Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Инсафлының теле саф”

1Зурлар төркеме өчен

Максат:

– балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;

–  өйдә, бакчада, урамда үз – үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәтү ;

–  инсафлылык төшенчәсе белән таныштыру;

–  әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү;

 

Кулланылган әдәбият:  “Әдәплелек дәресләре” , “Көч һәм рух” китаплары, “Мәгариф” журналы

Җиһазлау : мәкальләр язылган таблица, кәрзин рәсеме, сүзләр язылган карточкалар, музыкаль үзәк, кассета.

 

                                       

Барышы.

(Талгын музыка)

 

Укырга һич иренмәс,

Начар юлларга кермәс;

Ялкау балалар кебек,

Үзен уенга бирмәс.

Шәфкать итәр кечегә,

Юл куяр зур кешегә ;

Моның кебек баланы

Яратмас кеше нигә ?! (М.Гафури)

 

– Балалар бу шигырьдә нинди бала турында язылган?

 

– Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт, диләр. Без бүген сезнең белән әдәплелек  турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Татар халкы элек – электән “чисталык”, “сәламәтлек”, “пөхтәлек” , “кыюлык”, “батырлык”, “инсафлылык” дигән сүзләрне еш кулланган, үзенә шул сыйфатларны тупларга тырышкан. Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән. Ә нинди бала әдәпле бала була соң?

Балалар җавабы:

– Әдәплелек – кеше белән дөрес аралаша белү ул.

– Әдәпле кешене һәркем ярата , хөрмәт итә.

– Әдәпле кеше һәрвакыт якыннары, дуслары турында кайгырта, ярдәм итә.

– Әдәпле баланың тик торырга вакыты калмый. Аның һәр эше алдан исәпләнгән.

– Әдәпле бала соңга калмый.

– Әйе, балалар, сез бик дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер сезнең белән инсценировкалар карап үтик.

 

(Талгын музыка)

“Төймә”

 

Алсу: Әби, малайлар да киемнәренә төймәне үзләре тага беләме икән?

Әби: Анысын белмим инде, кызым. Малайлар да, кызлар да төймәне өзә беләләр, ә аны күп вакыт әбиләре тага. Син дә, кызым, пальтоңдагы төймәне өзгәнсең, шуны үзең так инде!

Алсу: (үпкәләп) Менә ничек! Син нигә үзең такмыйсың? Син әби ич!

 

– Балалар, Алсу дөрес уйлаганмы? Сез ничек уйлыйсыз?

 

– “Әдәпленең күлмәге сәдәпле,

Үзе матур гадәтле” диләр .

 

(Талгын музыка)

“Бабай белән малай”

 

Бик күп әйбер күтәргән бабай, аның артыннан малай керә.

Малай : Әй, бабай, синең бер китабың төшеп калды!

Бабай : Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ә ул минеке түгелдер.

Малай : Юк ,юк , синең китап ул . Мин карап килдем , синең 3 китабың ,   1портфелең һәм 1 төенчегең бар иде . Барысы 5 кисәк әйбер . Ә хәзер кулыңда дүртәү генә .

Бабай : Һәм , улым , син математиканы бик яхшы беләсең икән . Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең (һәм җирдәге китапны ала)

 

– Бабай нинди кагыйдә турында әйткән ?

– Малай нәрсә эшләргә тиеш иде ?

– Сезнең дә юлда очраган әби – бабайларга булышканыгыз юкмы соң ?

 

– Әдәпле булу – кешегә игътибарлы , инсафлы булу дигән сүз ул . Әдәплелекнең бер төре булган инсафлылык турында сөйләшеп , аңлашып алыйк . Нинди бала инсафлы дип атала ?

 

– Инсафлы кеше дип тәрбияле , башкалар белән яхшы итеп сөйләшә белә торган , өлкәннәргә , дус – ишләренә игътибарлы булган кешеләргә әйтәләр . Инсафлы кешеләр тупас сүзләр әйтмиләр . Инсафлылык турында яңа мәкальләр белән танышыйк .

 

“Инсафлының теле саф” – димәк , без үз сөйләмебездә бары тик матур сүзләр , чиста сүзләр генә кулланырга тиеш .

“Яхшы сүз – җан азыгы”

“Ягымлы сүз язгы көн кебек” – Язгы көндә кояш яктырта , челтерәп аккан кар сулары тавышы күңелгә бик якын , рәхәтлек бирә . Яхшы, ягымлы сүз ишеткәч , кешенең күңеле күтәрелә , рәхәт була . Шуңа    күрә , сез үзегезнең сөйләмдә күбрәк “шифалы” сүзләр кулланырга тиеш .

– Сез нинди “шифалы” сүзләр беләсез ?

 

(Балалар үзләре белгән “шифалы” сүзләрне әйтәләр)

 

– Без сезнең белән Ш.Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” , Х.Халиковның “Хәерле иртә” , Ә.Исхакның “Беренче рәхмәт” шигырьләре белән таныш. Бу шигырьләрдә “шифалы” сүзләрнең әһәмияте турында язылган .

 

Сөйләр сүзләр бик күп алар ,

Сөйли белеп сөйләсәң .

Озын сүзнең кыскасы шул

Кеше булырга теләсәң :

Әдәпле бул , сәләтле бул ,

Кешелекле һәм тыйнак ;

Батыр бул , матур бул ,

Пөхтә һәм җыйнак .

 

-Исәнләшү , сәламләү турында матур җыр да беләбез , тыңлап үтик.

 

    “Саумы, кояш” җыры

-Сөйләшә белү – осталык ул . Сүз гаять зур көчкә ия . Ул кешене сөендерә һәм көендерә , дәртләндерә һәм оялта да ала . Шуңа күрә кеше белән сөйләшкәндә бик уйлап кына сөйләшергә кирәк . “Инсафлының теле саф”,  диләр.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

МБББУ “Г.Тукай исемендәге

Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

башлангыч класслар укытучысы

 ИБРАҺИМОВА ЛЮЦИЯ ФӘРИД КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий