Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

1348043589_3Зурлар төркеме өчен

Максат:

-балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтләрен профилактикалау,

-юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә ныгыту, урамда һәм юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.

 

  Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, без бүген “ Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән девиз астында юл өйрү кагыйдәләрен өйрәнергә багышланган шөгылебезне башлыйбыз. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны өч төркемгә бүләләр. Аларны сез дә әйтеп карагыз әле. ( Йөртүче, җәяүле, пассажир). Аларга аңлатма бирегез.

 

Йөртүче – нинди дә булса транспорт белән идарә итүче кеше.

Пассажир – йөртүчедән башка транспорт чарасының эчендәге кеше. Транспорт чарасына керүче (утыручы) яисә чыгучы(төшүче) кеше.

Җәүле – юлда транспорт чарасына катнашы булмаган һәм анда эш башкармый торган кеше.

Балалар нинди транспорт чарасын йөртүче була алалар? (Велосипед)

 

Шигырьләр.

Балаларга бүленеп бирелгән була.

 

Бер зу-у-ур кибеттән,

Безгә әти- әниләр

Өр-яңа велосипед

Алып бирделәр.

Без энем белән

Шундый куандык,

Сәпит тирәли йөгереп тә алдык.

 

Тәгәрмәчләрне

Берәм-берәм тикшердек,

Рульне сулга –уңга

Борып та карадык.

 

Утыргычын сыйпадык,

Звоногын баскаладык.

Тагын берничә тапкыр

Тирәли без урадык.

 

Карап торабыз шулай

Сәпиткә сокланып

Йөри белмәгәч,

Булмый шул атланып

 

Энем тели тизрәк

Урам буйлап йөрергә.

“ Йөрербез”, – дим, – “аптырама

Калды тик өйрәнергә”

 

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, велосипед йөртүче белергә тиешле кагыйдәләрне искә төшерик.

-Велосипедчының яше ундүрттән ким булса, аңа ишегалдында гына йөрергә рөхсәт ителә.

– Ундүрт яше тулганнардан велосипедның махсус теркәү раслаган документ таләп итәләр.

 

Велосипедчыга тыела:

-Рульгә бер кул белән булса да тотмыйча бару;

-Янәшәдә велосипед юлы булганда йөрү өлешеннән бару;

-Балалар юл аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны тотып барырга тиеш.

 

Менә бу билгеләр сезгә танышмы?

1. Велосипедларда хәрәкәт итү тыела.

1 велосип

2.Велосипед юлы.   

2 велос

 

2 бала шигырь сөйли.

“ Сәпиттә чабасы килә”

 

Әгәр велосипед күрсәм,

Утырып барасы килә.

Урамнарда җилдереп

Сәпиттә чабасы килә.

 

Әгәр булса үземнеке

Утырыр идем атланып.

Карап калырлар иде

Малайлар тел шартлатып.

 

Күрерләр иде кызлар да

“Безне дә утырт!”- диләр.

Берничәсе артымнан

Хәтта чабып йөрерләр.

 

Шулай хыялланып баргач,

Мин абындым бер ташка

Килеп төштем борын белән

Бик авыртты баш та.

 

Абый көлеп тора миннән

Үзе җәлли дә сыман

Тагын сәпит сорагач әйтте:

“ Җәяү йөрергә өйрән”

 

Тәрбияче. Ә сез йөри беләсезме? Җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне искә төшерик әле.

 

1бала. Юл аша чыкканда

Кирәк сак булырга

Башта сулга карарга

Аннан уңга карарга.

 

2бала. Кызылга басып торабыз

Бераз көтик сарыга

Яшел ут кабынгач,

Ярый безгә атларга.

 

3 балаТротуардан атларга

Кирәк тик уң яктан

Каршыга килгән кешеләргә

Ярамый комачауларга.

 

4бала. Светофорны онытмыйк

Кызылда басып торыйк.

Сары төскә сокланыйк

Тик яшелгә генә атлыйк.

 

Тәрбияче. Менә бу билгеләр сезгә танышмы?

1.Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны.

3 пешеход

 

2.Җәяүлеләр юлы.

4 пешех

 

3. Җәүлеләрнең хәрәкәте тыела.

5 пеш

 

Тәрбияче. Менә шундый файдалы эш белән бүгенге шөгылебез тәмам. Барыгыз да юлларда исән-сау йөрегез. Юл йөрү кагыйдәләрен исегездән чыгармагыз.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

“ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II категорияле тәрбиячесе

ГАЙСИНА ВЕНЕРА АЛЕКСЕЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий