Яңа фикерләр:

postheadericon “Онытылган уеннар” кичәсе

БИЮКүп еллар буе мин «Балаларны тәрбияләүдә татар халык фольклоры” дигән тема өстендә эшлим. Үз эшемне эзлекле алып бару өчен перспектив план төзедем. Планда күп урынны татар халык җырлары һәм уеннары алып тора. Бу уеннарны кечкенә чагыбызда уйный идек. Уеннар балаларга ошый, рәхәтләнеп уйныйлар.

 

Сезгә 5-7 яшьлек балалар өчен  “Онытылган уеннар” кичәсен тәкъдим итәм.

 

Музыка җитәкчесе. Балалар, без сезнең белән бик күп татар халык уеннарын, уенлы биюләрен беләбез. Шуларның берсен  – “Әмбәләк” уенын без карлар эреп, җир  ачылгач уйный идек. Әйдәгез әле, бергәләп,  шушы уенны уйнап алыйк.

“Әмбәләк”

 (Балалар кара-каршы ике рәткә тезелеп, кулларын тотышып басалар.)

 

Беренче рәттәге балалар:  “Әмбәләк”, – диләр

Икенче рәттәге балалар: “Кем кирәк?”, – дип сорыйлар.

Беренче рәттәге балалар: “Безгә  матур кыз (малай) кирәк”, –  диләр.

Икенче рәттәге балалар: “Матур кызның (малайның) исеме бар”, – диләр.

Беренче рәттәге балалар: “Матур кызның (малайның) исеме … (берәр исем  әйтәләр)

Исеме чыккан кыз (малай) йөгереп барып, каршы рәттәге тотышкан кулларны (чылбырны) өзәргә тиеш. Өзә алса, үзе белән  бер баланы алып, кире үз рәтенә кайта. Өзә  алмаса, үзе дә икенче рәттәге балалар янында кала.

 

Музыка җитәкчесе. Ә менә “Өчле”, “Дүртле” биюләрен   мәктәптә укыганда озын тәнәфестә рәхәтләнеп бии идек.

 

“Өчле” бию

Балалар өчәр-өчәр берничә төркемгә бүленеп басалар.

1-7 такт. “Беренче йөреш” бию хәрәкәте белән тотынышып түгәрәк буенча баралар.

8 такт. Туктап түгәрәккә йөз белән борылып басалар.

9-15 такт. Ике бала култыклашып әйләнәләр, өченчесе үзенә  пар эзләп таба һәм бергәләп әйләнәләр.

16 такт. Балалар туктыйлар. Пар эзләгән бала уеннан чыга, калган өчесе уенны дәвам итә. Уен кабатлана.

 

“Дүртле” бию.

Икешәр пар  бала түгәрәк ясап басалар.

1-7 такт. Куллары белән тотынышып, түгәрәк буйлап, биеп баралар.

8 такт. Туктыйлар һәм түгәрәккә йөзләре белән борылып басалар.

9-15 такт. Кара-каршы торган бер пар бала култыклашып әйләнәләр, калган икесе кул чабып тора.

16 такт. Әйләнгән балалар туктап, йөзләре белән борылып түгәрәккә басалар.

Уен кабатланганда, әйләнгән балалар кул чабып тора, кул чапкан балалар әйләнәләр.

 

Музыка җитәкчесе. “Почмаклы” уенын сез дә бик яратып уйныйсыз, шулаймы?

“Почмаклы” уены оештырыла.

 

Музыка җитәкчесе. Бик яратып уйный торган тагын бер уеныбыз бар, ул – “Кулъяулык чигәм” дип атала.

 

“Кулъяулык чигәм уены

“Тәрәзә ачып сулар сиптем,

Үссен дип гөлләремә.

Әйт әле, Гөлназ, кулъяулык,

Чигәсең кемнәреңә.”

 

Чигү чиккән кыз  торып баса һәм җырлый.

 

Тәрәз гөлем гөл генә,

Исле гөлем бер генә.

Кулъяулыгым уңган, җитез,

Беренче килүчегә ” – дип җырлый һәм тиз генә кулъяулыкны ике бала уртасына   ташлый.

Алар икесе ике якка түгәрәк буйлап йөгерәләр. Кем  беренче булып килеп кулъяулыкны күтәрә, шул  бала уенны дәвам итә.

 

Музыка җитәкчесе. Үсә төшкәч кич утырулар, аулак өйләр була торган иде. Табышмаклар, мәкальләр әйтешеп, бик кызыклы уеннар уйный идек. Шул уеннарның берсен – “Тукмаклы” уенын уйнап алабыз.

 

“Тукмаклы” уены.

Балалар  түгәрәккә басалар.

1-8 такт. Балалар бер-бер артлы  түгәрәк буенча биеп баралар һәм туктыйлар.

9-16 такт. Бер бала тукмакны әйләндереп җибәрә. Тукмак кемгә караса, шул балага “җәза” бирелә. (Шигырь, җыр , бию,…)

Уен шулай дәвам итә.

 

Музыка җитәкчесе. Балалар, “Чума үрдәк, чума каз” уены сезгә ошыймы? Бу уенны әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә уйнаган. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз.

 

“Чума үрдәк, чума каз”

Музыка җитәкчесе. “Кул сугып уйнау” уенлы-бию дә үзенә күрә бик матур. Бергәләп уйнап алабызмы?

“ Кул сугып уйнау”

Музыка җитәкчесе. Безнең бик   кызык тагын бер уеныбыз бар бит әле, ул нинди уен? Ничек уйлыйсыз? Дөрес, “Кәнфит яшерү”.

        

“Кәнфит яшерү” уены.

Балалар түгәрәк ясап мендәрләргә утыралар. Санамышлар кулланып ике баланы сайлыйлар. Бер баланың күзен бәйлиләр (ул кәнфитне эзләргә тиеш), икенче бала кәнфитне яшерә.

Музыка яңгырый башлауга, күзе бәйләнгән бала хәрәкәт итә башлый һәм музыканың яңгырашына игътибар итә. Кәнфиткә якынлашкан саен музыка көчлерәк, ерагайган саен көчсезрәк яңгырый башлый. Бала кәнфитне тапса – бүләк үзенә була, тапмаса – бүләксез кала.

 

Музыка җитәкчесе. Бүген мин сезгә яңа уен өйрәтәчәкмен. Ул – “Мендәрле” дип атала.

 

“Мендәрле” уены.

Бергәләп кечкенәрәк түгәрәк  ясап басабыз. Түгәрәк уртасына урындык куеп берегезне утыртабыз. Яле, Айгөл, шушы мендәрне алдыңа куеп утыр. Ә син, Рөстәм, чыгып мендәргә битеңне, бер кулыңны билеңә куй (күрсәтә). Түгәрәктә торучы балаларның берсе чыгып, Рөстәм, синең кулыңа сугарга, ә син  кем сукканын белергә тиешсең. Дөрес әйтсәң – түгәрәккә басасың, дөрес әйтмәсәң – “җәза” бирелә. Әйдәгез, хәзер уйнап алабыз.

Музыка җитәкчесе. Соңгы уеныбыз – “Ачык авыз, җебегән” дип атала.

“Ачык авыз, җебегән” уены.

Балалар түгәрәккә парлашып басалар. Кызлар түгәрәкнең эчке, малайлар – тышкы ягында. Уенны башлаучы түгәрәк уртасында төрле бию хәрәкәтләре күрсәтеп бии һәм бер кызны тыпырдап биюгә чакыра. Биюгә чакырылган кыз артыннан  башка кызлар да “Беренче йөреш” хәрәкәтләре ясап, түгәрәк  буенча хәрәкәт итәләр. Көй туктауга, малайлар үзләренә берәр кызны сайлап алып өлгерергә тиешләр. Парсыз калган бала түгәрәк уртасына чыга, калган балалар аңа “Ачык авыз, җебегән” дип әйтәләр. Уен кабатланганда малайлар – эчке түгәрәккә, кызлар – тышкы түгәрәккә басалар.

 

Музыка җитәкчесе. Быел Баулы шәһәренең оештырылуына 15 ел булды. Шул уңайдан Азалия безгә Баулы турында шигырь бүләк итәргә тели.

 

“Шәһәрем – Баулы” шигыре яңгырый.

Безнең “Алтынчәч” балалар бакчасы ачылуына 25 ел була. Шул уңайдан барыгызны да тәбриклим, исәнлек-саулык телим.

 

“Онытылган уеннар” кичәсен “Баулылар” җыры белән тәмамлыйбыз.

 

“Баулылар” җыры яңгырый.

Татарстан Республикасы

Баулы муниципаль районы

Баулы шәһәре

“12 нче санлы “АЛТЫНЧӘЧ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

ӘХМӘТШИНА ДАМИЯ СӘГЫЙТҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий