Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Без күрмәгән җирләр күрер өчен юл тамгасын кирәк белергә”

ПДДМәктәпкә әзерлек төркеме өчен. 

 

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; сөйләм телен, игътибарлылык күнекмәләрен, зиһененне үстерү; дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: юл, җәяүле сукмагы, тротуар, юл билгеләре макетлары, велосипед, светофор.

 

Кичә барышы.

Зал бизәлеше: залда юл, җәяүле сукмагы, тротуар ясалган. Юлда үз-үзеңне тотуга багышланган плакатлар эленгән, төрле зурлыктагы юл билгеләре, светофор макеты куелган.

 

Алып баручы:

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

 

Бала:

Ә инде әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк!

Белгәннәребезне күрсәтик-

Бәйрәмне башлыйк тизрәк.

 

Бала:

Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бәйрәм күңелле узсын.

Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк, дуслар,

Җаваплар дөрес булсын.

 

Алып баручы: Балалар, бүген мин бер хат алдым. Әйдәгез, аны укып карыйк әле. “Без, юл билгеләре илендә яшәүчеләр, бик зур кайгыда, Убырлыга әсирлеккә төштек. Хәзер безнең илдә гел юл һәлакәтләре булып тора. Ярдәм итегез безгә!” Балалар, бәлага юлыгучыларга ярдәмгә ашыгыйк. Әзерләнегез…

 

Шулчак Убырлы үзе килеп керә.

Алып баручы: Гафу итегез, сез кем буласыз?

Убырлы: Мин-убырлы. Мин хаттагы сүзләрне ишетеп тордым. Зарланалармы? Юлдан аркылы чыгу юлы бетсә, нәрсә була? Юлчылар юлны  чыгу өчен үзләренә урынны үзләре сайласыннар. Светофор янмый, дисезме? Ә янмаса ни булган? Яшел ни дә ,кызыл ни, сары булды ни? Алардан бит барыбер бер мәгънә дә юк!

Алып баручы: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Светофор ни өчен кирәк? Юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәкме? Ни өчен? (Светофор юлда аварияләр булмас өчен, машина хәрәкәтен дөрес итеп күрсәтер өчен кирәк).

 

Убырлы (конвертны эләктереп ала, хатның ахыргы юлларын укый):

Ха! Ярдәм кирәк булганмыни? Бернинди дә ярдәм булмаячак! Бер уйлаганда, кем ярдәм итсен соң аларга?

Алып баручы: Без ярдәм итәрбез, шулай бит, балалар?

Убырлы: Ә сез кемнәр соң?

Алып баручы: Без “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары.

Убырлы: Ярдәм итәсегез киләмени? Сез беркайчан да ярдәм итә алмаячаксыз. Чөнки мин светофор белән юл билгеләрен бик әйбәтләп яшереп куйдым.Сез аларны тапмаячаксыз. Ул илгә бару юлы бик озын, авыр һәм бернинди юл билгеләре белән дә күрсәтелмәгән.(Китә)

Алып баручы: Балалар, сез аннан курыктыгызмы? (Юк, курыкмадык). Алай булгач, әйдәгез, вакытны әрәмгә үткәрмичә, юлга кузгалыйк, автобуска утырыйк. Кайсы ишегеннән керәбез? Ә чыкканда кайсы ишектән чыгарга кирәк?

 

Сәяхәтләр турында җыр башкарыла. “ Светофор юлларда”

 

Алып баручы:  Менә без тукталу урыныбызга килеп тә җиттек, ләкин монда нәрсәдер булган.(Елый-елый Юл билгесе керә)

Алып баручы: Кем син?

Юл билгесе: Мин борылышларны күрсәтүче юл билгесе идем. Убырлы минем тамгамны бетерде. Хәзер мин беркемгә дә юл күрсәтә алмыйм. Әгәр сез шушы табышмакларга җавап тапсагыз, бәлки, ул буяган буяу бетәр иде.(Алып баручыга табышмаклар язылган кәгазь бирә, алып баручы юл тамгалары турында табышмаклар укый).

 

Юл билгесе: Менә хәзер буяу бетте – тамгам күренә! Зирәк балалар икәнсез. Рәхмәт сезгә! Хәзер инде мин борылышларны күрсәтә алам.

 

Педальләрне әйләндереп

Ике тәгәрмәчтә чабам,

Рульны тотам,

Алга барам –

Борылыш күреп алам.

 

Алып баручы: Әйдәгез, “Борылыш билгесен” дә үзебез белән сәяхәткә чакырыйк.Ул безнең “Кем тизрәк?” дигән ярышыбызда судья булыр. (Уен уйнала).

 

Шулчак велосипедка утырган песи керә һәм юл билгесенә бәрелә. Юл билгесе ава,аның иңендәге юл билгеләре салынган сумкасы төшеп китә.

 

Юл билгесе: Син нәрсә, песи, үзеңне юлда ничек тотасыңны белмисеңме әллә? Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыр бит син?

Песи: Әлбәттә, таныш. Мин бөтен кагыйдәләрне дә яхшы беләм.

Алып баручы: Ярый, алайса, хәзер тикшереп карарбыз! Урамны ничек аркылы чыгарга кирәк?

Песи: Ничек, ничек? Уңга-сулга карамыйча, дүрт аяклап чабасың (Күрсәтә).

Алып баручы: Булдырдың, песи дус.Ә хәзер балалардан сорыйк инде.Юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк? (Башта сулга карарга,юлның яртысына җиткәч, уңга карыйбыз. Юл буш булса, юл аркылы чыгабыз.)

Алып баручы: Песи дус, сиңа икенче сорау: автобустан төшкәч, юлның икенче ягына чыгарга кирәк булса, син нишләр идең?

Песи: Сикергәләп чыксам да була. Ә тәгәрмәчләр арасыннан мүкәләп чыгу тагын да ансатрак.

Алып баручы: Юк, юк! Алай эшләргә һич тә ярамый. Балалар, ничек дөрес итеп чыгарга кирәк?(Автобустан төшкәч,автобусның узганын көтеп торасың, юлда машиналар булмаса “җәяүлеләр юлы” белән чыгасың.)

Юл билгесе: Песи дус, “җәяүлеләр юлы” билгесен эзләп тап та, балаларга күрсәт әле.

Песи (идәндә мүкәләп йөри, “Ашханә”не күрсәтүче билгене ала): Менә бу билге миңа ошый. Монда чәнечке дә, пычак та бар, тәлинкә генә җитми.

Юл билгесе: Эх, син! Балалар, әйдәгез песигә “җәяүлеләр юлы” билгесен табарга булышыйк әле.

Алып баручы: Ә хәзер сиңа соңгы сорау, песи дус. Машиналар йөри торган юлда уйнарга ярыймы?

Песи:  Ярый, билгеле, рәхәтләнеп. Шахмат кына уйнарга ярамый.

Алып баручы: Ә ни өчен?

Песи: Шахмат фигураларын машиналар бәреп китә бит. Ә менә туп уйнарга була.

Алып баручы: Балалар, ә сез песи белән килешәсезме? Юлда уйнарга ярыймы? Ни өчен ярамый?(Юлда уйнарга ярамый,чөнки юл һаләкәтләре булырга мөмкин,балаларга аерым уен мәйданчыклары бар,шунда уйнарга кирәк).

 

Бала:

Озын юллар нинди серле

Без күрмәгән җирләр гел алда.

Ерак барып шуны күрер өчен

Юл тамгасын кирәк белергә!

 

Бергә: Сәламәт булып каласың килсә, юлда ярамый уйнарга, ярамый шуарга!

Убырлы (йөгереп керә,песигә эндәшә): Песи, тыңлама син аларны, тыңлама! Юлда уйнавы шулкадәр рәхәт!Синең белән без күпме аварияләр ясадык бит. Нәрсә дип алар сиңа һаман сорау бирәләр әле? Үзләре нәрсә дә булса беләләрме соң?

Песи: Беләләр, әлбәттә. Бик күп беләләр. Миңа алар белән кызык, күңелле. Ә син кит моннан,Убырлы, кит, яме.

Убырлы: Тыңлама, дим, тыңлама! Кагыйдә буенча гына яшәү кызык буламы соң? Әйдә, авария ясарга киттек.

 

Машина чиелдаган тавыш ишетелә.

 

Алып баручы: Балалар, бу авария, ахрысы? Бәлки безнең ярдәм кирәктер?

(Шулчак аксаклый-аксаклый песи керә)

Алып баручы: Нәрсә булды, песи дус?

Песи: Мин авариягә эләктем.Тәнемне авырттырдым. Балалар, мин сезнең янда калыйм әле? Юл кагыйдәләрен, тамгаларны белмәүнең начар булуын бик әйбәт төшендем мин. Ярдәм итегез, минем дә юл йөрү кагыйдәләрен беләсем килә! Мин сезгә бер сер ачам: светофорны ничек коткарырга кирәклеген әйтәм!

Алып баручы: Ничек соң?

Убырлы(керә): Әйтмә, әйтмә!

Песи: Юк, әйтәм. Светофорның нинди төсләре булуын, аларның нәрсә аңлатуын да белергә кирәк.

 

Светофор керә.

Убырлы: Бетте! Хәзер минем явызлыгым көчсез инде. Барысы да миңа каршы. Мин китәм сездән!

Светофор: Рәхмәт, дуслар, мине коткаруыгыз өчен. Бу мин – Светофор һәм минем өч дустым.

 

Өч дус бергә:

Светофор – ул безнең өй,

Өчебез дә бертуган.

Дөрес юл йөргән балага

Йөзебез якты һаман.

 

Кызыл:

Иң кырыйсы-мин-Кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара.

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма!

 

Сары:

Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем киңәшләрне тыңла:

-Көт!Күрерсең, Сары янар

Өч төснең уртасында.

 

Яшел:

Артыннан ук мин – Яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен, каршылыклар юк,

Курыкмый, алга атла!

 

Алып баручы: Әйдәгез, “Светофор биюен” уйнап-биеп алыйк әле. Әгәр алда Яшел төс чыкса – күңелле бию башкарырга, Сары алга чыкса – бер урында биеп торырга кирәк. Ә инде, Кызыл төс чыкса, бер-берегезгә бармак янарсыз.(Уен башкарыла).

Алып баручы: Ә хәзер юл кагыйдәләре турында өйрәнгән шигырьләрне искә төшерик.

 

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез-

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән мәңгегә китәр.

 

Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга.

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

Як-якка кара

Нәрсә барын күр.

Машиналарга

Атларга юл бир!

 

Безнең әти-әниләр

Бик борчылмасын өчен,

Машинада шофер абый

Тынычлап барсын өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк.

Онытмыйча үтәргә,

Өйрәнергә бик кирәк!

 

Юлны аркылы чыккан да

Карыйм уңга һәм сулга.

Күрсәм алдымда машина,

Ашыгып басмыйм юлга.

 

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез,

Онытмагыз беркайчан да,

Бәлага юлыкмагыз!

 

Алып баручы: Без бүген бик зур эш эшләдек: Убырлыдан юл билгеләрен, светофорны коткардык. Юл билгеләре илендә башка тәртипсезлекләр  булмас.

Балалар(бергә):

Юл тәртип ярата, диләр,

Шуны чыгармыйк истән!

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Базарлы Матак авылы

«РОМАШКА» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

 ГАЛЯУЕТДИНОВА ЛӘЙСӘН ФАВАРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий