Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Әтәч үзенең гаиләсе белән»

этэч4-5 яшьлек балалар өчен

 

КҮЧЕРҮ – Йорт кошлары презентациясе

Максат :

-балаларны йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итү, әсәр  белән таныштыру, аларны әсәргә  карата кызыксыну уяту, әхләк тәрбиясе бирү,

-кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,

-хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,

-фикерләү сәләтен үстерү,

-татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру,

-традицион булмаган  техника алымнарын кулланып рәсемнәр ясау, бизәкләр ябыштырып бетерү,  әзер үрнәк буенча ябыштыру,  кул моторикасын ныгыту,

-чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.

 

Методик алым:

-Сораулар бирү, балалар җавабы, яңа техник алымнар куллану, әсәр  белән танышу.

-Сюрприз момент, кул бармак очларына гимнастик күнегүләр.

-Бию, физкультминутка, эшләгән эшкә анализ ясау.

 

Материал: экранда төрле төстәге йомырка, серле оя, өй, әтәч, чебиләр, тавык, каз, каз бәбкәсе, үрдәк, үрдәк бәбкәсе.  Борчаклар, ярмалар . Ябыштыру өчен пластилин ябышкан әзер үрнәкләр, такталар, магнитофон, КҮЧЕРЕРГӘ – Йорт кошлары презентациясе.

 

 

Шөгыль барышы:

 Бүлмә алдан әзерләнгән, уртада өстәл, өй макеты, тәрәзәдән әби белән бабай карап тора. Балалар тәрбияче янында басып торалар.

 

Тәрбияче:

Исәнмесез балалар! Әйдәгез бер-беребезгә  хәерле иртә телик.

 

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә,кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кунаклар!.

Кулларны тотынып бер беребезгә җылылык җибәреп алыйк әле.

 

(Паласка утыралар).

 

Балалар тыңлагыз әле мине. Бүген мин сезгә яңа әкият сөйлим:

 

Борын- борын заманда әле мин бик кечкенә булганда бер авылда бик матур өй булган ди. Ул өйдә әби  белән бабай яшәгән. Алар ялгыз гына булмаганнар Алар янында тагын кемнәр яшәде икән, беләсегез киләме? 

Кемнәр  яшәгәнен белү өчен мин сезгә табышмаклар әйтәм. Әгәр сез дөрес җаваплар бирсәгез, әби белән бабай янында тагын кемнәр яшәгәнен белерсез .

Тыңлагыз:

 

-Соскы борын-бакылдык, күп сөйләшә -такылдык?(Үрдәк) Менә карап китик дөрес микән? (Экраннан йорт кошлары презентациясе карап китәбез һәр табышмактан соң)

 

-Йон йомгагым бөдрә, су күрдеме йөгерә? (Үрдәк бәбкәсе) Дөрес микән, карап китик.

 

– Суда юынып алды,өсте коры калды? (Каз) Карап алыйк.

 

-Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри? (Каз бәбкәсе)

 

-Тора ул бик иртүк, бар кешене уята?(Әтәч) Менә ул, карап китик әле, дөрес микән.

 

– Кырт-кыртлар, чебиләрен туплар. Бу нәрсә? (Тавык) Карагыз әле, дөресме?

 

– Яшел чирәм өстендә сап-сары йомгак? (Чебиләр) Әйе, сез дөрес әйттегез. Чебиләр нинди төстә? (Сары) Әйе, дөрес, сап –сары. Әйдәгез хәзер ял итеп алыйк әле.

 

Физминутка:

Безнең нәни аяклар

Шәп итеп йөгерәләр (Балалар йөгерү хәрәкәтләрен ясыйлар),

Куллар да калышмыйлар,

Чәп-чәп итеп бииләр (Кулларны чәбәклиләр).

Шушы нәни балалар

Уенчыклар җыялар (Чүгәләп уенчыкларны җыю хәрәкәтләрен ясыйлар)

Апа әйткәч балалар

Бер кая да бармыйлар (Урыннарга баралар)

Тыныч кына утырып

Әкиятне тыңлыйлар (Әкрен генә утыралар)

 

Әйдәгез матур итеп җыелыйк та, мин сезгә әтәч турында хикәя сөйлим.

 

Әтәч көн дә балаларына җим әзерләп чебешләрне, тавыкларны чакыра торган булган:

 

Тавыкларым, җан кисәкләрем!

Чуаркайлар! Матуркайлар!

Каракайлар! Сарыкайлар!

Чебешләрегез белән бергә җыелыгыз,

Мин сезгә җим әзерләп куйдым! – ди икән.

 

Чебешләр җимне бүлешә алмыйча сугыша башлаганнар . Әтәч тәртипсезлекне яратмый икән. Үз гаиләсен килештерергә тырыша. Балаларының дус, тату булуларын  тели икән. Тавыкларын чакырып читән өстенә менеп кычкырып җибәрә торган булган икән: Кикрикүк!Кикрикүк!

 

Менә, балалар, әсәребез шуның белән тәмам. Балалар, әтәч тавыкларын нинди сүзләр белән мактаган икән, кайсыгыз әйтә. Әтәч балаларының дус һәм тәртипле булырга кирәклеген аңлаткан, шулаймы? Әтәч аларга нәрсә әзерләгән? (Ярмалар)

Балалар, әйдәгез әле, ял итеп алыйк, Тавыкның үз чебиләре белән биеп аласы килә. Сез чебиләр буласызмы? Килегез әле минем янга. Биеп күрсәтик әле кунакларга. (Тәрбияче тавык, балалар чеби башлыкларын кияләр)

 

МАСКАЛАРНЫ күчерү өчен баштан сурәткә, аннары “Сохранить изображение” төймәсенә басыгыз.

maska_kurica    maska_petuh

Балалар, әтәч безгә тагын нәрсә алып килгән икән, карап китик әле.

 

“Серле оя”

Нәрсәләр бар микән монда, карап китик әле. (Бер бала чыгып тотып карый, нәрсә тотканлыгын әйтә, Зур , кечкенә күкәйләр салынган)

Менә, балалар, әтәч сезне бик яраткан, сезгә үзләренең күкәйләрен алып килгән. Тик ул аларны матур итеп бизәргә куша. Бизибезме? Аңарчы бармак уены уйнап алыйк әле:

 

Наша Маша кашу варила.

Кашу варила, деток кормила.

Этому дала (4 раза)

Этому не дала.

Он много шалил и тарелку разбил.

yaizo

(Балалар алдан әзерләнгән урыннарга утыралар)

 

Менә безгә әтәч алып килгән күкәйләр. Аларны бизәргә безнең ярмалар һәм борчаклар бар. Әйдәгез әле, кем матур итеп бизәр икән. (Пластилин белән сылап әзерләнгән күкәйләр , шул күкәйләрне борчаклар, ярмалар белән бизибез, эш беткәч анализ ясала)

 

Балалар, сез бүген бик булдырдыгыз, менә әтәч үзенең гаиләсе белән сезне бик ошатты. Алар бизәкләрегез  өчен сезгә рәхмәт әйтәләр, сезнең янда калырга телиләр. Калдырабызмы? Мин дә сезгә бик зур рәхмәт әйтәм, чөнки сезнең тагын дусларыгыз артты. Балалар, әйдәгез әле кунак апайларга да матур күкәйләребезне бүләк итик. Безгә кунакка килгәннәре өчен зур рәхмәт әйтик. Тагын килегез дип калыйк. Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 «УМЫРЗАЯ» 415 нче балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

2 категорияле тәрбиячесе

ХӘКИМОВА РАВИЛӘ РАВИЛ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий