Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йорт кошлары – әтәч, тавык, чеби”

1Беренче кечкенәләр төркеме

 

Алдан эшчәнлек:

-йорт кошлары турында альбом карау;

-дидактик уеннар уйнау: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап”;

-“Чуар тавык” әкиятен уку;

– чебиләр турында ял минутлары өйрәнү,“ Тавык һәм чебиләр” хәрәкәтле уенын уйнау.

 

Материал:  йорт кошлары: әтәч, тавык, чеби, йомырка рәсемнәре белән слайдшоу, йомырка белән тартма, җим ашатучы балалар рәсеме; ак, кызыл тавык рәсеме төшерелгән кечкенә чиләкләр, катыргыдан ак, кызыл йомыркалар(форма), тары ярмасы, пластилин, такта, салфетка.

 

Шөгыльнең структурасы:

1. Кереш өлеш:

-Исәнләшү. Ишектән тартма алу. Рәсем карау. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш:

-Әтәч, тавык, чеби белән танышу.

Сенсорик уен уйнау “ Йомыркаларны аер”.

Ял минуты.

Йорт кошларына ярма әвәләү.

3. Йомгаклау.

 

Максатлар:

-йорт кошы әтәчне таный һәм әйтә белүләрен ныгыту;

-балаларны тавык һәм аның чебиләре белән таныштыру;

-тавыкның һәм әтәчнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен әйтү, охшаш, аерымлыкларын карау;

-балаларның сүз байлыгын арттыру, гади сорауларга җавап бирү теләге уяту,

-балаларның кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгын үстерү;

-логик һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;

-йорт кошларына миһербанлык тәрбияләү;

-тары ярмасын әвәләргә өйрәтү.

 

Сүзлек: ярма, тавык, чеби, кетәклек, йомырка, йорт кошлары.

 

Эшчәнлек барышы:

–         Балалар, тәрәзәгә карагыз әле,  кояш ничек итеп безгә елмая. Әйдәгез, без дә кояшка елмаеп күрсәтик.

(Балалар кояшка карап елмаялар).

–         Менә безнең күңелләребез шат.

–         Ә хәзер матур итеп утырыгыз әле. Менә минем кебек. Булдырдыгыз! Сез ишетәсезме? Ниндидер тавыш бар.(Ишек шакылдаган тавыш). Барып карыйм әле. (Тәрбияче тартма алып керә). Балалар, әби безгә авылдан тартма җибәргән. Тартмада нәрсә бар икәнен аны ачып карамыйча әйтеп булмый. Әйдәгез, тартманы ачып карыйк. (Тәрбияче тартмадан йомырка ала). Балалар, минем кулда нәрсә бу?

Балалар:  -Йомырка.

Тәрбияче: -Дөрес, балалар, йомырка. Карагыз әле, балалар, ишетәсезме, ул тукылдый. Нәрсә булыр икән бу? (Йомырка ватыла, аның эченнән чеби уенчыгы алына).

-Балалар, йомырка эченнән нәрсә килеп чыкты?

Балалар:-Чеби.

Тәрбияче:-Бик дөрес, чеби. Балалар, ә чеби нинди? (Йомшак,сары)

Тәрбияче: -Балалар, ләкин чебиебез никтер моңсу. Нәрсә булган икән чебигә?

Чеби:- Исәнмесез, балалар. Минем үземнең әтиемне, әниемне табасым килә.

Тәрбияче:- Ярар, чеби, без сиңа әти-әниеңне табарга булышырбыз.

-Балалар рәсемгә карыйк әле. Нәрсәләр күрәсез сез анда?

-Әйе, бу ишегалды. Анда төрле йорт кошлары йөри.  Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, нәрсә турында икән ул?

   

Табышмак:

Иртән бик иртә тора

Кикрикүк дип кычкыра. (Әтәч).

–         Бик дөрес, ул әтәч.

–         Әтәчне без нинди кош дип әйттек әле? (Йорт кошы).

кош

(Тәрбияче балаларның игътибарын мультимедиада сурәтләнгән әтәчкә юнәлтә.)

 

– Әтәч зур, матур. Әтәчнең кызыл тәпиләре, кызыл кикриге бар. Койрыгы бигрәк матур! Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: ≪Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар≫.

Балалар,әтәч ничек кычкыра? (≪Кикрикү-үк!≫)

–         Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, анысы нәрсә турында икән?

 

Табышмак:

Яшел чирәм өстендә

Корт- корт кортлар.

Канатларын җәеп

Балаларын туплар.

 

–         Нәрсә икән ул? (Тавыкны күрсәтә һәм әйтә) Ул тавык. Әйдәгез әле, бергә әйтеп карыйк. (Бергә һәм аерым – аерым әйтәләр).

–         Балалар, тавык та йорт кошы. Алар әтәч белән бергә яшиләр.

Ә хәзер тавыкны карыйк. Тавык әтәчтән кечерәк. Аның әтәчнеке кебек зур кикриге юк. Ә кечерәк. Койрыгы да кечкенә. Ә охшаш яклары нинди икән?

-Икесенең дә күзләре, канатлары, башлары, томшыклары бар.

Тавык белән әтәчнең өе кетәклек дип атала. (Рәсем карау). Кич җиткәч алар шунда йокларга керәләр.Кешеләр аларга таяклардан куначалар ясап куялар. Алар шунда менеп йоклыйлар.

Балалар, тавык күп итеп йомырка сала. Ак тавык ак йомырка, ә кызыл тавык кызыл йомырка сала. Менә безнең тартмада да күп йомыркалар бар. Карыйк эле, аларның формасы, төсе нинди? ( Формасы овал, кызыл, ак төстә). Ә хәзер мин сезгә чиләкләр бирәм. Аларның капкачлыры япкан, капкачта кечкенә тишекләр бар. Кызыл тавык рәсеме төшерелгән чиләккә кызыл йомыркаларны, ә ак тавык рәсеме төшерелгән  чиләккә ак йомыркаларны салырга кирәк.

Әфәрин, балалар, булдырдыгыз.

Балалар, ә йомыркадан чеби чыкканын без күрдек инде.

 

Өй алдында чебиләр.

-Чи-чи-чи, дип  йөриләр.

Кечкенә канатлары

Муеннары сап-сары.( Рәсем карау).

Димәк, балалар, чебинең әтисе, әнисе нәрсә була? (Әтәч, тавык).

–         Балалар, әтәч, тавык, чеби – йорт кошлары. Алар ярмалар ашыйлар. (Рәсем күрсәтү, ярма карау).

Йорт кошларына сибәргә монда ярма беткән, ә аларның ашыйсылары килә. Әйдәгез әле, башта ял итеп алыйк та , аннан аларга ярмалар әвәләп бирербез.

 

Ял минуты:

Тавык  чыккан     урамга

Яшел чирәм  булганга.

Аннан чыкты чебиләр,

Йомшак сары бәбиләр.

Ко-ко-ко-ко-ко-ко ,

Китмәгез сез еракка:

Бөртекләр  эзләгез,

Бөҗәкләр  чүпләгез!

Тәмле бөҗәкне каптык,

Бөртекләрне дә таптык.

Аннан соң без су эчтек,

Йөгереп өйгә качтык!

 

 -         Хәзер без йорт кошларына тары ярмасы әвәләрбез. Карагыз әле, тары ярмасы түгәрәк, вак. Бер бөтен пластилиннан кечкенә кисәк өзеп алабыз да түгәрәкләп әвәлибез.  (Тәрбияче балаларга әвәләп күрсәтә. Балалар белән һавада әвәләп карыйлар. Һәр бала әвәләгән ярмаларын үз савытларына сала.)

–   Менә  тары ярмаларын әвәләп тә  бетердек. Ә хәзер тары ярмаларын йорт кошларының савытларына салыйк, ашасыннар.

(Балалар үзләре әвәләгән тары ярмаларын йорт кошларының савытларына салалар).

-Балалар,без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Чебигә әйтик инде, әнисенең, әтисенең исеме ничек була?Аларны нәрсәләр белән сыйладык? Сез бүген бик тәртипле булдыгыз. Ә чебине үзебез белән төркемгә алабыз. Аннары аны әнисе килеп алачак. Шөгыль тәмам.

 

 Татарстан Республикасы

Әлки районы Базарлы Матак авылы

“Ромашка”балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә

белем бирү учреждениесенең тәрбиячесе

Гатина Гөлия Минхарис кызы

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 2 этап

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий