Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Су анасы”

DSC08496Зурлар төркемендә Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль иртә

 

Татар халкының мәшһүр шагыйре Г.Тукайның  иҗат кичәсенә җыелу – безнең балалар бакчасында традициягә әйләнде. Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән аның әкиятләрен бик теләп өйрәнәбез, сәхнәләштерәбез. Сөекле шагыйребезнең “Су анасы” әкиятенә, балалар белән бергәләшеп, кечкенә генә үзгәрешләр дә керттек. Шулай итеп, әкияттәге куркыныч Су анасы нәниләр өчен мәрхәмәтле образга әверелде.       

          

 

Максат: шагыйребезнең әкиятләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, шулай ук туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү; ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү; аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

 

Магнитофон язмасында З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый. Бәйрәмчә киенгән балалар залга үтәләр.

 

Тәрбияче:  Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, мөхтәрәм тамашачылар! Татар халкының мәшһүр шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль иртәне башлыйбыз.

 

Тәрбияче:

Тукай абый әкиятен –

“Су анасы”н кем белә?                                 

Аның кебек бөек шагыйрь,

Шәп шагыйрь ул бер генә.

 

Тарак урлаучы малайлар

Юкмы сезнең арада?

Хәзер инде әйбәтләрме,

Урлашмыймы балалар?

 

“Су анасы” әкияте

Ул хәзер болай икән:

Карак малай юк хәзер,

Әкияттә алар беткән.

 

Елга буе , малайлар кармак белән биеп керәләр һәм балык тоталар. “Су буенда балыкчы” көе уйнала.

 

1 малай:

Утырабыз дуслар белән

Яр буенда аулакта.                                           

Ә, бәлки, эләгеп куяр

Алтын балык кармакка.

 

2 малай:

Су буйлары чиста булса,

Үзебезгә күңелле.                                             

Төрле чүп-чар ташлап аны

Пычраталар түгелме?

 

3 малай:

Таллар һәм чәчәкләр үссен

Ямьле су буйларында.                                    

Кайчан балык чиртер микән –

Шул гына уйларымда.

 

1 малай:

Су астында тирәндә,

Яши, ди, Су анасы.                            

Шунда яшәгәннәр аның

Әбисе һәм бабасы.

 

2 малай:

Су анасының бик матур

Бар, ди, алтын тарагы.                           

Бәлки, эләктерер аны

Беребезнең кармагы.

 

3 малай:

Бик күрәсе килә шул

Су анасы тарагын.                                 

Бәлки, балык әйтеп бирер

Таракның кайдалыгын.

 

Балыклар булып киенгән балалар керә, бииләр. “Алтын балык” җыры.  Р. Абдуллин  муз.

 

1 балык:

Чиста сулар яратабыз,

Күлләрнең зәңгәр төсен.                              

Куышып зәңгәр күлләрдә,

Уйныйбыз иртә – кичен.

 

2 балык:

Су буйлары хәтфә үлән,

Чәчәкләр күз кысыша.                                 

Бал кортлары “без-без” килә,

Күбәләкләр ярыша.

 

3 балык:

Кармак белән дус түгелбез,

Без бит ирекле балык.                                     

Чиста, матур сулыкларны

Сакласын иде халык.

 

4 балык:

Елга, инеш буйларына

Килсеннәр ял итәргә.                               

Чүп-чарны җиргә ташлама,

Кирәк җыеп китәргә!

 

 Балыклар бии –бии чыгып китәләр.

Үрдәкләр керә. “Кайта үрдәк елгадан” җыры башкарыла һәм бииләр. В.Агапов сүз. һәм муз.

 

1 үрдәк:

Бак-бак диеп тавыш биреп,

Су буенда йөрибез.                                

Хуҗаларыбыз бик әйбәт,

Авырлыклар күрмибез.

 

2 үрдәк:

Йөзәбез дә, чумабыз да,

Бик зур үсәрбез көзгә.                              

Усал малай, явыз кызлар

Ташлар атмасын безгә.

 

3 үрдәк:

Җир астыннан чишмә чыга,

Суы чиста, сап-салкын.                           

Су анасын да күргән бар –

Тарагы аның алтын.

 

4 үрдәк:

Су буйларын пычратмыйлар

Бик тәртипле балалар.                               

Балыклар да, сезне күргәч,

Рәхмәт әйтеп калалар.

 

Музыка. Үрдәкләр биеп чыгып китәләр.

 

Су анасы чыга, су кырыенда басмада чәчен тарап утыра һәм балаларны күреп ала.

Су анасы.

Балакайлар, исәнмесез,

Сез мине таныйсызмы?

Тукай әкиятеннән булам мин,

Мәшһүр Су анасы.

 

Балалар.

Беләбез инде, беләбез.

Сине күптән көтәбез.

 

Су анасы:

Яшим мин су төбендә –

Өем бар минем анда.                          

Бик яратам балыкларның

Уйнаганын карарга.

 

Тарагым бар, бик затлы,

Әбидән миңа калган.

Әллә ничә буыннан

Гел шулай күчеп барган.

 

Шулай бервакыт шук малай

Урлаган бит таракны.

Әби минем батыр булган:

Куа киткән каракны.

 

Ә әнисе шук малайга

Ай-һай шәп эләктергән.

Шук малайның үкенгәнен

Әбием үзе күргән.

 

Су анасы.

Рәхмәт инде, балалар,

Чакыргансыз кичәгә.

Мин үзем дә бик яратам

Бергәләп ял итәргә.

( “Гөлбану” көенә җырлы уен. Су анасы  уртада)

 

Тәрбияче:

Менә шундый хәлләр булган

Су буенда аулакта.                              

Су анасы чыга икән,

Бик теләсәң, аулакта.

 

Малай:

Су анасын да күрдек,

Киттек, малайлар, өйгә.                            

Тарагына да тимик,

Яшәсен үз көенә.

 

Тәрбияче:  Рәхмәт сезгә, балалар. Г.Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Сөекле туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.

 

Күмәкләшеп  “Туган тел “ җыры башкарыла. (Г.Тукай сүз.)

                                                                                                    

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Көшкәтбаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КОРБАНГАЛИЕВА ХАЛИДӘ ИЛДАР КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий