өчен тәңкәдәге караңгы сызыкларны санарга кирәк. Сызыклар ничәү булса, балыкка шулкадәр яшь була. (Лупа белән карау)

 

Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Игьтибар белән мине тыңлыйбыз.

Тирә ягыбызда күлләр бик күп. Ләкин, балалар, аларның күбесе аяныч хәлдә. Ярлары пычранган, чүпләнгән. Алар кибәргә, үлергә дучар ителергә мөмкин. Аларның язмышы өчен кем җавап бирер соң? Борынгыдан ата-бабаларыбыз суларны саклап тоту турында кайгыртканнар һәм акыллы сүзләр язып калдырганнар: “Керең пычранса су белән юарсың, ә су пычранса ни белән юарсың?” Шулай булгач су иркен суласын өчен без анда чуп-чар ташламаска, корырга ирек бирмәскә һәм чистартырга тиеш булабыз.

 

“Су асты дөньясына сәяхәт” уены.

 Макет янына киләләр.

Карагыз әле нәрсәләр генә юк монда. Барысы да елга төбендә булырга тиешме соң болар? Артык әйберләрне табыйк әле, балалар. Бу банкалар, пакетлар арасында балыкларга яшәү рәхәт микән?  (Юк) Юк шул. Ә рәхәт булсын өчен нишләргә кирәк? Дөрес, җыештырырга кирәк.

 

Макеттан чүпләрне алып чүп чиләгенә салалар.

Тәрбияче: Чүпләрсез су төбе ничек матурланып китте. Ул һәрвакыт шундый булсын өчен ниләр эшләргә ярамый димәк? Суга чүп ташларга, шешәләр атарга ярамый. Елга буендагы агачларны кисәргә ярамый.

solnce-ulibaetsa

 

 

Әгәр без бу кагыйдәләрне үтәсәк, күктән безгә һәрчак менә мондый кояш көлеп торыр (елмайган кояш рәсеме күрсәтелә), елгадагы балыклар да менә мондый булырлар (елмаючы балык рәсеме күрсәтелә).

Ә инде тәртипсез булсак, балыклар менә мондый (Рәсем әйләндерелә – күңелсез балык рәсеме), кояш та менә мондый булачак (рәсем әйләндерелә – күңелсез кояш рәсеме). Ошыймы? Юк, димәк, (рәсемнәр кабат әйләндерелә) табигать турында кайгыртырга кирәк!

 

 

Татарстан Республикасы

Сарман районы

“Җәлил бистәсенең  гомуми үстерү төрендәге

 “ТЕРЕМОК” 6 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

 ДАВЛЕТЗЯНОВА РЕГИНА ДАМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий