Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Су – яшәү чыганагы»

cYz1HpiIBVw

5-6 яшьлекләр өчен

 

Программа эчтәлеге:  Балаларның су турындагы белемнәрен ныгыту. Суның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү. Суга карата сакчыл караш тәрбияләү. Эксперименталь тикшерү эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Сүзлек өстендә эш: үтә күренмәле, эретүчән.

Күрсәтмә материал: төрле сулыклар сурәтләнгән рәсемнәр, шартлы билге, глобус, су тавышлары яздырылган аудиоязма.

Тарату материалы: һәр балага 2 шәр сулы стаканнар, калаклар, тоз, ком.

Алдан үткәрелгән эш: суда яшәүче җан ияләре, су үсемлекләре турында әңгәмә кору.

 

Шөгыль төзелеше.

1. Кереш өлеше.

Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш.

1) Су турында әңгәмә.

2) Глобусны карау.

3) “Су нинди?” уенын уйнау.

4) Аудиоязма тыңлау.

5) Ш.Галиевның “Корыда яуган яңгыр” шигырен уку.

6) Тәҗрибә үткәрү.

3. Йомгаклау өлеше.

 

 

Шөгыль барышы.

Табышмак әйтү:

Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк (су).

 

–        Су кайларда була? (елгада, күлдә, чишмәдә, карда, бозда, яңгырда).

–        Ни өчен кирәк ул су? Кемнәргә кирәк ул? (хайваннарга, кошларга, кешеләргә, үсемлекләргә, балыкларга).

–        Су үсемлекләргә ни өчен кирәк? (үсәр өчен).

–        Хайваннар суны кайдан алалар?

–        Кешеләргә су ни өчен кирәк?

Әйе, балалар, су бөтен тереклек ияләренә – кешеләргә, үсемлекләргә, хайваннарга да бик кирәк. Сусыз безнең тормыш булмас иде.

–        Суның яхшы якларын атадык. Аның начар ягы бармы? (салкын су эчсәң авырырга мөмкин, йөзә белмәсәң батарга мөмкин, су басарга мөмкин).

–  Карагыз әле, менә бу – безнең җир шарының макеты – глобус.

Глобуста су зәңгәр төс белән күрсәтелгән. Монда диңгезләр, океаннар, елгалар һәм күлләр керә.

–        Җир шарында су күпме, әллә азмы? (күп).

Су безнең җир шарының бик күп өлешен алып тора. Ләкин диңгез һәм океаннарда су тозлы. Аны эчәргә ярамый.

–        Кешеләргә эчү өчен нинди су кирәк? (чиста, чишмә, кое, кран сулары).

Ә менә эчә торган су җир шарында бик аз. Шуңа күрә аны саклап кына тотарга, юкка әрәм итмәскә кирәк. Юынганнан соң краннарны ябып китәргә кирәк.

Әгәр без краннарны ябып бетермичә калдырсак, су тамып кына торса да бик күп су әрәмгә аккан була. Менә бу билгене истә калдырыгыз (шартлы билге рәсеме күрсәтелә).

 

Физминутка.

Уен “Су нинди?”

 Балаларга туп атыла һәм тупны тоткан бала суның билгесен атый.

 

–        Балалар, ә сезнең су тавышын ишеткәнегез бармы? Әйдәгез әле, бергәләп су тавышларын тыңлап карыйк әле (диңгез, елга, яңгыр тавышларының язмалары куела).

 

Диңгез

Елга

Яңгыр

 

–        Яңгыр кайдан килә? (Болыттан).

–        Ә болыт каян барлыкка килә? (Җирдәге сулар парга әйләнә).

–        Бик дөрес, балалар (Рәсем куела).

Кояш диңгез, елга, күл өстен җылыта һәм аларның суы парга әйләнә. Пар югары күтәрелә һәм шунда суына, куера да вак тамчылар барлыкка килә. Без аларны вак болытлар итеп күрәбез. Бер-берсе белән куышып авырайган тамчылар яңгыр булып җиргә төшәләр. Ә яңгыр яуганнан соң барлык үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр рәхәтләнеп су эчәләр.

Менә хәзер мин сезгә Шәүкәт Галиевның “Корыда яуган яңгыр” дип аталган шигырен укып китәм.

 

Иркен сулап куялар да

Игеннәр “Рәхмәт!”, – диләр.

Сусап-кибеп беткән идек

Безгә бик рәхәт! – диләр.

Чәчәкләр дә, агачлар да

Рәхмәт әйтәләр аңа.

Яңгыр ява! Яуган өчен

Яңгырга рәхмәт ява.

 

Без сезнең белән суның бик күп сыйфатларын атадык. Бүген аның тагын бер сыйфаты белән танышырбыз. Моның өчен безгә тәҗрибә ясап карарга кирәк. Сезнең өстәлегездә сулы ике стакан, тоз һәм ком. Бер стаканны алабыз һәм шуңа калак белән тоз салабыз да болгатабыз. Тоз суда нишләде?

Ә хәзер икенче сулы стаканны алабыз да аңа ком салабыз, болгатабыз. Ком нишләде?

– Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Суда кайбер матдәләр эриләр, ә кайберләре эремиләр).

– Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

– Су кайларда була?

– Су нинди?

 

Йомгаклау.

Балалар белән саубуллашу.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САЛАХИЕВА ЗЕМФИРА ГАПТРАФИК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий