Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Абдулла Алиш “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык”

чыпчыкЗурлар төркемендә матур әдәбият һәм әвәләү буенча интеграль дәрес эшчәнлеге

 

Бурычлар:

1.Әкиятнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларны әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә ,кошлар турында белемнәрне камилләштерүне дәвам итү.

3. Балаларны кошлар  әвәләргә өйрәтүне дәвам итү,  эш барышында мөстәкыйльлек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияү.

 

Җиһазлар: чыпчык сыны, А.Алиш китаплары, агач ботагы, кошлар тавышы язылган аудио язма, пластилин, чыпчык сурәте, шырпы, Күчерү – Презентация (Абдулла Алиш иҗаты)

 

 

Эшчәнлек барышы.

1. А.Алишның иҗатын  искә төшерү.

– Балалар, А.Алиш балаларны бик яраткан, шуңа күрә сезнең өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, музыкаль яңгырашлы. Ә хәзер А.Алишның кайбер әкиятләрен искә төшереп алыйк.

-Үстерешле уен. (А.Алиш әкиятләре буенча слайдлар карау)

– А.Алишның “Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык” әкиятен уку

2. Сүзлек эше.

Мактанчык – хвастун, минминлекле , “мин” дияргә ярата.

Тыйнак – скромный, гади.

3. Эчтәлек буенча соруларга җавап бирү.

Бу әкияттә сүз нәрсәләр турында бара? (Чыпчык һәм сыерчык)

Хәзер әйтегез әле, чыпчык нинди? Мактанчыкмы? Әллә тыйнакмы? (Чыпчык мактанчык, үзе эшләмәгән эшләрне дә мин эшләдем дип сөйли.)

Ә сыерчык турында нәрсә әйтә аласыз? (Сыерчык тәртипле, тыйнак, сабыр.)

Әкиятнең ахыры ничек тәмамлана? (Сыерчык мактанчык чыпчыкны үлемнән коткара)

Балалар, мактанчык булырга ярамый. Мактану начар гадәт. Менә сезгә бер мәкаль әйтәм тыңлап карагыз әле.

 

 Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә (Бергә кабатлау)

 

Ә, хәзер без сезнең белән ял итеп алабыз.

ФИЗКУЛЬТ ТӘНӘФЕС

Нәни чыпчык ничек оча?
Нәни чыпчык шулай оча! (Очып күрсәтәбез, йөгерә-йөгерә очып йөрибез)
Канатларын җыя да,
Утыра ул ботакка. (Чүгәләп утырабыз)
Карана ул як-якка (Уңга-сулга карыйбыз)
Күрә – сибелгән арпа!
Тук-тук-тук! Тук-тук-тук!
Җим чүпли нәни чыпчык (Учлар белән томшык ясап алда “сибелгән арпаны” чүплибез)

Булам ди тук!
Нәни чыпчык сыйлана, (Эчләрне кул белән сыпырабыз),
Рәхмәт әйтеп очып китә еракка! (Балалар “очып” таралышалар)

 

Без хәзер сезнең белән чыпчыкка пластилиннан  дуслар әвәләрбез. Анын өчен чыпчыкның нинди өлешләрдән торуын искә төшереп алыйк.

Төп өлешләр: баш,гәүдә; өстәмә өлешләр:канат,томшык,койрык, кузләр, аяклар

1

Анын өчен безгә  2 төсле пластилин кирәк булыр (соры һәм көрән). Шушы пластилиннарны бер масса килеп чыкканчы бергә кушабыз. Шушы пластилинны 2 өлешкә бүлик. Беренче кисәк зур, ә икенче кисәк кечкенәрәк. Зур кисәктән гәүдә (йомырка формасында). Икенче кисәктән чыпчыкның башын әвәләрбез.(шар формасында).

Ике детальне тоташтырабыз.Томшыгына көнбагыш, кузләренә гәрәбә, койрык белән канат каурыдан куярбыз.

Менә хәзер безнең чыпчыгыбызның дуслары күп булды. Мактанчык чыпчыгыбыз беркайчан да мактанмас, бәлагә дә юлыкмас.Ул сезгә рәхмәт әйтә.

-Балалар, бүген без сезнең белән нинди әкият укыдык?

-Бу әкиятне кем язган? (Чыпчык тавышы тыңлатыла, балалар акрын гына торып группага китәләр)

 

Эшчәнлек тәмам!

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән бистәсе

“3 нче номерлы “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

БӘШӘРОВА ГӨЛНАЗ ӘНӘС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий