Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз бәйрәме”

2Зурлар төркемендә бәйрәм кичәсе.

 

Максатлар:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

 

 

 

Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Салмак көй астында алып баручы белән балалар залга узалалар.

 

1 а.б  Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле килгән кунаклар, әти-әниләр! Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

 

2 а.б Ни  арада  җәй  үтте,

Матур   көз  килеп  җитте.

Шатлык  тулы  бу  бәйрәмне

Балалар  күптән  көтте.

 

1 нче бала:

Бүген  бездә  матур  бәйрәм,

Бүген  бездә  көзге  бал.

Бүген  көзге  байлык  белән

Бизәлгән  безнең  зал.

 

2 нче бала:

Җиргә  яфрак  коелган,

Сап-сары  келәм  булган.

Яфракларны  без  җыярбыз,

Букет ясап  куярбыз.

 

3 нче бала:

Көз  көннәре  килеп  җитте,

Хушлашабыз  җәй  белән.

Бөтен  җиргә  яфраклардан

Алтын  келәм  җәелгән.

 

Җыр: “Яфраклар бәйрәме”Л.Лерон сүз, Р.Еникеева муз

1 а.б.Көз килде,

Уңыш булды.

Көзге муллык

Безгә дә килде.

 

-Балалар, көзге муллыкның  ни икәнен сез беләсездер инде. Басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.

 

5 нче бала: 

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

 

6 нчы бала:

Киң  болыннарда,

Урман, кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп   сулдылар.

 

А.б: Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер мәкаль әйтәм.

 

Язның  байлыгы – кояш,

Көзнең байлыгы – нәрсә? (Уңыш.)

 

Дөрес, балалар, көз – муллык чоры.

Безнең иң зур уңышыбыз нәрсә? (Икмәк)

 

7 нче бала:

Көзнең  иң  олы  бүләге –

Икмәк  тора  табында.

Тормышыбыз   ямьле  булыр,

Икмәк  булган  чагында.

 

8 нче бала:

Кояшның җылы  нурларын,

Җир  җылысын  саклап  үзендә,

Күкрәкләргә  терәп  кисәр  икмәк

Һәр  табынның  тора  түрендә.

 

9 нчы бала:

Ипи  басуда  үсә,

Аннан  амбарга  күчә.

Аннары  мичтә  пешә,

Кызарып  мичтән  төшә.

 

10 нчы бала:

Сары  төс  ул  була  күпләп –

Алтын  бөртек  төсе  ул.

Бөртек – тәмле  икмәк,

Икмәк – җирнең  көче  ул.

 

11 нче бала:

Көшел-көшел  бодай, арыш  җыеп,

Саламнардан  зур  эскертләр  куеп,

Кара  җирне  уҗым  белән  каплап,

Тракторлар белән  гөрләп-шаулап,

Кырлар  буйлап  уңган  көз  йөри.

 

Балалар башкаруында “Заманча бию”

Җил:  Мин җил! Сезнең янга очып кына килеп җиттем! Әйдәгез, дускайларым – яфраклар биергә, биергә, биергә! Бүген яфракларның  бәйрәме! Сез бит әле биергә дә өйрәнмәдегез! Әйдәгез, күңеллерәк, җиңелерәк, югарыга, өскәрәк! Әй, сез алтын-сары, кызыл, яшел көз бизәкләре, биеп калыгыз, озакламый минем олы туганым- себер җиле килергә әзерләнеп тора, ул вакытта инде сезнең биюләрегез беркемгә дә кирәк булмаячак, чөнки кыш көне кар бөртекләренең вакыты җитәчәк. Әйдәгез, дускайларым, әйдәгез, күтәрелдек! Әйләндек, очтык, тагын әйләндек! Менә шулай! Аяк очларына басып әйләнергә кирәк. Менә шулай, өйрәнә торыгыз!  Минем эшем күп, мин күршедәге  паркта агачлардан соңгы яфракларны  биетергә ашыгам. Әйләнегез, бөтерелегез! Мин очтым, очтым, очтым….

Тәрбияче: Ярар, җил дускай! Сау бул!  Балалар, күрегез әле!  Көз безгә кунакка килә! Каршы алырга әзерләнеп алыйк! Көз – чып-чын табигатьнең гүзәл патшабикәсе! Ул яфракларны төрле төсләргә буяп дөньяны бизәде. Нинди матур урманнар, кырлар! Ул яфрак бураннары! Искитмәле ! Әйдәгез, бастык! Көз гүзәлен каршы алыйк: әйдәгез әле, көз кызы килеп җиткәнче “яфраклар” биюен биеп алыйк.

 

 “Бию Яфраклар” – “Листик- листопад”

(Көз биеп керә)

Көз: Исәнмесез, минем кадерлеләрем!  Бүген – бәйрәм! Сез әзерме? Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем – җәйгә чакыру җибәрдем. Ә кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

 

13 нче бала:

Килә  шаулы, алтын  матур  көзем,

Яфрак оча,   көзге  җил исә.

Табигате  бигрәк  сокландыргыч!

Зарыгып көткән көз килә!

 

14 нче бала:

Көз  килде.

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары  яфраклар

Җиргә  сибелде.

 

15 нчы бала:

Бик  күңелле  урамда-

Алтын-сары  бар  дөнья,

Җил  яфраклар  биетә,

Көз  шатлана, туй  итә.

 

16 нче бала:

Күңелләргә  якты  нур  өләшеп,

Шатлык  өстәп  һәрбер  йөрәккә,

Үз  муллыгы  белән  көзләр  килә,

Йомгак  ясап  җәйге  хезмәткә.

 

( Шул вакыт болыт чыга – ул көзне кысрыклый, балаларга  яңгыр сибә.)

 

Болыт: Менә хәзер биеп карагыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Ха-ха-ха! Бәйрәм имеш, Көз килә, имеш! Килми генә торыгыз әле! Биеми генә торыгыз! Юк сезгә бәйрәм! Мине чакырмаган булып!

Көз: Тукта, тукта, болыт! Без бит дус идек әле! Бозма инде бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Үтенәм синнән!  Бүген җил яфракларга бию өйрәтә. Соңгы биюләре, юешләнгәч алар бии алмыйлар. Әй, дустым, җил! Син кайларда?  Балалар бергә чакырыйк әле! ( Чакыралар).

Болыт: Мин җилдән курыкмыйм, мин инде мендәр хәтле, менә хәзер өй хәтле булам, үсәм, үсәм, үсәм…

 

(Җил керә болытны куа- балалар да булышалар –өрәләр, болыт елап чыгып китә.)

 

Алып баручы: Тукта инде, безнең кызлар сиңа зонтик биюен башкарып күрсмәтмәделәр, әйдәгез әле, карап китик.

 

Бию: Кулчатыр белән бию.

Фанфаралар. Җәй керә. Көз белән” Менуэт” башкаралар.

Көз : Исәнме – саумы, кадерле кунагым! Рәхим ит! Без синең белән бер ел күрешмәдек бит.

Җәй: Исәнме, көз! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм. Анда җәй булачак, ә бездә кыш, бездә көз – анда яз!

Көз: Рәхмәт сиңа, Җәй!

Җәй: Мин  синең матур  бизәкләреңне  күреп каласым килә!  Мин сине бик яратам!

 

Җыр: “Дождик”

Җәй : Ярар, көз туганым, мин сиңа ышанып тапшырып китәм  Мөслимне! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне күрдем! Бик ошадың син миңа! Син бик уңган, булган һәм чибәр! Бар эшкә дә кулың ятып тора. Мин китәм инде.Сау булыгыз, дусларым!

Көз: Тукта, тукта, җәй! Без җил белән сине озата барабыз! Без синең белән тиз генә аерыла алмыйбыз бит. (Озатып чыгып китәләр)

Без   уйныйбыз, җырлыйбыз,

Якты  көннән  туймыйбыз,

Бәйрәмебез  гөрләп  торсын,

Җырлыйбыз  да биибез.

 

Бабай керә: (Каргаларны куа) Эх, бу каргаларны нишләтергә инде. Минем бөтен оныкларыма дигән ризыкларымны ашап бетерәләр инде. Ә, белдем мин, белдем. Карачкыны алып килим әле.

 

Көй ишетелә. Карачкыны алып килә дә китә.

Тәрбияче : Исәнмесез! Сез кем буласыз? Бу нинди кыяфәт? Сез кая килгәнегезне беләсезме? Үзегез бик таныш та кебек, таныш түгел дә …

Карачкы: Минем исемем Карачкы була. Туган җирем – яшелчә бакчасы. Мин басуларда, бакчаларда сакта торам. Солдатлар да минем кебек төгәл торалмый сакта. Ә минем кыяфәтемә гаҗәпләнмәгез. Миңа шулай киенү бик ошый. Бездә, карачкыларда – бу иң модный кием! Сезгә ошыймы минем киемнәрем? Кай вакытта миңа я  эшләпә бүләк итеп китәләр,я кәчтүм. Мин бигрәк тә бабайлардан калган плащларны, я әбиләрдән калган халалатларны бик сөенеп киям. Менә бит ничек килешә! (Күрсәтә).

Менә шулай киенеп мин бакчада сакта торам! Сакта торам! Көн йокламыйм, төн йокламыйм каргаларны, чыпчыкларны, барча кошларны гел куркытып торам, нык тырышам! Мин көзне бик сагынып көтәм! Аның кулына исән – имин уңышны тапшыргач ялга чыгам. Менә хәзер мин ялда. Мин бик арыйм, балалар, ялгызлыктан. Гел берүзем торам бит. Шунсы читен. Сезнең белән  бәйрәм  итәргә мөмкин булмас микән? Минем әле  сезне котлап китәсем килә. Мин сезне барлык карачкылар исеменнән көз бәйрәме белән котлап куям әле! Бәйрәм белән сезне, нәни дусларым! Әйдә инде, кул чабыгыз!

А. б: Рәхмәт, Карачкы!

Карачкы: Мин көз белән сезгә бик күп витаминнар бүләк итәбез. Беләсегез килсә, мин иң оста кишер йолкучы, суган җыючы, иң оста чүп утаучы, иң оста бәрәңге җыючы. Мин, мин, мин…..иң оста карачкы! Вәт!

Көз: Әйдә, әйдә, карачкы дус! Син әле бик оста мактанчыкка да әйләнгәнсең бит! Әйдә, бергә бәйрәм итик. Балалар да, кунаклар да каршы килмәс дип уйлыйм. Сезнең бакчаларда да бармы шундый матур карачкылар?

Карачкы: Ә мин, нәни дусларым, буш кул белән килмәдем бит! Кесәләрем тулы табышмак! Әйдәле, укып карагыз әле, белерсез микән?

 

Табышмаклар әйтү.

 

1. Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште.(Алма)

 

2. Җир  астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

 

Тәрбияче : Рәхмәт сиңа, карачкы. Без сиңа шундый шәп табышмаклар өчен үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.

 

Балалар башкаруында  үзләре яраткан шигырьләр, табышмаклар тыңланыла.

 

Алып баручы:

Күңелегез  һәрчак  аяз  булсын,

Килмәсеннәр  сагыш-борчулар.

Ныклы  сәламәтлек  юлдаш  булсын,

Аннан  кадерлерәк  нәрсә  бар?!

 

Күңелләргә  якты  нур  өләшеп,

Шатлык  өстәп  һәрбер  йөрәккә,

Үз  муллыгы  белән  көзләр  килә,

Йомгак  ясап  җәйге  хезмәткә.

 

Бәйрәм тәмам.

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

«МИЛӘШКӘЙ» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

 ЗАЯНОВА ЛИЛИЯ РАФИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий