Яңа фикерләр:

postheadericon Балалар тәрбияләү буенча 130 киңәш – 3

(ахыры)

VII. Иҗтимагый тәрбия. news-TmJGm5TQPI-0

80. Баланы мөселман лагерьларына, Коръән ятлау буенча түгәрәкләргә, файдалы конкурсларга яздыр.

81. Бала кунаклар килгәч сиңа ярдәм итәрлек, яисә, гомумән дә үзе генә аларны карарлык ит: мәсәлән, аларны чәй, җиләк-җимеш белән сыйласын.

82. Син үзеңнең дусларың белән булып, балаң яныгызга кергәндә, аны сәламлә, яныңа чакыр һәм дусларың белән тныштыр.

83. Балаң мәчетнең иҗтимагый эшендә катнашсын.

84. Баланы эшкә, сату-алуга, хәләл юл белән акча эшләүгә өйрәт.

85. Чит кешенең дә кайгысын уртаклашырга, аның хисләрен аңларга, аңа ярдәм кулын сузарга өйрәт.

86. Бала үзен терәксез, көчсез итеп сизмәсен өчен, аның җилкәләренә зур проблемалар йөген өймә.

87. Бала синең иҗтимагый эшчәнлегеңнең җимешләрен күрүен булдыр.

88. Кайсыбер эшләреңне аңа куш, һәм үзеңнең аңарга ышанганлыгыңны күрсәт.

89. Үзенең дусларын үзенә сайларга комачау итмә, ләкин үзенә сиздермичә, син теләгән дусларын сайларга ярдәм ит.

 

VIII. Баланың сәламәтлеге. umm_2

90. Баланың сәламәтлегенә карата игътибарлы бул.

91. Дәвалау чараларын куллануга карата җилбәзәк булма.

92. Даруның микъдарен тиешлечә итеп, арттырмыйча гына бир.

93. Үзеңнең балаңа Коръәннән рокыялар укы. Яисә тыңлат:

 

 

http://www.youtube.com/watch?v=Bphlw14vuJ0&list=P..

http://www.youtube.com/watch?v=j-EB3wzQS6c&list=S..

http://www.youtube.com/watch?v=gnt3n6yNFYk&list=S..

http://www.youtube.com/watch?v=bOeqgYeai-o&list=S..

http://www.youtube.com/watch?v=SzY9ZVn42xQ&list=S..

http://www.youtube.com/watch?v=QpY1nDDzX2g&list=S..

http://www.youtube.com/watch?v=dNpN5fkdgZY&list=S..

 

94. Аны иртә ятып, иртә торырга өйрәт.

95. Балаң үзенең тәне, тешләре, киеменең чисталыгы турында үзе кайгыртырлык ит.

96. Авыруы артып киткәнен көтмичә, шунда ук дәвала.

97. Бала инфекцияле кешеләр белән аралашмасын.

98. Әгәр дә баланың авыруы куркыныч булса, аңа моны сиздермә.

99. Аллаһка сыен, чөнки бөтен авырулардан да шифа бирүче Ул – Аллаһ. (Һәм әлеге пункт, әлбәттә бу аспектта иң мөһиме!)

 

IХ. Мәдәни тәрбия. a94ccf3b

100. Табышмаклар әйт.

101. Кайвакыт аңа иншалар язарга куш.

102. Язганнарының һәрберсен дә укып бар.

103. Һәрбер җибәргән стилистик хатага тукталма.

104. Китаплар укуга өндә.

105. Укырга теләгән китаплары арасыннан үзе сайлавына киртә куйма. Ләкин, шулай да әлеге китаплар әти-әни тарафыннан укылган булырга тиеш. Чөнки кайбер китаплар арасында дини яктан дөрес булмаган, әхлаклылыкка каршы язылганнары да җитәрлек. Ә әти-әни Аллаһ каршында җаваплы.

106. Бала белән бергә укы.

107. Акыл ягыннан үсәргә ярдәм итүче уенчыклар ал.

108. Баланы мәктәп-мәдрәсәдә яхшы укырга өндә.

109. Балага укуда уңышка ирешергә комачау иткән киртәләрне үтәргә ярдәм ит.

110. Ислам диненә капма-каршы булмаган, файдалы шигырьләрне ятларга өндә.

111. Халык мәкальләрен ятлавын булдыр.

112. Баланы сөйләм осталыгына өйрәт.

113. Аны диалог алып бару осталыгына өйрәт.

114. Баланың шәхес үстерү курсларында катнашуын тәэъмин ит.

115. Баланы чит телләр өйрәнүгә дәртләндер. Әлбәттә, үз динен яхшы белсен өчен, иң беренче, гарәп телен өйрәтүгә өстенлек куярга кирәк.

 

Х. Бүләкләү һәм җәзалау. 0e6ba0f9

Ачу чыккан вакытта үз-үзеңне, шуллай ук телеңне дә контрольда тотарга кирәк. Еш кына, ачуланып, әти-әни үз баласына аннары кызганырлык сүзләр әйтергә, хәтта балаларын үзләре дә сизмәстән, каргарга да мөмкиннәр. Ә бу әйткән сүзләр юкка чыкмый! Теләк формасында әйтелгән икән, алар – дога. Ә әти-әнинең догасы бит беркайчан да кире кагылмый! Ачулы вакытта бары тик яхшы теләкләр, яхшы дога гына әйтергә кирәк. Мәсәлән, “Аллаһ сине туры юлга бастырсын!” яисә: “Аллаһ сиңа Җәннәтен насыйп итсен!”

Мисал өчен, шейх Судейсның (әл-Хәрам мәчетенең имамы) әнисе, кечкенә чагында улы начар гамәлләр кыса, болай әйтә торган булган: “Аллаһ сине әл-Харам мәчетенең имамы итсен!” Һәм менә, үсеп җиткәч, ул чыннан да әлеге мәчетнең имамы булган! Ягъни, әнисенең догасы кабул булган. Ул бит соңнан кабул булачак начар дога да кыла алган…

116. Тәрбияләгәндә бүләкләү һәм җәзалауны куллан.

117. Яхшы гамәлләр кылса, һәрвакыт бүләклә, ләкин начар гамәлләр кылса, һәрвакыт җәзалама.

118. Бүләкләүне төрләндер: акча, уенчык, кая да булса бару, компьютерда уен һ. б.

119. Шулай ук җәзаны да төрләндер. Балага сугу – җәзалауның еш кулланыла торганы булырга тиеш түгел. Аның урынына катгый караш, сүз белән шелтә, бала белән сөйләшмәү, кесә акчасын бирмичә калдырырга мөмкин.

120. Бел: туры килә торган җәза – ул алга таба баланың хатаны кабатламыйча төзәлүенә китерә торган чара.

121. Бел: пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм балаларга беркайчан да кулын күтәрмәгән.

122. Беркайчан да баланы беренче тапкыр эшләгән кыек эше өчен җәзага тартма.

123. Җәзалаганда шәфкатьсез булма.

124. Баланы җәзалаганда һәрвакыт сәбәбен аңлат.

125. Җәзалаганда, бала сиңа рәхәт икән, син аны күралмыйсың дип уйламасын.

126. Баланы кешеләр алдында һәм ачуың килгәндә кыйнама.

127. Баланың йөзенә сукма. Җәзалап сукканда, авырту көчәймәсен өчен кулыңны артык ерак күтәрмә.

128. Үзеңә ышаныч бетмәсен өчен, сукмаска сүз биргәннән соң, беркайчан да сукма.

129. Балага аны үзенә үк файда булсын өчен, яратканга күрә җәзага тартуыңны аңларга бир.

130. Шәригатьтә җәзаның кешене газаплау өчен түгел, ә хаталар төзәлсен өчен билгеләнелүен аңлат.

Аллаһ Тәгаләдән туры юлны һәм ярдәм сорыйбыз! Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә сәлам-шәрифләребез бусын!

(тәмам)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий