Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Йомры икмәк көзге урманда”

14-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген  күрә белү, соклану хисләре тәрбияләү;

-Табигатьне яратырга, сакларга, матурлыгына сокланырга һәм аңлы иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.

 

Бурычлар:

-Балаларны өлкәннәр хезмәтенә һәм үз хезмәтләренә хөрмәт тәрбияләү;

-Сәхнәдә образларны дөрес итеп бирү осталыкларын, хәтерне, логик фикерләү сәләтен үстерү;

-Балаларның безнең җирлектә үсүче яшелчәләр, агач, куаклар турындагы белемнәрен арттыру.

Җиһазлар:

Урманча итеп бизәлгән зал, балалар өчен костюмнар.

Алдан эшләнгән эшләр:

-Яшелчә бакчасына экскурсия;

-Бакчада хезмәт (чөгендер, кишер алу; участокны корыган яфраклардан арындыру.)

-Җырлар, биюләр, шигырләр өйрәнү;

-Әкият белән танышу һәм аны сәхнәләштерү;

-Яшелчәләрдән күргәзмә оештыру;

-Яшелчәләрдән төрле фигуралар ясап күргәзмә оештыру.

 

Бәйрәм барышы:

Балалар:

1. Көз бәйрәме урманда

Бик якты, матур монда.

Нинди күңелле аланда

Көз бизәгән бит монда.

 

2. Без барабыз урманга

Көз бәйрәме бит анда.

Яфрак яңгыры ява

Сап-сары келәм алда.

 

3.  Һәр яфырак алтыннан

Кечкенә кояш сыман.

Миләш, балан бик уңган,

Гөмбәләр дә мулдан.

 

Җыр: Яфрак бәйрәме.

Тәрбияче: Нинди серле матурлык

Могҗиза бит аланда.

Карагыз, балалар, күрегез,

Йомры икмәк аланда.

 

(Йомры икмәк йөгереп чыга)

 

Тәрбияче: Йомры икмәк(2)

Кая ашыгасың син болай?

Йомры икмәк: Көзге урманга.

Тәрбияче: Сине тотып ашамаслармы анда?

Йомры икмәк: Кирәкми мине куркытырга

Мин бит оста качарга.

Тәрбияче: Хуш, йомры икмәк,

Онытма безне дә.

Чакырырсың ярдәмгә

Кирәк икән, әгәр дә.

 

( Куян чыга)

Куян: Йомры икмәк (2),

Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк: Куян, син мине ашама,

Бар әнә бакчага

Яшелчәләр күп анда.

 

Шигырь:  “Яшелчәләр бәхәсе” В. Хәйруллина.

Тәрбияче: Куян!

Әйдә безнең белән уйнап ал,

Уңышларны тизрәк

Кәрзинеңә җыеп сал!

 

Уен: Яшелчәләр җыю.

Тәрбияче:   Йомры икмәк бик җитез

Качып киткән ул синнән.

Борчылма, син, куянкай,

Мә, кишер сиңа бездән.

Шигырь: М. Фәйзуллина “Көзге яңгыр”.

Зонтиклар белән бию.

Бүре: Йомры икмәк (2)

Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк: Балалар ярдәм итегез!

Бүредән дә саклагыз.

Тәрбияче: Син бүрекәй тукта әле

Утыр әле, уйла әле.

Табышмакка җавап тап әле.

 

(Табышмакларга җавап табу)

Бүре: У-у-у!

Тәрбияче: Үпкәләмә син безгә,

Мә куян ал бүләккә.

Тәрбияче:  Йомры икмәк чапкан да чапкан һәм аюны очраткан.

 

Аю: Йомры икмәк (2),мин сине ашыйм .

Йомры икмәк: Балалар, ярдәм итегез !

Аюдан да саклагыз.

 

Аю белән уен:

Аю йөри урманда

Бөрлегән күп ди анда.

Аны күргәч качыгыз

Хуҗа бит ул анда.

(Аю куа , балалар кача.)

Тәрбияче: Аюкай, тимә йомры икмәккә

Юлыңда бул син әйдә .

Күр урманга көз килгән

Гөмбә, җиләк бик уңган.

 

Аю һәм гөмбәләр биюе.

Аю гөмбә җыйганда йомры икмәк качкан да .

Аюкай, син борчылма, мә балы белән сыйлан.

 

(Йомры икмәк каршына төлке очырый.)

Төлке: Йомры икмәк ,(2)

Мин сине ашыйм.

Йомры икмәк :   Син, төлкекәй, ашыкма.

Кара як- ягыңа.

Күпме дуслар минем янымда.

Дуслар, ярдәм итегез!

 

Тәрбияче: Әйдәгез ярдәмгә ашыгыйк,тиз генә түгәрәк ясыйк.

(Түгәрәккә басалар )

Тәрбияче: Син, төлкекәй, үзең чибәр,

Үзең бик тә хәйләкәр.

Синең биюне күреп ,

Бар халык “ах” итәр.

 

Төлке биюе.

Тәрбияче: Без ничек күңел ачтык,

Җырлап, биеп армадык.

Матур әкият тыңладык.

Йомры икмәкне усаллардан якладык.

 

Йомры икмәк: Рәхмәт, ярдәм иттегез. Мәгез, тәмле күмәчләремнән авыз итегез.

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы Теләнче Тамак авылы

«АКЧӘЧӘК»  балалар  бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

БАТТАЛОВА ЭЛЬЗА СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий