Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Безгә алтын көз килде”

2 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

maska_zayac1

Балалар музыка астына залга керәләр, түгәрәккә басалар, кулларында яфраклар

 

Алып баручы: Ни арада җәй утте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

1бала:  Урман кырларга

Килде матур көз,

Җәй үтте дип

Кайгырмыйбыз без.

 

2бала:   Көз килде. Уләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

3 бала: Дует, дует ветер,

Дует, задувает.

Желтые листочки

С дерева срывает.

Көзге яфраклар белән җырлы-бию

 (җырдан соң тәрбиячеләр тиз генә яфракларны җыя, балалар урындыкка утыралар)

 

А.б.: Килә шаулы, алтын матур көзем,

Яфрак оча,  көзге җил исә.

Табигате бигрәк сокландыргыч!

Зарыгып көтелгән көз килә.

 

Музыка астына Көз керә.

Көз: Мин – Көз! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

Б: Исәнмесез!

А.б.:  Исәнме, Көз! Әйдә уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз: Балалар, ел саен сезгә киләм мин,

Киеп матур  күлмәкләр.

Әйдәгез, килегез яныма,

Уйныйк әле бергәләп.

«Кояшкай һәм яңгыр уены»

Көз: Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк!

 

Җыр «Улетайте, тучи» (жыр беткәч урындыкка утыралар).

Көз: Булдырдыгыз, балалар! Сезгә күп итеп күчтәнәчләр  алып килдем, хәзер, барыгызга да таратам. Ой, кая киткән соң ул? Бәлки мин аны урманда югалтканмындыр?( Борылып күчтәнәчләрен эзләгән була).

А.б.: Ямьле Көз! Борчылма, син аны шушы тирәдә генә төшереп калдыргансыңдыр, хәзер без аны табабыз. (Алып баручы белән Көз түгәрәк буенча үтәләр, ширма янына киләләр.

 

Куян тавышы ишетелә.

Куян: Хрюша, син кая! Ау! Хрюша! Ой, кая эләктем мин? Ниндидер алан, балалар күп монда. Исәнмесез!

А.б.: Исәнме, Куян!

Куян: Исәнмесез, балалар! Әйтегез әле, сез Хрюшаны күрмәдегезме?

А.б.: Юк, күрмәдек, кая китте соң ул?

Куян: Эй, урманга гөмбәгә дип барган идек, менә кәрзиннәрне тутырдык та, өйгә кайтып барганда ул югалды. Эзләдем, эзләдем, бер җирдә дә табалмадым әле. Ярар, балалар,  теге очтан да әйләнеп Хрюшаны эзләп килим инде, ә сез минем гөмбәләр белән уйнап алыгыз!

 Уен «гөмбәләрне җый»  

(Ике кәрзин куела, идәндәге гөмбәләрне тутырырга, 4 бала чыга, уен 2 тапкыр уздырыла).

Уен бетүгә ширма артыннан Каркуша күренә.

Каркуша: Кар-кар-кар! Нинди тавыш, нинди бәйрәм монда?

А.б.: Безнең балаларыбыз көзге бәйрәмдә күңел ачалар. Балалар, таныдыгызмы Каркушаны? Каркуша, ә син кая булдың?

Каркуша: Менә урман буйлап дус кошчыкларны эзләп очтым, ә алар җылы якларга очканнар, хәзер иптәшләр дә әзәя инде.

А.б.: Бер дә борчылма, Каркуша, безнен балаларыбыз синең күңелне күтәрер.

 

«Птички» җырына балалар хәрәкәтләр ясый.

Каркуша: Булдырдыгыз, балалар, кар-каррәхмәт! Карагыз әле, кем килә анда? Ә-ә-ә, Куян бит бу!

Куян: Исәнме, Каркуша, син Хрюшаны күрмәдеңме? Бөтен урманны әйләндем – ул бер җирдә дә юк.

Каркуша: Юк, күрмәдем..

Көз: Ә син урман өстеннән очканда, минем күчтәнәч белән кәрзинне күрмәдеңме?

Каркуша: Күрдем, тик аның янында нидер бик каты селкенә иде, мин куркуымнан очтым да киттем. Әнә, менә монда селкенде ул. Әй, анда һаман да кемдер бар. Кем син, әй?

 

(Әкрен генә Хрюша күренә, аңа кәнфит фантиклары ябышып беткән)

Хрюша: Бу мин, Хрюша бит.

Куян: Ә ни өчен син шундый таза булдың?

Хрюша: Ой,  дөрестән дә, ну ни… мин бер кәрзин тулы кәнфит таптым да, ашап бетердем, алар шул хәтле тәмле иде.

Көз: Хрюша, шул чаклы баллы ашарга ярамый бит, бигрәк тә рөхсәт алмыйча.

А.б.: Хрюша, Көз аны балаларга күчтәнәч итеп алып килгән, ә син берүзең ашап бетердең!

 

Хрюша кычкырып елый башлый.

Көз: Елама, иң мөһиме, исендә тот: күп баллы ашау зарарлы!

Хрюша: Нишләргә инде хәзер? Балалар күчтәнәчсез кала мени?

Көз: Мин берәр нәрсә уйлап табармын.

Куян: Көз, ә Хрюша гел шундый таза булып калырмы?

Көз: Хрюша балалар белән биесен, шунда ябыгып та куяр.

Хрюша: Мин риза!

 

Кыңгыраулар белән бию

Хрюша ширма артында бии, ахырда ширма артына китә, «нечкәреп» чыга. 

Хрюша: Рәхмәт сезгә, балалар! Сиңа да рәхмәт, ямьле Көз! Мин элекеге хәлемә кайттым!

Көз : Ә мин шатланып хәбәр итәм:

Миннән күчтәнәч кабул итегез!

үчтәнәчне тәрбиячегә бирә)

Менә миңа китәр вакыт та җитте, киләсе елга кадәр, сау булыгыз, балалар!

Б: Сау булыгыз!

 

Көз музыка астына чыгып китә

А.б.: Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты, әйдәгез, балалар группага кайтып Көз алып килгән күчтәнәчне ашыйк!

 

Балалар музыка астына залдан чыгып китәләр.

***

 

Үзегезгә ошаган МАСКАНЫ күчерү өчен баштан сурәткә, аннары “Сохранить изображение” төймәсенә басыгыз.

maska_egik  maska_kotik maska_koza  maska_kurica  maska_lisa  maska_lyagushka  maska_medved  maska_medved_mishutka  maska_petuh  maska_sobaka  maska_volk1  maska_zayac1

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

56 нчы балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

СОЛТАНОВА ГӨЛНАЗ БАЯЗИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий