Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Курчак тасма сайлый”

2 нче кечкенәләр төркеме 

курчак

Программаның эчтәлеге: Балаларны кәгазь һәм тукыма әйбернең үзенчәлекләре буенча таныштыру.

 Сүзлек хәзинәсен баету һәм активлаштыру: Тәрбияченең сорауларына тулы җөмлә белән җавап әйтергә өйрәтү. Матур әдәбият әсәренә кызыксыну уяту.

Тәрбияви бурыч: Уенчыкларга сак караш тәрбияләү, балаларны тулы җөмләләр тезеп сөйләргә өйрәтү.

 

Сүзлек өстендә эш: бөгәрләнә, ертыла, җеби, тарыйлар, тарак, үрәләр, кәгазь, тукыма.

Метод алымнар: Кереш әңгәмә, сораулар, кабатлау, аңлату, әйтеп җибәрү, күрсәтмәләр бирү, күрсәтү, уен алымы, матур әдәбият, хәрәкәтле пауза, анализ ясау/бәя бирү, йомгаклау.

Җиһазлау: Кәгазь тасмалар, тукыма, тасмалар (балалар санына), поднос, курчак – Алсу, 10очкыч, дидактик уен, матур әдәбият (Ә. Карый “Курчагым”)

                         

Шөгыль барышы:

 Беренче кисәк.

–         Исәнмесез балалар. Дөрес итеп утырдык һәм мине тыңларга әзерләндек. Сөйләм үстерү шөгылен башлыйбыз. Балалар буген безгә кунакка курчак килгән, аның исеме – Алсу. Алсу белән исәнләшик әле, балалар.

–         Исәнмесез!

–         Балалар, карагыз әле, Алсу ничек киенгән?

–         Матур.

–         Балалар, мин килгәндә курчак елап утыра иде. Ни өчен елыйсың дигәч, минем чәчемә тасмалар кирәк, төсле кәгазьләрдән тасма ясагыз әле диде. Балалар, әйдәгез, Алсуга, булышыйк әле тасма сайларга. Сезнең өстәлләрдә төрле төстә кәгазьләрдән киселгән тасмалар ята.

 

Шуларның берсен алып:

–         Бу нинди төстәге тасма? (Кызыл.)

–         Барыгыз да кулларыгызга кызыл төстәге тасма алыгыз. Балалар, йомарлап карыйк әле кәгазьне , ул нишли икән? (Үч төбендә кысалар.)

–         Ул нишләде? (Бөгәрләнде.) Кабатлыйк әле, Камил, Илназ, Ләйлә.

–         Әйдәгез, хәзер тасманы бәйләп карыйк. Кәгазь нишләде? Кәгазь ертыла, ә тасма ертылмаска тиеш. Кабатлыйк әле, Зарина, Диана, Артур (Ертыла).

–         Балалар, безнең тасма пычранган да икән, әйдәгез аны суда юып алыйк (Кәгазьне юып күрсәтәм, табактагы суга салам).

–         Кәгазь нишләде? Кәгазь җебеде, юешләнде, ертылды. Кабатлыйк әле, Рамил, Адилә.

–         Ә хәзер подностан икенче тасманы алыгыз. Бөгәрләгез. Ә хәзер тартып карагыз. Хәзер мин аны суга салам, ул нишләде? Ертылдымы? Юк.

–         Анын турында ничек сөйләп була? Ул нинди?

–         Ул тукымадан эшләнгән. Аның исеме – ситсы. Ул чыдам. Бөгәрләнми, ертылмый, йомшак.

–         Әйдәгез, бәйләп карыйк (күбәләк кебек бәйлибез), ә хәзер Алсуның чәчен нинди төстәге тасма белән бәйлибез? Әйе, тукымадан эшләнгән тасма белән, ә миңа кем булыша? (Киләләр.)

–         Балалар, бу нәрсәсе? (Чәче.) Ул нинди? (Озын, йомшак.) Ул нинди төстә? (Ул сары төстә.) Аны нишләтәләр? (Чәчне тарыйлар.) Нәрсә белән тарыйлар? (Тарак белән.) Тасманы бәйлибез.

–         Курчак нинди булды? (Матур, чибәр, сөйкемле.) Ул елмаеп безгә рәхмәт әйтә.

 

Икенче кисәк.

–         Әйдәгез балалар, бераз уйнап алабыз. Менә өстәлдә очкычлар бар.

–         Алар нәрсәдән ясалган? (Кәгазьдән.)

–         Алар ничек очалар икән, әйдәгезочырып уйныйк әле (уйныйлар).

–         Ә хәзер очкычлар аэродромга кайталар.

 

Өченче кисәк.

–         Балалар, матур итеп үз урыннарыбызга утырабыз. Мине игътибар белән тыңлыйбыз.

–         Мин хәзер сезгә Әнәс Каринең “Курчагым” исемле шигырен укып китәм:

 

Кичә Ләйлә көйсезләнеп

Атып бәрде курчагын

Уйныйсы килгәч, ул аны

Эзли башлады тагын.

Әнисе әйтә аңа:

Курчагың  синнән – бизгән

Ләйлә гел кыйный – дип.

Ул чыгып киткән өйдән.

Өстәл асларын карады,

Шкаф артын капшады,

Тик курчагын тапмады.

 

–         Балалар, шигырь ошадымы?

–         Ләйлә нинди кыз булган?

–         Сез курчак белән ничек уйныйсыз?

 

Дүртенче кисәк.

Дидактик уен: “Дөрес сайлап ал”.

Тактада курчакның өс киемнәре һәм китап эленгән.

–         Әйберләр арасыннан нәрсә артык? Әйе, китап, ул – уку әсбабы.

–         Ә болары нәрсәләр? (Киемнәр)

–         Алар нинди материалдан тегелгәннәр? (Тукымадан.)

–         Китап нәрсәдән эшләнгән? (Кәгазьдән.)

–         Булдырдыгыз, балалар. Сез бик күп беләсез икән.

 

Анализ бирү:

–         Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек әле?

–         Рәхмәт. Шуның белән безнең бүгенге шөгылебез тәмам.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ»

297 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 ХӘКИМҖАНОВА ЛИЛИЯ ГАБДРӘУФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий