Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Бал кортына бүләк»

II кечкенәләр төркеме өчен интегральләштерелгән рәсем һәм сөйләм үстерү шөгыле.

1335177220

Максат:

1. Балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, кайгыртучанлык уяту.

2. Балаларның хәрәкәтләрен, уңай эмоцияләрен, активлыгын, сөйләм телен үстерү; ишетү сәләтләрен камилләштерү; уенда хәрәкәт итүне активлаштыру; төп төсләрне ныгыту.

3. Пумала һәм буяулар белән түгәрәк, сызыклар сызып чәчәк ясарга өйрәтү; уенның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясау, авазлар чыгару осталыгы булдыру; дөрес сулыш алырга күнектерү.

 

Материал: «Принцесса» костюмы, бал корты уенчыгы, үсемлекләр макетлары (агач, чәчәкләр, уенчык бөҗәкләр), идәндә чәчәк макетлары (кызыл, сары, зәңгәр), интерактив такта, урман рәсеме (УМК куллану)

Тарату материалы: бала санынча альбом бите, пумала, савытка салынган  сары, кызыл, яшел буяулар, салфетка.

Сүзлек өстендә эш: урман, чәчәк, таҗ, бал корты.

 

Эшчәнлек барышы

Принцесса: Исәнмесез, балалар. Карагыз әле, мин сезгә бер матур рәсем күрсәтәм.

forest

2 слайд Бу нәрсә? (Урман)

Принцесса: 3,4,5 слайд  Урманда нәрсәләр үсә, яши, карыйк әле. (Агачлар, үләннәр, чәчәкләр, гөмбәләр, кыргый җәнлекләр)

Принцесса: Мин сезне бүген әкияти урманга чакырам. Барабызмы? Әйдәгез әле, күзләрне йомыйк та, тыныч кына утырыйк. Хәзер әкияти урманыбызга килеп тә җитәрбез. 

Принцесса: Күзләрне ачтык. (Экранда урман рәсеме.) Менә, балалар, урманга килеп тә життек. Карагыз әле, урманда ничек матур! Күпме чәчәк үсеп утыра, агачлар да нинди биек! Нинди саф һава! Әйдәгез әле, шушы саф һаваны дөрес итеп суларга өйрәнәбез.

 

Балалар борын белән тирән сулыш алалар һәм авыздан һаваны чыгаралар (2-3 тапкыр кабатлау)

 

Принцесса: Булдырдыгыз, балалар.

2e34ae938c34

6,7,8,9,10 слайд Ә хәзер экранга карагыз әле. Нинди чәчәкләр күрәсез? (Кыңгырау, ромашка) Чәчәкләр нинди төстә? (Җаваплар)

11,12 слайд Чәчәкнең нәрсәләре бар? (сабагы, яфрагы, чәчәге, таҗлары) Хәзер мин сезгә ромашка чәчәге ясап күрсәтәм, игътибар белән карагыз! Альбом битенең уртасыннан аска таба яшел төс белән сызык сызам – бу чәчәкнең сабагы. Сабакка яфраклар өстим.  Пумаламны суда юып алам. Сабакның өске ноктасына сары төс белән чәчәкнең уртасын ясыйм. Тагын пумаламны суда юам. Таҗларын кызыл төстәге буяу белән сызыклар ярдәмендә ясыйм.

Такта алдында бер бала белән эш.

 

Принцесса: Әйдәгез әле, балалар, ял итеп алыйк – чәчәкләрне иснәп карыйк. Борын белән сулыйбыз һәм «А» авазы белән һаваны чыгарабыз. Балалар, хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

 

Безли дә безли,

Бигрәк җаны түзми,

Гел тәмлене эзли. (Бал корты)

Принцесса: Дөрес, балалар, бал корты. Бал корты чәчәктән баллы сок жыя. Әйдәгез әле, «Бал кортлары аланында» уенын уйнап алабыз. Сез бал кортлары буласыз, мин әйткән төстәге чәчәкләргә кунарга тиеш буласыз. (Балалар, тәрбияче әйткән төскә очалар, очканда «З-з-з-з» авазы чыгаралар.)

Принцесса: Балалар, тыңлагыз әле. Безнең янга нәрсәдер оча бугай. Бал корты безелдәгән тавыш ишетелә. Нәрсә бу, балалар? (Тәрбияче яшерелгән бал кортын ала.) Аның үзе белән хаты да бар бугай. Укыйк әле.

Хат: Исәнмесез, балалар. Без күрше урмандагы аланчыкта яшәүче бал кортлары булабыз. Сезнең урманда күңелле икән, чәчәкләр дә күп, кояш та елмая. Ә безнең аланда чәчәкләр үсми. Сез, балалар, безгә булышмассыз микән? (Булышабыз) Безнең аланыбызга да чәчәкләр ясап бирмәссез микән? (Әйе, ясыйбыз)

(Өстәл янына киләләр. Тәрбияче эш тәртибен кабаттан аңлата.)

Ә хәзер эшкә тотынырга вакыт. Барыбыз да чиста, пөхтә итеп эшлибез. Рәсемнәрне ясап бетергәч кулларны салфеткаларга сөртәбез. (Балаларның мөстәкыйль эшләре.) 

Принцесса: Менә, искиткеч чәчәкләр барлыкка килделәр! Сез һәммәгез дә бик тырышып эшләдегез. Бал кортына да безнең бүләкләребез ошар дип уйлыйм. Без бүләк иткән чәчәкләр аларның урман аланын бизәп торырлар.

Принцесса: Инде әйтегез, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр күрдек, эшләдек, нәрсәләр белән таныштык соң, искә төшерик әле.

-Урман, бал корты, чәчәк ясадык.

Принцесса: Бик дөрес, балалар. Безнең шөгылебез тәмам. Җавапларыгызга рәхмәт!

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Актаныш авылы

 “Гомуми үсеш бирүче 2 нче Актаныш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МАРДАНОВА АЙГӨЛ ДАМИР КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий