Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Камка”

00417476I кечкенәләр төркеме өчен шөгыль.

Максат:

– Төркемдә уңай психологик халәт тудыру;

– Сыйфатларны белдерүче сүзләр белән таныштыра башлау;

– Татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү;

– Балаларны үзләренең тәннәрендә ориентлашырга ярдәм итү;

– Гади сорауларга җавап кайтара белүләренә ирешү;

– Сенсорик алымнар ярдәмендә балаларның тирә-юньне кабул итүләрен тагын да киңәйтү;

– Кул моторикасын ныгытуга басым ясау;

– Балаларда бергә уйнау теләге уяту, иптәшләренә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

Методик алымнар:

1. Ситуация: “Камка кунакка килгән”.

2. Дидактик уен: “Бу нәрсә?”

3. Хәрәкәтле уен: “камкаларга әйләнү” уен, “Камка һәм җил”.

4. Традицион булмаган алым белән рәсем ясау.

Сүзлек өстендә эш:  камка, исәнме, кара тамга, салкын, оча, җил, кош, сау бул.

Әсбаплар: уенчык камка, зур һәм кечкенә машиналар, курчаклар, туплар, куян, песи, рәсем өчен алдан әзерләнгән камка өлгесе, буяу, ноутбук.

Алдан әзерлек: сюжетлы рәсемнәр карау, камка турында әйтем өйрәнү, уен уйнау.

Шөгыль структурасы:

I. Оештыру: уңай психологик халәт тудыру; психогимнастика.

II. Төп өлеш: “Камка кунакка килгән”, әйтем белән уен, сулыш гимнастикасы, “камкаларга әйләнү” уены, “камка һәм җил” уены, рәсем ясау.

III. Йомгаклау: сөенеч мизгеле.

 Методик әсбаплар:

  1. “Әхлак нигезе – матур гадәт” (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма / К.В. Закирова, Р.Ә.Кадыйрова.– Казан: Мәгариф, 2004.
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы / М.А.Васильева һ.б. – Казан: Мәгариф, 2006.
  3. “Туган телем – бөек анам теле” Тәрбиячеләр өчен методик кулланма. Яр Чаллы, 2004.
  4. Роньжина А.С. Занятие психолога с 2 – 4 лет.
  5. Төрле интернет сайтлар.

 

I. Оештыру:

уңай психологик халәт тудыру; психогимнастика:

Бир миңа, үскәнем, кулыңны,

Сыпырыйм йомшак учларыңны.

 

II. Төп өлеш:

Тәрбияче балаларга уенчык камканы күрсәтә:

– Балалар карагыз әле, безгә кунакка камка очып килгән. Карагыз әле, ул шундый матур! Әйдәгез исәнләшик аның белән.

Тәрбияче балаларга камканың төсен, формасын, зурлыгын билгеләргә тәкъдим итә.

– Алга таба бергәләшеп камканың аркасындагы кара тамгачыкларын бармак белән тиеп алыйк.

– Балалар карагыз әле, безнең камкабыз очып китте. Ягез әле, тотып карыйк аны.

Тәрбияче камканы тоткандай була, балалар кабатлыйлар.

– Кая әле, кулларыгызны ачып карагыз, камканы тота алдыгызмы икән.

Әкрен генә кулларын ачып карыйлар.

– Менә бит безнең кечкенә бөҗәгебез. Күрсәтегез әле камкаларыгызны!

 

Тәрбияче артыннан шигырь юлларын сөйли-сөйли хәрәкәтләр ясыйлар:

 

Камка, камка очып кит!               уч төпләрен күрсәтәләр

Безгә икмәк алып кил!                 кулларын селкетәләр

Булсын аның агы да  ,                  үзләренә каратып селкетәләр

Булсын карасы,                              кул чабалар

Безгә ашыйсы.                                бармак белән яныйлар

 

– Урамда салкын, туңган, өшегән безнең камкабыз, оча да алмый башлаган. Әйдәгез, аны өреп җылытыйк.

 

Сулыш гимнастикасы:

– Менә җылынды безнең бөҗәгебез, ягез, өреп җибәрик аны. (Өрәләр)

– Ә хәзер, балалар, үзебез дә камкаларга әйләник.

 

Әйлән – бәйлән камкаларга әйлән.

Нинди матур камкалар!

Камкалар, камкалар кайда сезнең башларыгыз,

Камкалар, камкалар кайда сезнең борыннарыгыз,

Камкалар, камкалар кайда сезнең авызларыгыз,

Камкалар, камкалар кайда сезнең кулларыгыз,

Камкалар, камкалар кайда сезнең аякларыгыз,

Камкалар, камкалар кайда сезнең корсакларыгыз.

(Әйләнәләр)

 

– Бик яхшы, ә хәзер “Камка һәм җил”  уеннын уйнап  алырбыз. Кояш елмая, камка агач яфракларыннан үрмәләп йөри.

Дүртаяклап идәндә йөрү.

 

– Усал җил исә, камка егыла, әйләнә.

Балалар аркаларына ятып, аякларын селкетәләр.

 

– Әйбәт җил исә, камкага әйләнергә ярдәм итә.

Уен 2-3 тапкыр кабатлана..

 

–Җылы җил чыга, камкаларны һава күтәрә, камкалар очалар.

Балалар салмак кына, “очып” йөриләр, кулларын селкетәләр, безелдиләр.

 

– Камка кач, кош оча.

Балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр.

 

Балалар алдында парлы, төрле зурлыктагы уенчыклар.

– Балалар камканың сезнең уенчыкларыгыз белән уйныйсы килгән. Аңа кечкенә уенчыкларны сайларга ярдәм итегез.

– Булдырдыгыз балалар. Карагыз әле, алдыбызда камкалар, тик алар безнең дустыбыз камкага охшамаганнар. Үзләренең тамгачыкларын югалтканнар.

– Тамгачклары юк икән бит аларның, әйдәгез, сезнең белән бу ялгышлыкны төзәтик.

 

– Әйдәгез камканы һавада бармакларыбыз белән ясап күрсәтик.

Уң, сул, аннан ике кул белән бергә ясыйлар.

 

 Рәсем ясау.

– Ягез әле, кара тамгачыкларны рәсемгә төшерик.

– Бу камкалар белән төркемгә кайткач уйнарбыз.

 

III. Йомгаклау:

– Камкага сез бик ошадыгыз, шуңа ул сезгә күчтәнәч бүләк итә.

– Рәхмәт камка, балалар ләкин безгә дустыбыз белән аерылышырга вакыт килеп җитте. Сау бул, камка!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“82 нче номерлы “КӨНБАГЫШКАЙ” катнаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион  категорияле тәрбиячесе

ХАННАНОВА ЛӘЙСӘН РӘСИМ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий