Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Чиста булыйк»

22 нче кечкенәләр төркеме

 

Максат:

  1. Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.
  2. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү.

 

Методик алымнар: аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, тәрбияченең сораулары һәм балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк булган предметларны күрсәтү, шигырьләр сөйләү, табышмаклар әйтү.

Балалар белән алдан эш:  Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су”, Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен  өйрәнү.

Җиһазлау: серле тартма, су салынган пыяла савыт, гигиена предметлары, рәсемнәр һ.б.

Актив сүзләр: сабын, сөлге, тарак, кулъяулык, теш щеткасы, теш пастасы.

 

   Шөгыль барышы

I   Балалар әйдәгез әле апалар белән исәнләшик.

– Исәнмесез!

Ишетәсезме балалар безгә кемдер ишек шакый, карыйм әле кем икән ул. Хат ташучы икән. Менә безгә посылка килгән. Бу бит серле тартма! Серле тартмада нәрсә бар икән? Хаты да бар! Башта хатны укып карыйк әле. Чисталык патшалыгыннан килгән бу хат. Чисталык патшасы болай дип язган: балалар, чиста, пөхтә йөрегез. Мин сезгә юыну өчен кирәк булган            предметлар җибәрәм, аларны һәрвакыт кулланыгыз. Сәламәт булып зур үсегез дигән.

–        Балалар нәрсә бар икән, карыйк әле (алдан салфетка белән капланган пыяла савытка салынган суны ачып күрсәтү).

–       Карагыз әле бу савытка салып нәрсә җибәргән икән ул безгә?

–       Әлбәттә – су.

–       Су безгә нәрсәгә кирәк? Балалар җавабы…… (Су булмаса без юына алмас идек, шап-шак булып йөрер идек.)

–       Балалар безнең суыбыз булды, тагын нәрсә бар икән тартмада.

–       Бу нәрсә?

–        Сабын. Без аның белән нишлибез?

Менә сабын үзе турында нәрсә ди:

 

Кечкенәмен, ләкин файдам зур,

Шуңа күрә күп дусларым

Шуам, күбек таратам,

Һәр нәрсәне яратам.

 

–       Бу нәрсә?

–       Сөлге. Кабатлагыз әле – сөлге. Сөлге белән нишлибез?

 

Аккош кебе ак кына,

Йомшак кына пакъ кына.

Көндә сыйпый битемнән,

Элеп куям читеннән.

 

–       Монысы нәрсә?

–       Тарак. Нишлибез тарак белән?

– Ә бу — кулъяулык. Ул һәммәбезнең кесәсендә булырга тиеш. Төчкерсәк яисә йөткерсәк без авызны кул белән капларга тиешбез.

 

Безгә чисталык патшасы теш щеткасы белән теш пастасы да җибәргән.

Әгәр дә тешегезне чистартып торсагыз, тешләрегез беркайчан да сызламас  һәм авыртмас.

 

Минем теләк бер генә

Иртәсен дә, кичен дә

Теш чистартыгыз көн дә.

Ә моның өчен

Белеп  торыгыз:

Порошок яки паста

Тотыгыз!

 

II. Балалар, безгә чиста булыр өчен юынып йөрергә кирәк,  без чиста булсак  авырмабыз, сәламәт булырбыз. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә сусыз без чиста була алмыйбыз. Әйдәгез  урыннарда басып “Йомшак су, йөгерек су” шигырен хәрәкәтләр ясап кабатлап ял итеп алыйк әле.

 

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

 

Молодцы. Урыннарга утырдык.

 

III. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм.

 

1. Сиңа мин һәркөн кирәк,

Нәрсә соң мин әйт тизрәк (су).

 

2. Хуш исле шома,

Үзе чисталап юа (сабын)

 

3. Бит кулыңны югач

Сиңа мин кирәк.

Мин нәрсә булам

Әйт син тизрәк (сөлге).

 

4. Һәр көн иртән ал кулыңа,

Миннән башла эшеңне.

Паста белән мин чистартам

Ап-ак итеп тешеңне (теш щеткасы)

 

Булдырдыгыз, балалар!

 

“Нәрсә җитми” уенын уйнап алыйк әле.

(Тактага гигиена предметлары ясалган 5 рәсем куям, урыннарын алыштырып, берсен алып барам; балалар нәрсә җитмәгәнен әйтергә тиешләр).

 

V. Хәзер “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай кулны юалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем.

Ничек битне юалар?

Менә шулай, менә шулай.

Шулай битне юалар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай теш чистарталар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек битне сөртәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай битне сөртәләр.

 

–       Урыннарга утырыгыз.

 

Йомгак:

Нәрсәләр белдек без бүген, кабатлыйк әле.

 

Су – ул яшәү чыганагы,

Сабын белән  юынабыз,

Сөлге белән сөртенәбез,

Тарак белән чәчне тарыйбыз,

Щетка белән тешне чистартабыз,

Кесәдә кулъяулык йөртәбез.

 

Сез хәзер чиста булыр өчен нишләргә кирәклеген белдегез инде. Молодцы, балалар, рәхмәт сезгә. Апаларга “сау булыгыз” дип әйтәбез.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СИБАГАТОВА АЛИЯ ДАМИР КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: “ Чисталык – сәламәтлек нигезе”

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий