Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Керпе бездә кунакта”

iБурычлар:

1.   Тәрбияви:

– Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү. Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.

– Фикерләү сәләтен арттыру.

2.    Белем бирү:

–        Татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү;

–        Сүзлек запасын арттыру, традицион булмаган техника алымнарын рәсем буяуда куллану, чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү.

3.    Үстерелешле :

–        Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.

–        Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.

Методик алым:

Сораулар бирү,балаларның җаваплары,татар халык авыз иҗаты белән танышу,традицион булмаган техника алымнарын куллану (шәм белән ясалган рәсемнәрне буяу, сюприз моменты, кул-бармак чукларына гимнастик күнегүләр ясау, яфраклар биюе, эшләгән эшкә анализ ясау.

 

Шөгыль барышы: 

Бүлмә алдан әзерләнгән, матур көй яңгырый. Һәр бала кулларына яфраклар тотып “Яфраклар биюе”н  башкаралар. Бию тәмамлангач, түгәрәккә басып калалар.

-Сез  матур иртәдә яфраклар булып биедегез. Хәерле иртә, балалар!

Әйдәгез, барыбызга да хәерле иртә телик әле.

 

Хәерле иртә, һәммәбезгә!

Хәерле иртә кунаклар!

 

Балалар, әйтегез әле, бу яфраклар кайсы ел вакытына туры килә? (Балаларның җавапларын  тыңлау) Әйтегез, сөйләгез ничек итеп килә көз?

 

Кошлар очты көньякка,канат кагып еракка,

Аюлар өн казыды бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар, су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар, җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз, без бакчага йөрибез.

 

(һәр сүзгә карап балалар күнегүләр башкаралар)

–        Балалар, әйдәгез әле көзнең билгеләрен кабаттан искә төшерик. (Слайд карау). Көз көне бик матур, кояшлы көннәр дә бик күп була. Ә бүгенге кояш исә гади генә түгел, ә могжизалы. Ул бүген безнең кулларыбызга сыярлык.  Әйдәгез,  ул могжизалы, серле кояшны кулга алып матур сүзләр әйтәбез, шулай итсәк, бүлмәбез тагын да яктырак булып китәчәк, ә күңелләргә исә җылылык иңәчәк. Әйдәгез, сынап карыйк. (Кояш итеп ясалган шарны матур сүзләр әйтеп, кулдан-кулга йөртү). Матурым, алмам, хөрмәм, акыллым, гүзәлем, җимешем, үскәнем, кояшым, сандугачым, былбылым.

Дөрес икән бит, балалар, чыннан да барыбызга да рәхәт булды бит!

 

Балалар, бүген безгә кунак килде. Ә нинди кунак икәнен  без, табышмакка җавап биргәч, белербез. Тыңлап карагыз әле.

Энәләре үзе белән йөри, үзе тегә белми. (Керпе)

Әйе, балалар, керпе килгән икән безгә. Әйдәгез бераз керпе турында сөйләшеп алыйк әле. Ул кайда яши? Нәрсәләр ашый? Керпегә энәләр ни өчен кирәк икән? Керпегә энәләр дошманнарыннан сакланыр өчен кирәк. Әгәр дә аңа якынлашсаң, ул туп шикелле йомарлана. Ә энәләренә кагылып кара син аның!  Керпенең иң куркыныч дошманы –төлке. Әгәр дә урманда су булса, төлке керпене тәгәрәтеп суга төшерә. Ә суда керпе ачыла.

Менә безнең кунак аркасына алма кадаган. Ул алманы ашый микән? Юк, керпе алма ашамый. Ул җирдә тәгәрәп, алманы энәләренә үзе кадый. Тәнедәге микробларын ул шулай үтерә. Керпе тычкан, еланнар, кәлтә, бакалар ашый. Җиләк, гөмбә ашый.

 

Балалар, без ярдәм кирәк вакытта бер-беребезгә ярдәм итәбезме? Менә керпегә дә бездән ярдәм  кирәк.

Кәгазь битендә могжизалы рәсем ясалган, ул безгә күренми. Буяулар белән буяп, без бу могжизалы рәсемне ясап бетерербез. Эшкә утырганчы, сары яфрак уенын уйнап алыйк. (Бармаклар белән эшләү)

-Сары,сары сап-сары,

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак –

Көзнең матур чаклары. (Уен берничә тапкыр кабатлана).

 

Балалар 2шәр булып, ике өстәл  арасына утыралар. Рәсем дәфтәре битенә шәм белән ясалган рәсемне кызыл, яшел төскә кертәләр. Балалар эшләрен эшләп бетергәч, нәрсә ясаулары, ничек итеп ясаулары турында керпегә әйтәләр. Алар керпене үзләренең дусты итеп кабул итәләр.

Безнең бу алмаларыбыз керпегә бик кирәк булачак. Тиздән салкыннар башлангач, ул яфраклар астына өй ясап, язга чаклы озак йокыга  китәчәк.

Әйдәгез, бу алмаларны керпенең алдына тезик. Ул сезгә бик зур рәхмәт әйтә.

Шөгыль шуның белән тәмамлана.

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Чапшар башлангыч  мәктәп-балалар бакчасы”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

АБДУЛЛИНА ГӨЛНАЗ ТИМЕРХАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий