Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Сөт каян килә?”

Зурлар төркемендә  балаларның сүзлек хәзинәсен баету максатыннан уздырылган “Сөт каян килә?” шөгыленнән план – конспект.

сөт

Программаның эчтәлеге:

–         Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам иттерү, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белемнәрен ныгыту.

–         Сөтнең шәһәр шартларында өстәлгә ничек килүе турында төшенчә бирү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

–         Сүзлек хәзинәсен баету.

 

Тәрбияви бурыч: хезмәт кешеләренә ихтирам ,  хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

 

Методик һәм алымнар:

  1. Кереш әңгәмә
  2. Күрсәтмәлек
  3. Сораулар
  4. Уен алымы
  5. Матур әдәбият уку
  6. Аңлату
  7. Әйтеп җибәрү
  8. Анализ ясау, бәя бирү
  9. Йомгаклау.

Сүзлек өстендә эш: кәеф, йөз, мыек, җилен, бозау, колын (тай), ферма, абзар, төрлекче.

Җиһазлау: сөт, рәсемнәр, матур әдәбият (шигырь – Әнәс Кари “Безнең сыер”, табышмаклар).

Балаларны оештыру: ярым түгәрәктә утыралар.

 

Шөгыль барышы:

Беренче кисәк.

–         Исәнмесез, балалар. Дөрес итеп утырдык, мине тыңларга әзерләндек. Кәефегез ничек? Бүген тышта кояш елмая, көлә. Әйдәгез без дә елмаек әле.

(Тактада кеше билгеләре, йөзләре сүрәтләнгән рәсемнәр.)

–         Сез ничек уйлыйсыз, аларның кәефләре нинди?

–         Әйе, монсы – көлә, боек, күңелсез, елый. Сез үзегез нинди рәсемне сайлар идегез, кәефегезгә карап? Ни өчен? (Балалар йөз сайлыйлар*)

йөзләр

–         Бүген безнең күбебезнең йөзләре шат, кәефләрегез күңелле. Мин бик шат моның өчен.

–         Балалар, мин бүген сезгә бер кыз турында сөйлим. Аның исеме – Алсу (курчакны күрсәтәм). Ул зур шәһәрдә яши, ул сезнең кебек балалар бакчасына йөри. Җәй көне ул әбисенә кунакка кайткан.

 

–         Әйдәгез без дә поездка утырып авылга кайтыйк (“Паровоз”  уены). Мин паровоз, сез – вагоннар.

Балалар тәрбияче артыннан тезеләләр.

–         Алга таба барабыз тик – так – так, тик – так – так

Гөрләп чаба паровоз, юл так – так (әкрен генә йөгерәләр, сыбызгы яңгырап китә)

Ту – ту –ту! Ту – ту – ту!

Тукталышка да җиттек “ дың – дың – дың”!

–         Тыныч кына утырдык, игътибар белән тыңлыйбыз.

 

Тактада ат, сыер, песи, эт рәсемнәре.

–        Алсуның иртән торгач сөт эчәсе килгән, өендә берәү дә булмаган. Ишек алдына чыккан да, аттан, сыердан, песидән, эттән сораган. Сез ничек уйлыйсыз, боларның кайсысыннан: “Сөт каян килгән?” – дип сорасам, кем әйтер икән?

Баланың  җавабы. Балалар:

–         Ә Алсу сыердан сорыйсын белмәгән. Тавык янына килгән.

–         Тавык, миңа сөт бир әле. – дигән.

–         Сез ничек уйлыйсыз тавык нәрсә дигән?

Тавык:

–         Әйе, минем сөтем юк шул, мин йомырка салам, чебиләр үстерәм, – дигән.

–         Тавык Алсуны нәрсә янына җибәргән икән?

 

Табышмак әйтәм:

 

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (Песи)

 

–         Дөрес, песи. Каян белдегез? (Песи тычкан тота, ә көндез йоклый.)

–         Алсу аннан сөт сораган, ә песи нәрсә дигән?

–         “Минем сөтем юк, мин өйне тычканнардан саклыйм”, – дигән. “Әнә Акбайдан сора” – дигән.

–         Һау – һау, мин өй саклыйм, минем сөтем юк, мин сөт бирмим.

–         Ат янына җибәргән.  Ат нәрсә дигән?

–         Мин йөк тартам, сине дә утыртып йөртәм.

Ат: ” Табышмакның җавабын табып әйткәннән соң белерсез”, – дигән:

 

Үлән ашый

Май ташый….

 

–         Әйе, сыер янына җибәргән. Каян белдегез? Сыер көтүдә үлән ашый, ә кич белән сөттән май ясыйлар. (Сыер рәсемен күрсәтәм) Аның нәрсәләре бар? (Аягы, мөгезе, койрыгы.)

–         Ә сыерның сөте кайда? (Җиленендә)

–         Әйе, җиленендә. Сыерны савып, сөт алалар. Ләкин Алсу сыердан курыккан, өйгә кереп киткән. Дәү әнисенә күргәнен сөйләп биргән. Дәү әнисе Алсуга сыерны яшел үлән белән сыйларга кушкан. Ә сыер аңа: “Бар дәү әниеңне чакыр, мин сиңа сөт бирермен” – дигән. Дәү әнисе чиләк һәм кечкенә урындык алып, сыерны савырга чыккан.

,kju

Икенче кисәк.

–         Бераз ял итеп алыйк.

Хәрәкәтле уен: “Күрсәт әле, үскәнем”.

–         Күрсәт әле, үскәнем, ничек утын яралар? ( Аякларны җәеп куеп, кулларны өскә таба күтәрәләр.)

–         Күрсәт әле, үскәнем, ничек печән чабалар?

–         Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

–         Күрсәт әле, үскәнем, ничек аю йөри?

 

Биеделәр, уйнадылар, урыннарга утырдылар.

 

Өченче кисәк.

–         Аннан соң нәрсә булганын тыңлагыз. “Дәү әнием, шәһәрдә сыерлар юк бит, сөтне каян алалар икән?” – дигән Алсу.

–         Әбисе болай дип сөйләгән: “Мин сине фермага алып барырмын. Анда зур абзарларда бик күп сыерлар яши. (Ферма сүзен әйтәм, балалардан кабатлаттырам) Фермада сыерларны терлекчеләр карый. Аларга су, үлән, башак бирәләр. Иртә һәм кич сыерларны савалар. Сауган сөтләрне бидоннарга тутырып, сөт машиналарына салалар һәм сөт заводларына илтәләр. Анда аларны матур кәгазьле савытларга  салып (күрсәтергә) шәһәргә җибәрәләр. Ә кибетләрдә аларны саталар”.

 

Сүзлек эше: саву, бидон, терлекче, ферма, абзар.

–         Сөттән тагын нәрсәләр ясыйлар? (Катык, сыр, эремчек һ.б.)

–         Балалар, сез Алсуның әбисе сөйләгәнен игътибар белән тыңладыгызмы?

–         Данис, сөт безнең өстәлгә каян килә? (Берничә баладан сөйләтәм)

 

Дүртенче кисәк.

Матур әдәбият уку.

 

–         Балалар, Алсуның дәү әнисе аңа менә мондый шигырь укыган. Аның исеме: “Безнең сыер” Әнәс Кари.

 

Безнең сыер өебезне яхшы белә

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә

Әйтерсең лә: “Мине каршы алыгыз” – ди.

“Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз” – ди.

Күптән ияләндем инде мин аңарга

Йөгереп чыгам көн дә аны каршыларга.

 

Сораулар:

–         Көтүдән ул ничек кайтып керә? Ул нәрсә дип әйтә? Ничек чыгам көн дә аны каршыларга?

 

Бишенче кисәк.

–         Ә хәзер сүзлек уен: “Киресен әйт” дигән күнегү башкарабыз. Мин сезгә бер сүз әйтәм, сез аның капма – каршы мәгънәсен әйтегез.

–         Мәсәлән: “Салкын – җылы, ак  – кара, түбән – югары, һ.б.”

 

Сүзлек уен: “Тагын ничек әйтергә була?”

 

–         Балалар, шөгыль башында без кеше йөзләрен караган идек. Бу нинди йөз? (Шат, көләч, күңелле, елмаючан, ачык йөзле. Ә бу нинди йөз? (Боек, күңелсез, моңсу, кәефсез, караңгы йөзле.) (Һәр сүзне балалардан хор белән һәм берәм-берәм кабатлаттырыла.)

 

Алтынчы кисәк.

Дидактик уен: “Поезд”.

–         Балалар, без сезнең белән дәү әни янына поездка утырып кайткан идек. Ә хәзер без “Поезд” дигән дидактик уенны уйнарбыз.

–         Поездга формасы, төсе, кулланышы буенча бер – берсенә бәйле булган рәсемнәр куябыз. Мин – күлмәк (кызыл) куйдым беренче вагонга, Диана – кызыл очпочмак һ.б.

 

Йомгаклау:  

–         Менә, балалар, без сезнең белән сөтнең каян килгәнен белдек. Хәзер сез аның каян килгәнен беләсез. Әфәрин, балалар. Шөгылебез тәмам.

 

***

Канәгать – довольный
Моңсу – грустный
Шикләнүчән – подозрительный
Хыялый – мечтательный
Ачулы – гневный, злой
Ялгыз – одинокий
Оялчан – стеснительный
Сак – осмотрительный
Усал – сердитый, злой
Бәхетле – счастливый
Йомык – замкнутый
Өмете өзелгән – разочарованный
Ярсу – раздраженный
Көчсез – обесиленный
Күңелсез – скучающий
Куркулы – испуганный
Гашыйк – влюбленный
Борчулы – тревожный

 

Учим татарский!

***

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ»

297 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

  ХӘКИМҖАНОВА ЛИЛИЯ ГАБДРӘУФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий